Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

БДИ: ничек җиңеп чыгарга?

Тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары өчен иң җаваплы вакыт – дәүләт имтиханнары чоры җитте. Быел тугызынчыны тәмамлаучы 305 бала һәм унберенчене тәмамлаучы 106 бала имтиханнар тапшырачак. Төп дәүләт имтиханнарыннан иң популяр предметлар – ИКТ, география һәм җәмгыять белеме. Бердәм дәүләт имтиханнарыннан сайлап алына торган иң популяр фәннәр – профильле математика, җәмгыять белеме һәм биология. Имтихан вакытында дулкынлануны ничек җиңәргә? Район мәгариф идарәсе педагог-психологы Эльвира Саматова үз киңәшләрен бирә.  

Файдалы алымнар

Имтиханга әзерләнү күп вакыт сорый, ләкин көнегезне тулысы белән бу эшкә багышларга кирәкми. Бер төрле эш белән озак вакыт шөгыльләнгәндә игътибар кими. Акыл эшчәнлеген хәрәкәтләнү белән алыштырыгыз. Саф һавага чыгыгыз, яраткан эшегез белән шөгыльләнегез. Шул ук вакытта тәнәфесне бик озакка да сузмагыз. 40-50 минут шөгыльләнгәннән соң 10-15 минут ял итеп алсаң яхшы.
Баш мие актив эшләсен өчен сыеклык күп кирәк. Шуңа күрә күп эчегез. Йокы һәм ял режимын саклагыз. Акыл эшчәнлеге бик актив файдаланылганда йокы вакытын бер сәгатькә озайту мөһим.

Материалларны өйрәнгәндә киңәшләр

Иң мөһиме – теманы дөрес вакытта кабатлау. Өйрәнгәннән соң 15-20 минут эчендә, 8-9 сәгатьтән соң һәм 24 сәгатьтән соң кабатлап алу нәтиҗәле. 
Материалны йоклаганчы 15-20 минут алдан һәм иртән – баш ял иткән килеш кабатлау файдалы. һәр кабатлау вакытында хаталарга игътибар итәргә һәм иң авыр урыннарны билгеләргә кирәк.
Әгәр материалны текстка якын итеп, үз сүзләрең белән сөйләп карасаң, кабатлау тагын да нәтиҗәлерәк булачак. Өйрәнгәнне 2-3 минут эчендә искә төшерә алмасагыз, текстка кире кайтып  өйрәнү кирәк. 
Мәгълүматны озак вакытка башыгызга сеңдерү өчен кабатлауны бер тәүлектән, ике тәүлектән соң башкарырга һәм шулай итеп вакытны арттыра барырга киңәш ителә. Мондый ысул кулланганда материал озак вакыт  хәтердә саклана.

Имтихан алдыннан

Күпләр имтиханга тулысынча әзерләнеп бетү өчен имтихан көне алдыннан бер төн җитми дип саный. Бу дөрес түгел! Кичтән үк әзерләнүеңне туктат, душка кер, саф һавада йөр. Иртән кәефең яхшы булсын, үзеңне  яхшы хис итәр өчен кирәгенчә йокла. 

Имтихан – үзеңнең 
бар мөмкинлекләреңне һәм сәләтеңне күрсәтергә кирәк булган үзенчәлекле көрәш.

Имтихан бирү пунктына син соңга калмыйча, иң яхшысы, ярты сәгать алдан килергә тиеш. 


Имтихан вакытында

Фикереңне тупла! Тестны якынча үтәгәннән, аңлашылмаган урыннарны билгеләгәннән соң, фикереңне тупла, әйләнә-тирәдәгеләр турында оныт. Бу вакытта син биремнәр һәм тест өчен бирелгән вакыт турында гына уйларга тиеш.  Кабаланмый гына ашык! Вакытның чикле булуы синең җавапларның сыйфатына тәэсир итәргә тиеш түгел. Җавапны язганчы, сорауны тагын бер кат укып, чыннан да дөрес аңлавыңны, синнән нәрсә таләп ителгәнен тикшер.  
Җиңелдән башла! Белгән сорауларыңа беренче итеп җавап бир, шикләнгәннәрен, бераз уйларга кирәкләрен ахырга калдыр. Ул вакытта син тынычланырсың, башың төгәл һәм ачык эшли башлар, эш ритмына керерсең һәм көчең авыррак сорауларга юнәлтелер.
Үткәреп җибәр! Авыр яки аңлашылмый торган биремнәрне үткәреп җибәр. Исеңдә тот, текстта син җавап бирә алырлык сораулар барыбер булачак. Үзең белгән сорауларга барып җитә алмыйча, кыен биремнәрдә тукталып калсаң, билгеләнгән вакыт эчендә җыярдай балларыңны да җыя алмаячаксың.
Биремне ахырына кадәр укы! Ашыгу биремнең башын гына төшенеп, ахырын үзеңчә генә аңлауга китерергә тиеш түгел. Бу иң җиңел сорауларга да хаталы җавап бирүгә китерергә мөмкин. 
Алдагы бирем турында гына уйла!  Яңа биремгә күчкәч, эшләгәне турында бөтенләй оныт.  Кагыйдә буларак, тексттагы биремнәр бер-берсенә бәйле булмый, бер-берсен кабатламый. Шуңа күрә бер бирем җавапларында кулланган белемне икенчесендә файдаланып булмый. Бу киңәш икенче акыллы киңәшкә барып тоташа – үткән биремгә тешең үтмәгән булса, әлеге уңышсызлык турында оныт. Һәр яңа биремдә яңа очколар җыю мөмкинлеге турында гына уйла.
Хаталардан курыкмагыз. Бары тик берни дә эшләмәгән кеше генә ялгышмый. Тормышта авырлыклардан качарга тырышкан кеше түгел, үзенә максат куйган кеше уңышка ирешә. 
Ышаныгыз, мәктәптә укыган кешенең барысы да БДИны тапшыра ала. Барлык биремнәр дә мәктәп программасы нигезендә төзелгән. Тиешле дәрәҗәдә әзерләнсәгез, имтиханны җиңәчәксез.

ТДИ үткәрү графигы 
(төп этап)
24.05    чит тел
28.05    рус теле
30.05.    җәмгыять белеме
01.06.    татар теле
04.06     җәмгыять белеме, ИКТ, география, физика
06.06.    математика
11.06.    әдәбият, ИКТ, физика, биология
14.06.    тарих, химия, география
    

БДИ үткәрү графигы 
(төп этап)
27.05.    география, әдәбият
29.05.    математика (профиль һәм база)
31.05.    химия, тарих
03.06.    рус теле
05.06.    физика, инглиз теле (язма)
07.06.    инглиз теле (телдән)
10.06.    җәмгыять белеме
13.06.    ИКТ, биология

 

 ТУКЛАНУ 

Баш мие организмга кабул ителгән азык исәбенә эшли. Энергиянең төп чыганагы – глюкоза, Ул икмәк, макарон кебек углеводларга бай ризыкларда була. Баш миендә энергия бик аз күләмдә саклана. Тулы көченә эшләсен өчен аны һәрдаим баетып торырга кирәк. Шуңа күрә имтиханга әзерләнгәндә диеталарыгызны калдырып торыгыз, тиешенчә тукланыгыз, файдалы витаминнар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр ашагыз.

  • КАПКАЛАП АЛУ

Составында шикәр күп булган шикәр, шоколад, конфет, печенье кебек ашамлыкларны кулланмаска тырышыгыз. Дөрес, алар күпмедер вакытка көч бирер, ләкин бик тиздән сез үзегезне тагын да арыганрак һәм талчыкканрак итеп сизәрсез. Чипсы ашаудан тыелыгыз. Анда май күп, болай да борчулы вакытта ашказанына мондый ризыкны эшкәртү авыр булачак. Бик нык ашыйсыгыз килсә, җиләк-җимеш, киптерелгән җимеш, бутерброд, аш шулпасы, тозлы булмаган чикләвек, йогурт, яңа гына әзерләнгән сөт коктейле, я булмаса сыр кисәге ашап карагыз.

  • ЭЧЕМЛЕКЛӘР

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, сыеклыкны күп эчкән балалар фикерләрен тиз туплыйлар, яңа мәгълүматны тиз эләктерәләр һәм баш авыртуыннан аз интегәләр. Шөгыльләнгәндә өстәлегездә шешә яки кувшин белән су тотыгыз. Составында шикәр күп булган эчемлекләр кулланмау яхшы, чөнки аларны эчкәннән соң ук көч бетә. Имтихан биргән көнне мөмкин кадәр күбрәк итеп су эчегез, ләкин сыеклык тулысынча организм аша үтсен, кабинетка кереп утыргач сезгә бертуктамый бәдрәфкә йөрергә туры килмәсен өчен алданрак эчеп куюыгыз яхшы.

  • СТРЕССКА КАРШЫ 

Көндезге аш вакытында яки капкалап алганда укып, өйрәнеп утырмагыз – дәреслекләрне кулыгызга алганда үзегезне чыннан да ял иткән итеп тою өчен ашауга махсус вакыт бирегез. Истә тотыгыз, имтиханнар чорында да спорт белән шөгыльләнү, дуслар белән аралашу комачауламаячак, киресенчә, алар стрессны киметергә булышачак.  

  • УКЫГАН ВАКЫТТА

Имтиханнарга әзерләнү чорында диетологлар көненә ким дигәндә дүрт мәртбә тукланырга киңәш итәләр. Өстәлдә диңгез балыгы һәм фасоль, тимергә бай киптерелгән җимешләр, яшелчәләр һәм майсыз ит булса яхшы. Алар игътибарны яхшырта. Цитруслыларда, кәбестәдә һәм помидорда була торган С витамины стресстан котылырга ярдәм итә. Ә сөт продуктларындагы кальций нерв системасының уңай эшләвенә булыша. 
Ризык кабул итү арасында тамагыгыз ача икән, иң яхшысы, кара шоколад кисәкләре, чикләвекләр, җиләк-җимешләр кабып куегыз. Ә менә укыган вакытта ашау, чәйнәү киңәш ителми, укыган юлларыгыз ашамлык белән 10 минутта «юылып» бетәчәк.
ИМТИХАН АЛДЫ ТӨНЕ 
Макарон, дөге ярмасы, бәрәңге һәм ипи бик файдалы булачак һәм тыныч итеп йокларга мөмкинлек бирәчәк. Җылы яки кайнар сөт шулай ук тәмле йокы вәгъдә итә. Кофе, чәй, кола куллану кирәкми. 
ИРТӘНГЕ АШ 
Имтиханга барыр алдыннан иртән аксымга бай ризыклар ашагыз. Аларга йомырка, фасоль, гөмбә, бал, солы боткасы керә. Әгәр сез бик нык борчылсагыз, бер-ике банан, йөзем җимеше ашагыз яки сөтле-җимешле коктейль эчегез. Бу ризыклар имтихан вакытында сезгә нык ярдәм итәчәк. 

Чыганак: kuking.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев