Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гармунчылар, сез кайда?

Татар халкы тарихында лаеклы урын алган җәүһәр ул гармун. Асыл ир-егетләр илен-җирен саклап яуга киткәндә дә җилкәсенә гармунын салган, аны тартып кайгы-сагышын баскан. Мәхәббәт шаһиты да ул гармун, сөйгән ярларга тирән хисләрне җиткерүче дә. Хәтерләсәгез, һәрбер авылда охшаш күренеш – яшьләр болыннарга, су буйларына җыела һәм табигать илаһи моңга күмелә иде. Берәү дә битараф кала алмый – барысының да күңеле актарыла иде ул көйләрдән: яшьләр тагын да дәртләнә, өлкәннәрдә өмет уяна... Күпме йөрәкләрне кавыштырган бит ул. Кыңгыраулы атлар белән авылга килен төшкәндә дә иң түрдә гармунчы – затлы кеше булган. Чөнки алар кеше күңелен тәрбияләүчеләр. 

Заманалар үзгәреш кичерә. Әмма гармунчыларның абруе кимеми. Мәңгелек кыйммәтләрне саклаучыларга халык баш ия, гармун моңы безне якынайта, берләштерә. Шуңа да күп кенә төбәкләрдә, шәһәр-районнарда әлеге уен коралын зурлап төрле бәйрәм чаралары үтә. 
Тукай районы да талантларга үтә бай як. Һәрбер авыл җирлеге оста, сәләтле гармунчылары, баянчылары белән чын-чынлап мактана ала. Аларны барлау уңаеннан районкүләм фестиваль уздырырга ниятләдек. Арабыздан тормышыбызга ямь өстәп, күңелләрне яктыртып яшәүче осталарны эзлибез без. Май ахырында аларны бер сәхнәгә – Иске Җирекле паркына җыячакбыз. Биредә ТАССРның 100 еллыгы исемендәге яңа паркны ачу тантанасы кысаларында «Уйна, Тукай гармуны!» фестивале үтәчәк. Ә фестиваль – халык бәйрәме ул, чөнки биредә халык үзе уйный, үзе җырлый, үзе бии. Бәйрәмнең төп максаты – һәвәскәр музыкантларны барлау, аларны халыкка таныту, халык уен коралларында уйнау традицияләрен саклап калу һәм яшьләргә тапшыру. Үзешчән гармунчылар белән беррәттән сәхнәдә республиканың атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган баянчы Флера Хөрмәтова, виртуоз уйнаучылар Кирам Сатиев, абыйлы-энеле Айдар һәм Илдар Сәләховлар, Фән Вәлиәхмәтов, Хәмдүнә Тимергалиева, Халидә Бигичева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Рөстәм Закиров, Люция Мусина, Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, Илгиз Закиров, Федор Кузнецов, Айсылу Насыйбуллина, «Болгар» бию театры чыгыш ясаячак. Гармунчылар парады бәйрәмнең төп бизәге булачак. Иң күп осталар кайсы авыл җирлегендә яши икән? Иң өлкән гармунчы кем? Иң яше? Хатын-кыз гармунчылар бармы? Болар барысы да фестивальдә ачыкланачак.
Бәйрәм дәвамында кайнар коймактан авыз итү, самовардан чәй эчү, уеннарда катнашып бүләкләр оту мөмкинлеге булдырыла. Балалар өчен күңел ачу чаралары да каралган. Бәйрәмгә килгән һәр гармунчы истәлекле бүләк алачак. «Иң өлкән гармунчы», «Иң яшь гармунчы», шулай ук дүрт кешегә кадәр һәм аннан күбрәк гармунчысы булган ансамбльләр махсус бүләккә лаек булачак. Фестивальдә күңеле булганчы гармунда уйнап, рәхәтләнеп ял итеп кайтырга, үзләрен күрсәтергә теләгән гармунчылар 70-16-86 телефон номеры буенча редакциягә шалтыратып, гариза калдырырга тиеш. Гаризалар 15 майга кадәр кабул ителә.
Матур гореф-гадәтләрне истә тотып, гармунчылар фестивале чын халык бәйрәменә әверелсен иде. Бу да бит, һичшиксез, милләтебезгә, халкыбызга тугрылык билгесе. 

Тарихка күз салсак, XIX гасыр башында беренче ирен гармуны ясала. 1829 елда хәзерге гармунга охшаган беренче гармун уйлап табыла. Шул еллардан башлап бик күп кенә осталар гармунны үзгәртү, яхшырту юнәлешендә эшли. Гармунны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, XIX гасырның 30нчы елларында Россиянең Тула шәһәрендә ясый башлыйлар. Елдан-ел бу уен коралы камилләшә бара. Аны ясаучы осталар гармунның Тула, Бологой, Саратов, Себер, Касимовка һ.б. төрләрен булдыралар. Аннан соң ике рәтле Вена гармуны, бигрәк тә хромка дип аталган төре популярлык казана башлый.

Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. ХХ гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин гармуннарының даны тиз арада еракларга тарала. 1934 елда гармуннар фабрикасы төзелә. Ә Татарстанда гармун ясау эше 1950-1960 елларда киң колач җәя. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Арчадан Салих Вәлиев, Балтачтан Рамазан Әсгатдинов, Казаннан Салих Шәйдуллин – шундыйлардан. Татарлар арасында бигрәк тә тальян гармун киң таралган. 1860 елларда ук этнографлар гармунны татар авылына хас музыка коралы дип юкка гына язмаганнар инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев