Якты юл
  • Рус Тат
  • Һөнәри осталык бәйгесе 

    Тукай районы мәгариф хезмәткәрләренең традицион һөнәри осталык конкурслары старт алды. «Ел укытучысы», «Ел тәрбиячесе» җиңүчеләре, гадәттәгечә, уку елының икенче яртысында ачыкланачак. Ә конкурсының сайлап алу туры декабрь аенда башланды.

    Хәзерге вакытта гаризалар кабул итү тәмамланып килә. Пандемия шартларында мәгариф идарәсе белгечләре укытучылар-ның һәм тәрбиячеләрнең дәресләрен читтән торып бәяли. Видеодәресләр буенча беркетмәләр төзелә, сайлап алу турының җиңү-челәре ачыклана. Январь аенда бәйгеләрнең муниципаль этабын уздыру планлаштырыла. Конкурста тәҗрибәле укытучылар гына түгел, яшь белгечләр дә катнаша, алар «Ел дебюты» номинациясендә көч сынаша.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: