Якты юл
  • Рус Тат
  • 20 апрель 2019 яңалыклары

    • 20 апрель 2019 - 14:20
      «Кырлай» әдәби чәйханәсендә
      Теләнче Тамак авылы китапханәсендә үзенчәлекле әдәби чара узды. Биредә бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатын сөючеләр «Кырлай» әдәби чәйханә»сендә кунакта булдылар.
    • 20 апрель 2019 - 13:25
      Язучы, композитор, тальянчы һәм җырчы…
      Апрель аенда атказанган мәдәният хезмәткәре, райондашыбыз, Татарстан Республикасы композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Теләнче Тамак авылында туып-үскән шәхес Рубис Зарипов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 
    • 20 апрель 2019 - 12:05
      «Шигърият чишмәсе»ннән су эчтек
      Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тарафыннан Габдулла Тукай иҗатына багышлап «Шигърият чишмәсе» дип исемләнгән марафон-бәйге игълан ителгән иде. Бәйгенең максаты балаларыбызны, китап укучыларыбызны бөек шагыйребезнең иҗаты белән якыннанрак таныштыру һәм үткәрелгән мәдәни чараларны видеотасмага төшерү иде.
    • 20 апрель 2019 - 11:30
      Җиңү көне күңелләрне кузгата
      Бөек Ватан сугышы еллары вакыт үткән саен артта кала бара... Тиздән 9 Май – илебез тарихы өчен иң зур һәм иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе.Чөнки сугыш һәр гаиләгә кагылды, үзенең фаҗигале эзен калдырды.  Районыбызда ветераннарның сафы елдан-ел сирәгәя бара. Җиңү бәйрәме уңаеннан барлык ветераннарны район башлыгы Фаил Камаев өйләренә барып тәбрикләячәк, бүләкләрен тапшырачак. Җиңү көне ветераннар, сугыш инвалидлары, аларның тол хатыннары,  тыл хезмәткәрләре, сугыш еллары балалары өчен иң кадерле бәйрәм булган кебек, аларның балалары, оныклары һәм, гомумән, һәрберебез өчен күңелләрне кузгата торган көн.
    • 20 апрель 2019 - 10:55
      Венгрлардан нәрсә өйрәнергә кирәк?
      Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация Венгриядә булып кайтты. Сәфәрнең төп максаты терлекчелек буенча алга киткән бу ил тәҗрибәсе белән танышу, югары продуктлы малларны тоту үзенчәлекләрен өйрәнү, шул рәвешле үзебезнең мөмкинлекләр белән чагыштыру иде. «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов чит илдә алган тәэсирләрен безнең газета белән уртаклашты. Безгә венгрлардан нәрсәгә өйрәнергә кирәк икән?
    • 20 апрель 2019 - 10:20
      Гармунчылар, сез кайда?
      Татар халкы тарихында лаеклы урын алган җәүһәр ул гармун. Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга киткәндә дә җилкәсенә гармунын салган, аны тартып кайгы-сагышын баскан. Мәхәббәт шаһиты да ул гармун, сөйгән ярларга тирән хисләрне җиткерүче дә. Хәтерләсәгез, һәрбер авылда охшаш күренеш – яшьләр болыннарга, су буйларына җыела һәм табигать илаһи моңга күмелә иде. Берәү дә битараф кала алмый – барысының да күңеле актарыла иде ул көйләрдән: яшьләр тагын да дәртләнә, өлкәннәрдә өмет уяна... Күпме йөрәкләрне кавыштырган бит ул. Кыңгыраулы атлар белән авылга килен төшкәндә дә иң түрдә гармунчы – затлы кеше булган. Чөнки алар кеше күңелен тәрбияләүчеләр. 
    • 20 апрель 2019 - 09:00
      Алда – озын яллар
      Рәсми бәйрәм көннәре икәү генә булса да, май яллары 9 көн дәвам итәчәк.
    Реклама