Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Язучы, композитор, тальянчы һәм җырчы…

Апрель аенда атказанган мәдәният хезмәткәре, райондашыбыз, Татарстан Республикасы композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Теләнче Тамак авылында туып-үскән шәхес Рубис Зарипов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 

Рубис Зарипов быел 21 гыйнварда Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында узган «Алтын тавышка – «Алтын Акчарлак» бәйгесенең Гран-приена лаек булган иде. Ул вакытта җиңүчегә «Алтын акчарлак» сынын бүләк иттеләр. Рубис Зарипов Габделфәт Сафинның Казан концертында җырлау мөмкинлегенә ия булды, анда да халык аны мөкиббән китеп тыңлады.
Удмуртиядә төрмәдә җитәкче булып эшләгән подполковник Рубис Зарипов гомере буе гармунын төрмәдәге радиога ялгап, шуның аркылы, төрмәдә утыручылар өчен уйнап җырлаган. Югары хәрби белем алгач, үз һөнәре буенча генерал дәрәҗәсенә күтәрелерлек вазифалар тәкъдим иткәннәр аңа, ул очракта Мәскәүдә төпләнергә кирәк булган. Юк, ул ризалашмаган, кайчан да булса үз милләтенә якынаячагына, аңа хезмәт итәчәгенә ышанып яшәгән. Шулай булмый ни, Илһам Шакиров белән бер мәктәптә укы да, аның белән яшүсмер чакта авыл клубларында бергә җырлап йөр дә, тиз генә шуларны оныт, имеш. Һич юк! Әле балачакта бер тапкыр Рәшит Ваһаповны да күреп кала бит ул, күңеле җыр белән сихерләнү шул чактан бирле яши. 1951 елда туган авылына Рәшит Ваһапов килә. Әтисенең бертуган энесе, үзенә тальян гармун да алып биргән хисапчы булып эшләүче Гыйльмулла абыйсы озын шинель-пальто итәгенә яшереп алып керә аны концертка. Еллар үткәч Илһам Шакиров та, авылдашы, тел галиме Флера Сафиуллина һәм башкалар да әйтәләр: музыкаль белем алырга, консерваториягә керергә иде сиңа, диләр. Юллар башкачарак булып чыга шул... Рубис Зарипов 30 елга якын эчке эшләр министрлыгы учреждениеләрендә хезмәт итә.
Ул мәктәп елларыннан ук җырлар, шигырьләр белән мавыга. 40лап китап авторы. Йөзләгән шигырьгә көйләр язган. 1989 елдан Чаллы шәһәрендә яши. Рубис абый сөйләгәннәрдән бер вакыйга игътибарны җәлеп итә. 2000 елның 2 сентябрендә күп мәшәкатьләр үтеп, төрле инстанцияләрдә булып, дәлилли торгач, Теләнче Тамак авылының бер урамына үзе исән чакта Илһам Шакиров исемен бирдерүгә ирешә ул. Авыл халкы катнашында олы тантаналы чара үткәрелә. «Илһам Шакиров урамы» дигән тактаны урам чатына, ә ул яшәгән йортка «Бу йортта 1951-1954 елларда халкыбызның бөек җырчысы Илһам Гыйльметдин улы Шакиров яшәде» дигән мемориал такта беркетәләр. Мәрмәр ташларның икесенә дә үзе чокып яза ул.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов бу көннәрдә Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният сараенда 20 апрельдә булачак юбилеена багышланган әдәби-музыкаль кичәгә әзерләнеп йөри. Ул Рәшит Ваһапов репертуарындагы барлык җырларны да яратып башкара, тавышы көр, аны саклау өчен кухнясында да җырлап йөри. Булачак концертта иҗатташ дуслары Гөлзада Рзаева, Илгиз Закиров, Роза Тимофеева, Дания Сибгатуллина һ.б.лар чыгыш ясаячак. 9 апрель көнне Чаллы шәһәре мәдәният идарәсенә чакырып, Рубис Таҗи улы Зариповка нәтиҗәле хезмәте һәм шәһәр мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Мактау Китабының «Мәдәният» тармагына кертелүе турында таныклык тапшырдылар. Бу арада мәгариф-мәдәният оешмаларына очрашуларга чакыралар үзен. Гомере буе халык арасында игелек эшләп өйрәнгәнгәдер, өйдә генә бикләнеп ятасы килми аның. Ике кызы, оныклары гел кайгыртып торалар үзен, җәмәгате генә иртәрәк китте шул...
Хәзерге вакытта ул актив рәвештә иҗат белән шөгыльләнә. Истәлекләр яза. Әле беркайда дөньяга чыкмаган бер китаплык чәчмә әсәрләре, ике китаплык 400дән артык шигыре һәм ноталары белән бер җыентык чыгарырлык үзе иҗат иткән 70 җыры бар. Аз тираж белән булса да, күпчелек басма китаплары үзенең хәләл пенсия акчасына чыгарылганнар. Иганәче булырлык хәлле кешеләр качып ята, күрәсең, үзләрен күрсәтергә уңайлы форсат көтәләр.
Рубис Зарипов кебек хәләл пенсиясе хисабына халыкка аң-белем өләшеп йөрүче милләтпәрвәр зыялылар шәһәрдә һәм районда санаулы гына. Алар да өлкән яшьтә, яшь алмаш тәрбияләүгә соңармасак иде.

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ,
Россия журналистлар берлеге әгъзасы.

Фото Хәким Гыйләҗевтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев