Декларация тапшырмасаң, мәҗбүри иминият кертемен түләү сигез тапкыр арттырып исәпләнә
Районда теркәлгән 1500 шәхси эшмәкәрнең 789ы, ягъни яртысыннан күбрәге иминият кертемнәре буенча Пенсия фондына бурычлы. Бүген әҗәтнең гомуми күләме 29 млн сумга җитә һәм бу сан елдан-ел арта бара, дип белдерә район буенча Пенсия фонды бүлеге.
Быелдан мәҗбүри пенсия иминияте буенча кертемнәр табышка карап исәпләнә башлады. Билгеләнгән бер сумманы барлык...