Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Шигърият чишмәсе»ннән су эчтек

Район үзәкләштерелгән китапханәләр челтәре тарафыннан Габдулла Тукай иҗатына багышлап «Шигърият чишмәсе» дип исемләнгән марафон-бәйге игълан ителгән иде. Бәйгенең максаты балаларыбызны, китап укучыларыбызны бөек шагыйребезнең иҗаты белән якыннанрак таныштыру һәм үткәрелгән мәдәни чараларны видеотасмага төшерү иде.

Кече Шилнәдә әлеге бәйге кысаларындагы чара «Колосок» балалар бакчасында үтте. Иң өлкән китап укучыларыбыз Зәйнәп апа Диндарова, Гөлнур апа Галимова, Сәгъдия апа Гадиева һәм Кырлайның нәкъ үзендә туып-үскән, кечкенә Тукай йөргән сукмаклардан йөргән, саф чишмә суларын эчкән Мәһтүрә апа Мөхәммәтҗанова Тукайның «Китап» исемле шигырен укып, заманча флеш-моб үткәрделәр. Ильбухтино һәм Олы Шилнә авыллары китапханәчеләре Шүрәле һәм Су анасы булып, балалар белән күмәк уеннар оештырдылар. Сценарий рус һәм татар телләрендә төзелгән иде. Балалар уеннарда, сорауларга җавап бирүдә бик теләп катнаштылар. «Тукайга чәчәкләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балаларның әти-әниләре ярдәме белән ясалган рәсемнәре һәм кул эшләре дә бәйрәмнең матур бизәлеше булды. 
Кичәбезнең ахырында барыбыз да аягүрә басып Тукаебызның «Туган тел» җырын рус һәм татар телләрендә башкардык. Бу матур күренеш авылыбызда рус һәм татар милләте вәкилләренең дуслыгы һәм татулыгы турында сөйли. 

И. КРАПИВИНА, Р. ЗӘЙНУЛЛИНА.
Кече Шилнә авылы.

Фото авторлардан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев