Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районның иң яхшы әйдаманы кем ул?

«Иң яхшы әйдаман» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан оештырылган әлеге конкурсның район этабында мәктәпләрнең өлкән сыйныфлар укучылары – 11 әйдаман катнашты.

Конкурста алар үзләре турында, тәрбияләнүчеләре турында сөйләделәр, отрядта башкарыла торган эшләрне күрсәттеләр, шулай ук интеллектуаль уеннарда катнаштылар. Балалар тарафыннан үткәрелгән мастер-класслар конкурсантларның күпкырлы талантка ия булуын бәяләргә мөмкинлек бирде: оештыру сәләте, аралашучанлык, креативлык, коллектив белән эшли белү кебек сыйфатлар исәпкә алынды.
Барлык конкурсантлар да лаеклы һәм кызыклы номерлар белән чыгыш ясадылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча өченче урынны Яңа поселогы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Җәмилә Җаббарова, икенче урынны Түбән Суыксу мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Адилә Мортазина һәм беренче призлы урынны Кнәз мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Яна Гыйләҗева яулады. Ул район данын республика конкурсында яклаячак.
Барлык катнашучыларга да төрле номинацияләрдә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр бирелде.

Голнара Гыйльметдинова, 
район мәктәптән тыш эшләр үзәгенең бүлек мөдире.

Фото район мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X