Хөрмәтле мөгаллим алдында баш иям
Шимбә көнне укытучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәк. Күпме җылы сүзләр, чәчәк бәйләмнәре кабул итәчәк алар. Шундый уйларга ияреп, мин дә үземнең яраткан укытучым турында язарга уйладым.
Гомерен ана теле нигезләрен укытуга багышлаган Эльвира Нуретдинова үз һөнәрен яратып, бөтен көчен һәм тырышлыгын биреп башкара. Чын укытучы ул, диләр андыйлар турында. Белем багажы бай, тәҗрибәсе сокланырлык, үрнәк алырлык.
Эльвира апаның йортына килеп кергәч тә, монда уңган кеше яшәгәненә янә бер инанасың. Һәммә җирдә матур гөлләр үсеп утыра, өйнең стеналарындагы чәчәкләр төшерелгән рәсемнәрдән дә җылылык, нур иңә сыман.
Эльвира Роберт кызы тумышы белән Мусабай-Завод авылыннан. Сабый чакта ул артист булырга хыялланган. Укыган чакта мәктәптә узган кичәләрдә кечкенә йолдыз булып балкыган. Югары сыйныфларда исә, әти-әнисе сүзен тыңлап, укытучы һөнәрен сайлаган: Алабугадагы педагогия институтына укырга кергән.
- Гомеремне үсеп килүче яшь буынга белем-тәрбия бирүгә багышлаганыма бер дә үкенмим. Аларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли алуым өчен бәхетлемен. Ә артист булу турындагы хыялымны мәктәптә, балалар катнашуындагы театральләшкән тамашалар белән тормышка ашырам, - дип сөйләде Эльвира апа.
Институтны тәмамлап чыккач, татар теле укытучысы булып Кнәз мәктәбендә эшли башлый. Берникадәр вакыттан соң туган авылы Мусабай-Завод мәктәбендә мөгаллимлек итә.
Хезмәт сөючәнлеге, балаларны яратуы белән яшь белгеч шундук хезмәттәшләре арасында зур ихтирам казанды. Бүгенге көндә Эльвира апа - абруйлы укытучы. Аның укучылары төрле бәйгеләрдә уңышларга ирешәләр. Әйтик, "Олимпийский привет" дип исемләнгән республикакүләм бәйгедә алар лауреат исеменә, "Сәхнә көзгесе" конкурсында икенче дәрәҗә дипломга ия булдылар.
Ул үзе дә, укучыларына үрнәк булып, еш кына төрле һөнәри осталык бәйгеләрендә катнаша, югары нәтиҗәләргә ирешә. "Елның иң яхшы сыйныф җитәкчесе - 2013" бәйгесендә "Иң үрнәк укытучы" исеменә лаек булды.
Эльвира Роберт кызының гаиләсе дә үрнәк. Тормыш иптәше Илсөяр белән алар ике ул, бер кыз үстерәләр. Игезәк уллары Дамир белән Данир V сыйныфта белем алалар, кызлары Дания, өч кенә яшьтә булуга карамастан, әнисе кебек бик сәләтле. "Мини мисс Татарстан - 2013" бәйгесендә катнашып, "Иң шаян кыз" номинациясендә җиңүче булып танылды.
Эльвира апаның хезмәт сөючәнлеге, эчке һәм тышкы матурлыгы, сабырлыгы, көчле рухлы булуына мин чын күңелдән сокланып, аның алдында баш иям. Эшендә, хезмәтендә уңышлар, гаилә бәхете теләп калам.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
10 апрель 2021 - 14:10Үсенте нык – помидор уңышы мул Әйдәгез, бакча сезоны башланыр алдыннан яхшы уңыш алыр өчен ниләр эшләргә кирәк икәнен, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерик. Кайвакыт мул уңыш үстерү бик авыр кебек тоела. Ләкин куркырга кирәкми, бу һәркемнең кулыннан килә торган эш. Гади генә кагыйдәләрне дә белү җитә, калганы тәҗрибә белән килә.8300
-
10 апрель 2021 - 12:40Шәфкать ияләре турында язуыгызга рәхмәт «Якты юл» газетасының 19 март санында Тәнзилә Шәйхнурованың «Аның күңеле изгелектән тукылган» дигән мәкаләсе басылып чыкты. Рәхмәт редакциягә, кешенең күңелен җылытырлык, өметен уятырлык андый язмалар әледән-әле басылып тора.5600
-
10 апрель 2021 - 11:25Боерган – эшкә уңганнар авылы Ата-бабаларыбыз борынгы заманнардан ук нәсел, ыруг, җирлек шәҗәрәсен төзеп, килер буыннарга ядкарь итеп тапшыра килгәннәр. Буыннар чылбырын тоташтыручы шәҗәрә бәйрәме Боерган авыл җирлегендә узды.3900
-
