Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Кеше никадәр бөек булса, шул хәтле гади, – бу сүзләр аның турында»

15 февраль Россия һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам ага Шакировның туган көне, мәшһүр җырчыбызга 83 яшь тулды. 16 февраль, 14 сәгатьтә Яңа Бүләк мәдәният йортында «Илһам моңнары» дип исемләнгән районкүләм концерт оештырыла. Легендар якташыбызның туган көненә багышлап газетабызда ел саен язмалар бастырыла. Яңа Бүләк...

Хәмдүнә Тимергалиева, Татарстанның халык артисты

«Илһам Шакиров белән бергә без 1981 елны эшли башладык - беренче концертыбыз Ульяновск өлкәсендәге Кулатка җирлегендә узды. Аңынчы күрешеп, аралашкан булды, ә концертлар белән йөргән юк иде. Яшь җырчы килеш Илһам Шакиров группасына эләгү минем өчен бер могҗиза булды, чөнки минем өчен Илһам абый үрелеп буй җитмәслек дәрәҗәдә, мин аңа әле дә табынып яшим. Гасырга бер килгән җырчы ул. Мин аның тавышын, җыр сәләтен океанга, җирләргә, күкләргә, табигатькә, урманда сайраучы кошларга тиңләр идем. Концертлар белән миңа чит илләрдә күп булырга туры килде, төгәл әйтә алам - татар яшәгән җирдә Илһам Шакировны белмәгән кеше юк. Ул безнең зур байлыгыбыз, сәнгатебезнең иң югары ноктасы. Мин үземне бик бәхетле кеше дип саныйм - Илһам Шакиров минем тормышымда зур роль уйнады. Аның белән бергә концертларда йөргәндә, мин һәрбер җырын сәхнә артында басып тыңлап тора идем, аны тыңлап, җырларга өйрәндем дип әйтә алам. Җырчы гына түгел, шәхес буларак та тәрбияләде мине Илһам абый. Әле эшли генә башлаган чагым иде, ул мине «Ык буйлары» җыры композиторы Касыйм Бакиров белән таныштырды. Бөек Ватан сугышында Касыйм абый авыр җәрәхәтләнә, сукырая. Шулай да пианинода уйнарга өйрәнә, көйләр яза. Минем өчен Касыйм абый һәм аның язмышы белән танышу үзенә күрә бер гыйбрәт булды.

Илһам абый үзе дә ачлык-ялангачлыкны татып үскән кеше. Әтисе Гыйльметдин репрессиягә эләккәннән соң, Шакировлар гаиләсе өчен бик авыр тормыш башланган. «Абый чабата үрә иде, мин чыра тотып, яктыртып торам. Күз йомылып, йокы баса башласа, абый шөшле (редакциядән: чабата ясаганда куллана торган корал) белән башка сугып уятып җибәрә», - дип искә төшерә иде Илһам абый балачак елларын. Чабаталарны үргәч, аларны Теләнче Тамак авылына ярминкәгә сатарга алып барганнар. Шулай бер ярминкәдән Зәйнәп апасы күмәч алып кайткан, ләкин кечкенә Илһам аны ашый алмаган, ачлыктан авызы корышкан. Шундый михнәтләр күреп үскән Илһам абый бик кешелекле, сабыр, ярдәмчел. Кайвакыт чагыштырам: хәзер кайбер үзләрен «бөек җырчы» дип санаучылар яшь артистлардан көләләр, Илһам Шакиров гадел кеше, беркайчан да яшьләрне кимсетмәде, кыерсытмады, аларга ярдәм итте. Кеше никадәр бөек булса, шул хәтле гади, - бу сүзләр аның турында. Гомумән, нәрсә әйтсәң дә, аз булыр сыман. Югары эрудицияле, зыялы шәхес Илһам Шакиров, татар фольклорын аңардан да яхшырак белгән җырчы юктыр. Исеме дә бит аның җисеменә туры килгән: илһамлы Илһам.

Авырлыклар күп күрсә дә, шаяннарның да шаяны Илһам абый. Ул Әлфия апа Авзалова белән очрашып сөйләшкәндә - аларны тыңлап, көлә-көлә хәлләр бетеп, авызлар иләктәй була иде. Уйлап чыгарган вакыйгалар түгел, тормыш хәлләрен шулай кызык итеп сөйлиләр иде алар. Көчле рухлы буын вәкилләре Әлфия апа да, Илһам абый да, алардан үрнәк алырлык. Уйлап карасаң, татар яшәгән һәрбер шәһәр, һәрбер авылда диярлек аларның концертлары уза иде. Әле бит нинди шартларда җырлаганнар! Ат арбаларына, кышын ат чаналарына утырып авылларга барганнар, салкын клубларда чыгыш ясаганнар. Шулай да җор телле, шат күңелле булып кала белгәннәр».

Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артисты

«Мин Илһам абый Шакиров белән Ваһапов исемендәге татар җыры фестивале концертларында очрашканым булды. Ул һәрвакыт күтәренке күңелле, аралашучан, гел шаян сүзләр сөйләп көлдерә. Бер мисал: бергә гримеркада утырган чакта бер яшь кыз килеп керде дә, Илһам абыйдан сорый: «Сезгә нинди су кирәк - газлымы, газсызмы?». Ул шундук җавап та бирде: «Нинди су булса да ярый, сыек кына булсын». Шул ук вакытта Илһам Шакиров бик тирән уйлый торган, фәлсәфи кеше, аның эчке дөньясы бай. Белеме дә күпкырлы, аның белән сөйләшеп утыруны татар иҗатының энциклопедиясен уку белән чагыштырып була.

Иҗади яктан Илһам абыйны беркем белән дә чагыштырып булмый, ул бердәнбер. Аның табигатьтән бирелгән моңы, тавышы, сәләте, консерватория белеме белән кушылган һәм безнең сәхнәдә Илһам Шакиров дигән уникаль күренеш барлыкка килгән. Искитмәле моң һәм югары дәрәҗәдәге профессиональлек, халык җырларын академик вокал белән башкару - Илһам абыйның үзенчәлеге.

Татар җырын җиренә җиткереп башкарудан тыш, Илһам абый татар эстрадасына да күп яңалык, үзенең стилен кертте. Профессиональ яктан алдан күрә белгән, заманның сулышын ишетеп, аны җырларга керткән башкаручы ул. Илһам абый яздырган аранжировкалар һаман актуаль, яшьләр аларны яратып башкара. Мәсәлән, «Идел буе каеннары» җыры аранжировкасы ул вакыт өчен бик заманча яздырылган. Илһам Шакиров репертуары яшь җырчылар өчен алтын хәрефләр белән язылган үрнәк китабы».

Азат Тимершәех, Татарстанның халык артисты

«Илһам абыйның чыгышын беренче тапкыр 70нче елларда Актаныш районындагы Богады авылында күрдем. Урамда зур сәхнә кордылар, халык бик күп җыелган иде. Ике баянчы, берсе Ганс Сәйфуллин, икенчесен төгәл әйтә алмыйм. Сокландыргыч хәл: авыл урамында микрофонсыз башкарган җырларның һәрберсен халык тын да алмый тыңлады. Илһам абыйның тавышы шундый моңлы, кодрәтле көчкә ия, тамашачыларның күңелләре тулып, кемдер елый, кемдер үз уйларына чумып әкрен генә елмая...

Соңыннан безнең Илһам Шакиров белән концертларда очрашкан булды. Тормышның ачысын-төчесен күреп үссә дә, сәхнә артында гел шаярып сөйләшә Илһам абый. Һәм аның юморы һәрвакыт урынлы, мәгънәле. Тормышның кадерен белеп яши ул. Бик гадел һәм тыйнак кеше. Хәзер кешедән көлеп, гаеп табып йөрүчеләр күбәйде. Бу Илһам абыйга хас сыйфатлар түгел. Ул беркемне дә кимсетми, гайбәт сөйләми. Конкурсларда җюри рәисе булганда, ул җыр башкаруның сыйфат ягына карый. Яшь җырчыларга дөрес бәя бирә белә. «Бу егетнең киләчәге бар, тавышының диапазоны зур», - әлеге сүзләрне Илһам абый бик сирәк әйтә, әмма әйтсә, чынлап та, вакыт үткәч, ул югары бәя биргән яшь башкаручы танылган җырчыга әйләнә.

Татарны татар итеп таныткан, моңыбызны үстергән, халык җырларын сәхнәгә чыгарган кеше Илһам Шакиров. Аның иҗаты кабатланмас бер күренеш. Илһам абый ул берәү генә, җыр, сәнгать өчен туган шәхесебез ул».

Шәкүр, рэп башкаручы

«2007 елны туган көнемә бүләк итеп Адель Хәмзин ‹Бик еракта идек без» җыры ремиксына хип-хоп версиясен язды. Текстны 6-7 тапкыр үзгәртә торгач, җыр язарлык вариант барлыкка килде. Илһам ага белән шул җырны яздырганда таныштык. Башта ул әлеге җырны яңача башкаруны ишеткәч гаҗәпләнде. Ләкин безнең фикеребезне кире какмады, яңа версияне ошатты һәм без бергә җыр яздырдык.

Һичшиксез, Илһам ага Шакиров татар эстрадасында йолдыз исемен йөртергә лаеклы кешеләрнең берсе! Шулай да, аралашканда ул бик гади, юмор хисе иясе. Илһам ага үзен «Мин башка кешеләрдән өстен», - дип күрсәткәнен күрмәдем. Аның белән аралашканнан соң, бары тик яхшы тәэсир генә калды».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев