Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Күзләрендә очкын, йөрәкләрендә ялкын

Бу көннәрдә республика буйлап үзешчән ветеран-башкаручыларның "Балкыш" фестивале атлый. Районның өлкән яшьтәге артистлары башта фестивальнең Мусабай Завод авылы мәдәният йортында үткән сайлап алу турында катнаштылар. Аннары 19 иҗат номерының 10ысы зона этабына чыкты һәм җиңүчеләр узган атнада Яр Чаллының "Энергетик мәдәният сараенда үзләрен сынадылар. Әйтергә кирәк, үзешчән артистларыбыз бик тә...

Фестивальне республика ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасы Татарстан Хөкүмәте белән берлектә оештыра. Оештыру комитетын Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе җитәкли. Чара татар мәдәниятен баету, өлкән яшьтәгеләрне иҗатка тарту һәм талантларын халык игътибарына тәкъдим итү максатларын күздә тота. Мондый фестиваль быел беренче тапкыр уза, киләчәктә һәр ел саен үтәр дип планлашлаштырыла.

Ветераннар, гомумән, бик актив халык. Җәмәгать тормышында дисеңме, менә шушындый мәдәни чараларда булсынмы - берсеннән дә читтә калмыйлар, катнашырга, үз фикерләрен белдерергә, талантларын күрсәтергә һәрвакыт ашкынып торалар. Чараны алып баручы Гөлзада ханым Рзаеваның сүзләренчә, алар гадәти тормыш белән генә яши белми, алар гөрләп яши, аларның йөрәкләрендә ялкын, күзләрендә очкын. Ветеран-башкаручыларның район эчендәге ярышы да бик кызу барган иде, Актаныш, Минзәлә, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама районнарыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән җыелган халык алдында чыгыш ясаганда да сынатмадылар тукайлылар - һәр концерт номеры көчле кул чабулар белән үрелеп барды.

Җиде район арасында безнекеләр беренче булып сәхнәгә чыкты. Дистәләгән иҗат номеры арасында беренчеләрдән чыгыш ясау - үзе бер сынау. Башкалар сине күзәтеп утырып, үзенчә нәтиҗә ясый, синдәге хаталарны кабатламаска тырыша. Тукайлыларның тәүге номеры - Күзкәйнең Рафис Хәсәнов җитәкчелегендәге "Әллүки" фольклор коллективы чыгышы булды. Алар тамашачы игътибарына "Кичке уен" дигән сәхнәләштерелгән күренеш тәкъдим иттеләр. Бу ансамбльгә йөрүче үзешчәннәрнең сәхнәдә үзләрен ничек тотуларын элегрәк тә берничә мәртәбә күзәткәнем булды - чын артистлардан бер дә ким түгел дип сокланып кайта идем. Бу юлы да бар тырышлыкларын куйдылар күзкәйлеләр. Ул 60-70-80 яшьтәгеләрнең бию хәрәкәтләре генә дә ни тора! Ләкин, беренче чыккангамы, әллә гади чыгыш түгел, ярыш булгангамы, бераз каушап киттеләр кебек тоелды миңа. Бу минем күзлектән генә, бәлки жюрида утырган профессиональ артистлар башкача уйлагандыр.

Реклама

Аннары сәхнә түренә Ризван Хәким көенә "Өзгәләнә җаным" җыры белән Калмаштан Венера Вәлиева чыкты. Инде нык өлкән яшьтә булуына да карамастан, тавышы шактый көчле. Иске Дөрештән Гыйздулла Вәлиуллинның татар халык көенә "Илкәем" җырын башкаруын да зал көчле алкышлар белән кабул итте. Җырны тыңлаганнан соң "Булдыра!" дип бер сүз белән үз фикерен белдерде тамашачы. Кече Шилнәдән Нина Беспалова башкаруындагы "Волга-реченька глубока" рус халык җырын, Иске Гәрдәледән Нәхия Гыйльмиева башкаруында композитор Фәрит Хатыйпов көенә язылган "Ак күл" җырын, Күзкәйдән Рафис Хәсәнов башкаруында "Яшьлегемә кайтыр идем" җырын залда утырган һәркем бирелеп, бик яратып тыңлады. Новотроицкоедан Наилә ханым Әхмәтшина да "Яшьлегем эзләре" җыры белән тамашачының йөрәк түренә үтеп керә алды.

Кече Шилнәдән Татьяна Иванова һәм Күзкәйдән Зилә Халикова поэзия жанрындагы чыгышлары белән халыкның күңел кылларын тибрәттеләр. Тукайлыларның чыгышын Кече Шилнәнең Арби Велидов җитәкчелегендәге "Сударушка" фольклор ансамбле йомгаклады. Аларның "Как на горке, на гореньке", "Кума к куме приходила" дип аталган рус халык җырлары чын профессионалларча башкарылды. Соңыннан республика ветераннар (пенсионерлар) җәмәгать оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков, ветеран үзешчәннәрнең барысына да рәхмәтен әйтеп, аларны катнашучы дипломнары белән бүләкләде.

Шулай итеп, хөрмәтле ветеран үзешчәннәребез икенче баскычны да үтте. Бу этапның җиңүчеләре фестивальнең Казанда үтәчәк йомгаклау гала-концертына барачак. Бездән кемнәр үтәр - газетаны басмага җибәрер алдыннан әле бу турыда мәгълүмат юк иде. Ничек кенә булмасын, өлкәннәребезнең һәрберсе игътибарга лаек. Һәм халык артистларыннан, танылган сәнгать эшлеклеләреннән торган жюри аларның хезмәтен лаеклы бәяләр дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният мәдәният йорты “Балкыш” фестивале

2
X