Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Өйдә утырып укыячакбыз

Район мәктәпләре 1 апрельдән дистанцион белем бирүгә күчә. Ул 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Дистанцион уку электрон формада, читтән торып уку технологияләре ярдәмендә алып барыла. 

Район мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Сания Дәүләтшина белдергәнчә, барлык мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарларына укытуны оештыру буенча тәкъдимнәр җиткерелгән.
Укытучылар дистанцион уку чорында ике атналык материалны бирергә тиеш, чөнки закон буенча мәктәп укыту планын үтәргә бурычлы. Әти-әниләр дистанцион формада белем алуга ризалыкларын белдереп гариза яза. Алар барысы да әлеге яңалыкны аңлап кабул итәр, чөнки балаларның имтихан бирәсе бар. Быелгы БДИ белән ТДИны да кичектермәделәр, аларны тапшыру вакыты үзгәрешсез калды. (Бары алдан бирү тәртибе генә үзгәртелде. Белүебезчә, безнең районда алдан имтихан бирүчеләр юк.) Бердәм һәм төп дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре өчен ата-аналар да, укытучылар да җаваплы. Шулай булгач, әти-әниләр сыйныф җитәкчеләре һәм мәктәп белән тыгыз элемтәдә торырга, педагог биремнәренең үтәлешен контрольгә алырга тиеш. Укытучылар биремнәрне электрон почта, WhatsApp аша, «Учи.ру», «Российская электронная школа», «Открытая школа 2035» платформаларында бирә. 
Хәзер интернет челтәренә тоташу мөмкинлеге һәркайда бар. Гаиләдә бер кеше булса да мобиль интернетлы смартфонга ия. Әгәр интернетка керү мөмкинлеге бөтенләй юк икән, әти-әниләр укытучыга мөрәҗәгать итә ала. Биремнәрне кәгазьгә бастырып бирү юлларын табарга була. Кыскасы, теләк кирәк. Мәктәпләр әти-әниләргә барысын да аңлатырга бурычлы. Бу очракта, билгеле, җыелыш җыеп түгел, бары электрон юл белән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев