Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Кырлай» әдәби чәйханәсендә

Теләнче Тамак авылы китапханәсендә үзенчәлекле әдәби чара узды. Биредә бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатын сөючеләр «Кырлай» әдәби чәйханә»сендә кунакта булдылар.

Китап – ул җан азыгы, диләр. Шуңа күрә китапханә дә ашханә формасында әзерләнгән иде. Биредә кунаклар «кабымлык», «коктейль», «кайнар аш» белән «сыйландылар». «Кабымлык»тан – газета-журналлардан Габдулла Тукай турында язмалар укылды, «коктейльләр» – Тукай мәсәлләре, аның бишек җырына «Ак чәчәк» балалар бакчасы кызлары курчаклар белән биеделәр. «Кайнар аш»ка «Урман бәлеше» тәкъдим ителде – Теләнче Тамак авылы мәдәният йортында эшләп килүче «Алтын битлек» балалар театры төркеме «Тукай әкиятләре» постановкасын күрсәттеләр. «Бәлеш»тән соң, әлбәттә, «чәй» чыгарылды – ясалма чынаякларга Тукайның «Китап» шигыре язылган иде. Шигырьне укучылар марафон формасында укыдылар.
Габдулла Тукай әсәрләрен бу чәйханәдә «авыз итү» бик тәмле һәм файдалы булды. Аның тәме балачактан бик затлы җан азыгы булып гомерлеккә истә калыр.

Рамилә СӘГЪДИЕВА,
авыл китапханәчесе.

Фото автордан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев