Рәсми бәйрәм көннәре икәү генә булса да, май яллары 9 көн дәвам итәчәк.
1 май – Хезмәт бәйрәме, 2, 3 май – Яңа ел каникуларыннан күчкән көннәр. 4 һәм 5 май – шимбә һәм якшәмбе көннәре.
9 май – Җиңү бәйрәме, ә 10 майга 23 февраль ялы күчерелә. Шулай итеп, 9, 10, 11, 12 майларда ял итәчәкбез. Яллар арасында нибары өч көн – 6, 7, 8 майларда эшләп алачакбыз.
Яллар белән бәйле рәвештә газетаның чыгу графигында да үзгәрешләр көтелә. Чәршәмбе – 1 майда чыгасы сан өйләрегезгә сишәмбе көнне үк 20 битле һәм төсле булып киләчәк. Җомга саны төшеп калачак һәм алдагы санны почтальоннар 8 майда таратачак. Ул шулай ук 4 битле генә түгел, 20 битле һәм төсле булачак. 13 майдан газета эшен гадәттәге режимда дәвам итәчәк.
Бәйрәм саннарын алдан әзерләү сәбәпле, игъланнарыгызны, котлауларыгызны да алдан китерүегезне сорыйбыз.
Нет комментариев