Тукай районында балалар җәйге ялны ничек уздыра
Тукай районы Мусабай-Завод авылында балаларның җәйге яллары файдалы һәм күңелле уза, дип яза Гөлшат Салихова. Экология елы уңаеннан мәдәният хезмәкәрләре, балалар белән бергәләп, авылның "Фәрдетдин" чишмәсенә сәяхәт оештырган. Чишмәне һәм аның тирә-ягын чүп-чардан арындыргач, челтерәп аккан саф суы белән бит-кулларны юып, дару хләннәре җыярга каенлыкка да кергәннәр. Үзләре белән алып...
Тукай районы Мусабай-Завод авылында балаларның җәйге яллары файдалы һәм күңелле уза, дип яза Гөлшат Салихова. Экология елы уңаеннан мәдәният хезмәкәрләре, балалар белән бергәләп, авылның "Фәрдетдин" чишмәсенә сәяхәт оештырган. Чишмәне һәм аның тирә-ягын чүп-чардан арындыргач, челтерәп аккан саф суы белән бит-кулларны юып, дару хләннәре җыярга каенлыкка да кергәннәр. Үзләре белән алып килгән тәм-томнан авыз итеп, күңелле уеннар уйнап, җәйге каникулларны тагын да шулай күңелле итеп дәвам итәрбез дип, таралышкан балалар. Тукай районы авылларында чишмәләр бик күп. Әле алда тагын да матур очрашулар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев