Җиңү көне күңелләрне кузгата
Бөек Ватан сугышы еллары вакыт үткән саен артта кала бара... Тиздән 9 Май – илебез тарихы өчен иң зур һәм иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе.Чөнки сугыш һәр гаиләгә кагылды, үзенең фаҗигале эзен калдырды. Районыбызда ветераннарның сафы елдан-ел сирәгәя бара. Җиңү бәйрәме уңаеннан барлык ветераннарны район башлыгы Фаил Камаев өйләренә барып тәбрикләячәк, бүләкләрен тапшырачак. Җиңү көне ветераннар, сугыш инвалидлары, аларның тол хатыннары, тыл хезмәткәрләре, сугыш еллары балалары өчен иң кадерле бәйрәм булган кебек, аларның балалары, оныклары һәм, гомумән, һәрберебез өчен күңелләрне кузгата торган көн.
Зөфәр Дәүләтшин,
сугыш еллары баласы, тарихчы, ветеран уытучы, Иске Абдул авылы:
– Бөек Җиңү көне – минем өчен иң зур бәйрәм. Кешелек дөньясы тарихында әһәмиятле вакыйгалар күп, ә Бөек Җиңү шулар арасында иң мөһиме, данлыклысы һәм шатлыклысы.
Сугыш беткән елны мин 11 яшьлек малай идем. Җиңү хәбәрен алганны бүгенгедәй хәтерлим. Исемдә, кешеләр капкаларга флаглар элделәр, без малайлар мәктәп түбәсенә дә кызыл әләм элдек. Директорыбыз түбәне ватасыз да димәде, бөтен кешегә ирек куелган иде. Шул көнне мин үземнең беренче шигыремне яздым. Шигырь дә уйламаганда, көтмәгәндә туды, чөнки бу көнне озак көткән идек без.
Минем бертуган абыем Нуриәхмәт 1944 елда Ленинград сугышында һәлак булды. Ә нәселебездән, икенче буын туганнардан барысы 16 кеше фронтка китеп, 3есе генә исән кайтты. Аның да берсе гомерлек гарип калды. Нәселебездә 20дән артык бала ятим үсте. Ә авылыбыздан 256 кеше сугышка китеп, аларның 136сы кабат туган якларына әйләнеп кайтмады.
Заһидә Нәбиуллина,
ветеран журналист, сугыш еллары баласы, Күзкәй авылы:
– Җиңү көнен мин бик яхшы хәтерлим. Урамдагы радио-тәлинкәдән шатлыклы хәбәрне тыңларга бөтен авыл җыелды. Кочаклашалар, елыйлар, күршедәге аксак Җәңгир абый гармунын тотып чыккан, өздереп гармун уйный. Безне – бала-чагаларны биетәләр. Сугыш елларында кайгылы хәбәр алган хатыннар балаларын кочаклап елый. Шулай да авылда тыйнак бер тантана хөкем сөрә. Әнием, кулын алъяпкыч итәгенә төреп, читкәрәк баскан да тыныч кына сулыгып елый. Бу кичне ул безгә кыш буе саклаган оныннан коймак пешерде. Аннары дүртебезне дә кочаклады да: «Ил-көн тыныч булса, яшәрбез, балалар», – дип куйды. Мин бу елда көзен мәктәпкә барасы бала. Түземсезлек белән көткән ул көн килеп тә җитте. Укытучы апа безне – яланаяклы, ямаулы киемле, барлы-юклы дәфтәр, абый-апаларыбыздан калган «Әлифба» салынган киндер букчаны җилкә аша кигән балаларны шундый җылы каршылады. Көне-төне колхоз эшеннән кайтып кермәгән, талчыккан, нужа баскан әниләр иркәләвенә сусаган без сабыйлар тавык чебешләредәй аңа сарыштык.
Сугыш тәмамлану белән генә тормышлар җиңеләймәде әле. Өлкәннәр көне-төне эштә, түләү юк диярлек. Әниләр белән бергә без дә көчтән килгәнчә колхоз эшенә чыгабыз – чүп утыйбыз, борчак йолкыйбыз. Борчакка безне шунда борчак боткасы ашатырга диебрәк алып баралар иде. Бүген, еллар үткәч гаҗәпләнәм: әниләрнең зарланганнарын ишеткәнебез булмады. Ул гынамы, басуда җырлый-җырлый эшлиләр иде. Менә шундый олпат җаннар янәшәсендә җирдә нык басып тора торган кешеләр булып үстек без. Инде без, сугыш еллары балалары да, 75-80 яшькә җиттек. Җиңү көне якынайган саен күңел бәлки хөкүмәтебез безнең сабый чакта күргән мәхрүмлекләрне, ятимлектә чиккән газапларны искә алыр дип өметләнә дә бит. Юк шул...
Алия, 40 яшь, Кеше Шилнә авылы
«Сугыш» сүзен ишетүгә үк, тамакка төер утыра. Безнең әби-бабаларыбыз күпме кайгы-хәсрәт кичергән – күз алдына да китерерлек түгел. Әлбәттә, без ул чор вакыйгаларын китап-кинолардан, өлкәннәр сөйләвеннән генә беләбез. Шулай да күп нәрсә канга сеңеп калган. Башланган һәм ташланган икмәк кисәге күрсәм, шундук әбием искә төшә. Ул ачлыкны кичергән кеше. Гомер буе ипинең кадерен белеп яшәде, безне дә шулай өйрәтте. Бер бөртек ипине дә ташларга ярамый икәнлеген аңлатты.
Без – сугыш күрмәгән буын, бик бәхетле кешеләр. Ветераннар, сугыш чоры балалары белән аралашканда, мин аларның эчкерсез күңелле, искитеч сабыр һәм рәхмәтле булуларына сокланам. Безнең бабайны гына алыйк – гел күтәренке каефтә, җор телле, беркайчан зарланмый. Әбиләребез дә һәр аткан таңга шөкер итеп, сөенеп, тормышның тәмен белеп яшиләр. Безгә алардан күп нәрсәгә өйрәнергә кирәк.
Көндәлек мәшәкатьләр белән мавыгып, без күп нәрсә турында уйланмыйбыз. Бәйрәм алды көннәрендә бераз туктап торырга мөмкинлек туа. Бөек Ватан сугышы елларын, сугыш кырларында мәңгелеккә ятып калган якташларыбызны искә алабыз, исән калган ветераннарыбызны, өлкәннәребезне хөрмәтлибез. Безнең зарланырга хакыбыз юк, тыныч тормышта яшибез, тамагыбыз тук. Иң мөһиме – сугыш юк.
Кайчак мин уйланып куям – балаларыбызга, оныкларыбызга Бөек Җиңүнең тарихи әһәмиятен, сугыш елларын онытырга ярамаганын аңлата алырбыз микән? Берничә буын алышынгач, ул чордагы вакыйгалар башкача бәяләнмәсме? Бу сорауларга минем җавабым юк. Ләкин төгәл әйтә алам – без өлкән буынның хатирәләрен югалтмаска тиеш.
Сергей Жуков, 32 яшь, Яр Чаллы шәһәре
Сугыш – ул коточкыч хәсрәт, үлем, Җиңү бәйрәме – шатлык, бәхет, яшәеш. Минем бабам – Аркадий Леонидович Жуков – Бөек Ватан сугышы ветераны, Кеше Шилнәдә яши. Нәрсә дип әйтим – ул чын каһарман, мин аның белән горурланам. Ләкин бабам сугыш турында сөйләргә яратмый. Ул чорны искә төшерсә, аның күзләренә яшь килә, тавышы калтырый, бик нык дулкынлана. Шуңа күрә мин аннан ул турыда сорашмаска, яраларын кузгатмаска тырышам.
Безгә шудый сораулар биреп, сез бик дөрес эшлисез. Әйе, сугыш турында без уйланмыйбыз. Аңлыйбыз – сугыш булган, ул бик күп кайгы китергән. Бөек Ватан сугышын күзаллау фильмнар карап, өлкәннәрнең хатирәләрен тыңлап барлыкка килә. Сезнең сораудан соң уйландым әле – бу чор вакыйгалары турында ешрак сөйләшергә, күбрәк белергә кирәк. Шушы көннәрдә абыем белән сөйләшеп алам әле. Ул бабай белән гел аралашып тора, бәлки миңа да сөйләр аның турында. Үзебезнең тарихны белергә, сугыш чорының исән шаһитлары белән сөйләшергә, сораштырырга кирәк. Бабам янына да кереп чыгарга ниятлим. Мин аны бик яратам һәм хөрмәт итәм. Якыннарыбызга булган хисләрне күрсәтә белмибез шул без...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев