Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Венгрлардан нәрсә өйрәнергә кирәк?

Район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация Венгриядә булып кайтты. Сәфәрнең төп максаты терлекчелек буенча алга киткән бу ил тәҗрибәсе белән танышу, югары продуктлы малларны тоту үзенчәлекләрен өйрәнү, шул рәвешле үзебезнең мөмкинлекләр белән чагыштыру иде. «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов чит илдә алган тәэсирләрен безнең газета белән уртаклашты. Безгә венгрлардан нәрсәгә өйрәнергә кирәк икән?

– Венгрлар өстенлек биргән голштин токымлы терлекләрнең югары продуктлы булуы барыбызга да мәгълүм. Соңгы елларда безнең район хуҗалыклары да, әйтик, «Ирек» хуҗалыгы, «Тукай азык-төлек корпорациясе», Миңнехуҗин крестьян-фермер хуҗалыгы бу илдән нәселле таналар алып кайта башладылар. Һәм үзебез дә күреп торабыз – аларның сөт җитештерү күрсәткечләре артуга таба. 
Безнең алда да җитештерү күрсәткечләрен 5 процентка арттыру бурычы тора. Бүгенге көндә төп локоматив – сөтчелек тармагы. Хуҗалыкның финанс ягын яхшыртыр өчен сөт күләмен арттыру өстендә эш алып барырга кирәк. Моны ничек эшләп була? Минем үз күзләрем белән күрәсем килде. 
Без хуҗалыкта бүген 660 баш савым сыер тотабыз. Алар елына 6,5әр мең литр сөт бирә. Венгриянең голштин токымлы нәселле савым сыерлары елына 10-12 мең литр сөт бирергә сәләтле. 
Без барган хуҗалыкта иң беренче күзгә ташланган күренеш – җитештерү урынындагы тәртип, чисталык. Шулай тиеш. Чөнки сыерларның сәламәтлеген саклауда чисталык зур роль уйный. Венгрлар малларының авыруын алдан кисәтүгә – профилактикага зур игътибар бирәләр икән. Чынлап та, төрле чирләрдән дәвалау өчен акча тотканчы, алдан кайгырту отышлырак.
Игътибарга лаек икенче күренеш – хуҗалыкта барлык җитештерү процессларының автоматлаштырылган булуы. 800 баш савым сыер асралган фермада нибары алты оператор эшли. Кул көче гомумән кулланылмый биредә. Белгечләрнең тирән гыйлемле, алдынгы карашлы булуы сокландырды. Безне хуҗалык белән таныштырып йөргән баш зоотехник малларның физиологик үзенчәлекләреннән башлап, икътисад, менеджмент мәсьәләләре белән дә яхшы таныш.
Саву заллары, әлбәттә, заманча инде. Анда Америкада җитештерелгән җиһазлар белән эшлиләр. Венгрлар терлекчелектә америка технологиясен иң кулае дип күрәләр. 
Әлбәттә, мондый шартларга инвестицияләр кертмичә, чыгымнар түкмичә ирешеп булмый. Кызганыч, безнең мөмкинлекләр чамалы. Безнең хуҗалыкларда җитештерү мәйданнарын модернизациялим дисәң, финанс ягына килеп терәләсең. Билгеле, дәүләт программаларында катнашырга була, субсидияләр дә каралган. Республика тарафыннан ярдәм бар, бу бик сөендерә. Әмма, сер түгел, иң башта барлык чыгымнарны хуҗалык үзе күтәрә. Районның барлык хуҗалыклары да болай эшли алмый. Ә венгр хуҗалыкларында мондый хәлне булдырмас өчен шартлар алдан ук күрелгән. Аларда авыл хуҗалыгына аерым игътибар бирелә. Аякларында нык басып торганга күрә, венгрлар теклекчелек буенча дөнья күләмендә лидер булырга омтылалар. 
Нәселле сыерларны районга кайтарту турында сүз алып барган очракта, без аларны асрау өчен тиешле шартлар тудырырга тиеш. Беренче чиратта, азык әзерләү технологиясен камилләштерергә туры киләчәк. Венгриядә малларны дөрес ашатуга җитди игътибар бирәләр. Тәмле ашап үскән малга монда кайткач салам бирәбез икән, алардан сөт өмет итәсе түгел инде. Венгрларның асрау шартларын тулысынча кертеп булмаячак. Аларда кыш айлары юк, ел әйләнәсе җәй. Шулай да, безнең бурыч – шул шартларга максималь якын килү.
Торакларның да сыйфатын карадык. Венгр малларын алып кайткан очракта, алар технологиясен кулланып карау планы бар. Моның өчен үзебезнең хуҗалыкта ике торак салабыз. 
Район җитәкчелеге белгечләрнең белемен күтәрү өчен Венгриягә укытырга җибәрү турында фикер әйтте. Бу бик актуаль, чөнки кадрлар мәсьәләсе районда бик кискен тора. Кызганыч, авыл хуҗалыгы уку йортларын тәмамлаган кадрлар тиешле дәрәҗәдә белемгә ия түгел. Андыйлар белән эшне нольдән башларга туры килә. Минемчә, стажировкага бик нык сайлап жибәрергә кирәк. Алар кайткач белемнәрен хуҗалыкта кулланырга тиеш.
Безнең делегация Венгрия башкаласы Будапешт шәһәрендә дә булды. Тирә-юнь искиткеч матур, урамнарда чисталык-пөхтәлек. Аларда хуҗаларча караш, һәрнәрсәгә сакчыл мөнәсәбәт. Алар булган әйберне кадерләп, бәрәкәтле итеп тоталар.

Фото Рөстәм Закировтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев