Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Пенсия тәэминаты

Декларация тапшырмасаң, мәҗбүри иминият кертемен түләү сигез тапкыр арттырып исәпләнә

Районда теркәлгән 1500 шәхси эшмәкәрнең 789ы, ягъни яртысыннан күбрәге иминият кертемнәре буенча Пенсия фондына бурычлы. Бүген әҗәтнең гомуми күләме 29 млн сумга җитә һәм бу сан елдан-ел арта бара, дип белдерә район буенча Пенсия фонды бүлеге. Быелдан мәҗбүри пенсия иминияте буенча кертемнәр табышка карап исәпләнә башлады. Билгеләнгән бер сумманы барлык...

Районда теркәлгән 1500 шәхси эшмәкәрнең 789ы, ягъни яртысыннан күбрәге иминият кертемнәре буенча Пенсия фондына бурычлы. Бүген әҗәтнең гомуми күләме 29 млн сумга җитә һәм бу сан елдан-ел арта бара, дип белдерә район буенча Пенсия фонды бүлеге.
Быелдан мәҗбүри пенсия иминияте буенча кертемнәр табышка карап исәпләнә башлады. Билгеләнгән бер сумманы барлык эшмәкәрләр дә түләргә тиешләр. Ул - мәҗбүри пенсия иминиятенә 17300, мәҗбүри медицина иминиятенә 3400 сум тәшкил итә. Бу түләүләр ел дәвамында, берничә өлешкә бүлеп, 31 декабрьдән дә соңга калмыйча тулы күләмдә түләтелә. Ә инде табышы 300 мең сумнан арткан эшмәкәрләр югарыда әйтелгән суммага тагын өстәп түләргә тиеш булалар. Өстәмә сумма, эшмәкәрнең салым органына биргән декларациясенә карап, Пенсия фондына җибәрелгән мәгълүматтан чыгып исәпләнә. Өстәлгән сумма киләсе елның 1 апреленнән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш.
Салым органына отчет бирмәгән икән, эшмәкәрнең табышы турында Пенсия фондына да мәгълүмат керми дигән сүз. Андыйларга иминият кертемнәре түләүләре быел яңача исәпләнә башлаган - алар 17300 сумны сигез мәртәбә арттырып, ягъни 138600 сум итеп түләргә тиеш булачаклар.
Пенсия фонды бүлеге шунысын да искәртә, быел шәхси предприятиесен ябарга теләүчеләр дә салым декларациясе тапшырырга тиешләр. Әгәр шулай эшләмәсәләр, Пенсия фонды закон нигезендә алардан да билгеләнгән сумманы түләүне сорарга тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пенсия фондында