10 апрель 2021 - 09:55Фотосурәтләрдә – район тарихы Районга Тукай исеме бирелүнең 45 еллыгы кысаларында без «Якты юл» газетасының 19 март санында (№19) танылган фотограф Николай Тугановның тарихи фотоларын бастырган идек. Әлеге сәхифә укучыларыбызда зур кызыксыну уятты. Алар бу фотоларның үзләрендә матур хатирәләрне яңартуын, танышларын, дусларын, туганнарын тануларын әйттеләр. Мөмкин булса, тарихи сурәтләрне бастыруны дәвам итүне сорадылар. Фотолар параллель рәвештә газетаның Инстаграм битендә дә урын алды. «Якты юл» битендә (instagram.com/yakti_ul) чыккан фотолар астында, әйтик, Калмиядән Ләйсирә Сәхибҗанова үз авылдашларын танып, «Безнекеләр Көлтә бәйрәмендә» дип язды. Мерәслеләр ат арбасында гармуннар уйнап җырлаучылардан үз авылдашларын таныды. Рус аккаунтында (instagram.com/svetlyj_put) аларның «Рәйхан» ансамбле үзешчәннәре икәнен билгеләп үттеләр. Савымчылар бәйгесендә төшкән фото астына «Мәгариф» колхозының алдынгы сыер савучысы Разия апа Мотыйгуллина» дип яздылар. Фәйрүзә Гыйльфанова исемле язылучыбыз «Калмия авылы апалары, егетләре. Күпчелеге инде бакыйлыкка күчте, урыннары оҗмахта булсын!» дигән комментарий калдырды.6100
-
9 апрель 2021 - 15:20Кикбоксинг осталары Бәтке авылы спортчылары Чаллыда 2008-2010 елгы балалар арасында кикбоксинг буенча Ачык Чемпионат һәм Беренчелектә катнаштылар.12000
-
9 апрель 2021 - 14:20Гаилә тарихында – гасырлар авазы Бу көннәрдә Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты оештырган «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» дигән шәҗәрәләр фестиваленең зона этабы бәйгеләре үтә.10800
-
9 апрель 2021 - 12:10Язгы эшләргә – сәйдәшлеләр үрнәгендә Районда язгы кыр эшләренә старт бирелде. Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалыкларның җитәкчеләре һәм белгечләре район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә «С. Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе»нә җыелып киңәшләштеләр. Сәйдәшлеләрнең эш оештыру үрнәге белән таныштылар. Россельхозцентр белгечләренең киңәшләрен тыңладылар.8400
-
9 апрель 2021 - 10:45Роксана – беренче! Тукай районы спортчылары бадминтон буенча Кама аръягы лигасы ТР шәхси кубогының икенче сайлап алу этабында катнашты.11600
-
9 апрель 2021 - 09:40«Миңнехуҗина» фермер хуҗалыгында үләннәрне тукландыралар Бакчасарай авылындагы «Миңнехуҗина М.Н.» фермер хуҗалыгы язгы кыр эшләренә кереште.12800
-
8 март 2021 - 14:08Тукай районы җитәкчеләре 8 март белән котлый
-
10 апрель 2021 - 14:10Үсенте нык – помидор уңышы мул Әйдәгез, бакча сезоны башланыр алдыннан яхшы уңыш алыр өчен ниләр эшләргә кирәк икәнен, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерик. Кайвакыт мул уңыш үстерү бик авыр кебек тоела. Ләкин куркырга кирәкми, бу һәркемнең кулыннан килә торган эш. Гади генә кагыйдәләрне дә белү җитә, калганы тәҗрибә белән килә.8300
-
25 февраль 2021 - 14:05«Мин башканы яратам» Үз исемемне язмавыгызны үтенәм. Хатымда да исемнәрне үзгәрттем. Бу хәлләрне дә башкаларга гыйбрәт булсын дип яздым.36100
-
22 февраль 2021 - 15:40Йорт бүлүгә барып җиттеләр Ана һәм бала, килен һәм кайнана мөнәсәбәтләре һәр гаилә өчен актуальдер, мөгаен. Минем дә бер гаилә тарихына күз саласым килә.36000
-
9 апрель 2021 - 10:20
-
9 апрель 2021 - 09:20Фаил Камаев «Якты юл»га язылды. Ә сез?..Тукай районы башлыгы 2021 елның икенче яртысына «Якты юл» газетасына язылды.12500
-
8 апрель 2021 - 13:38Автобусларны тикшерәләр Автобус йөртүчеләрнең гаебе аркасында чыккан юл-транстпорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, районда 8 апрельдән 15енә кадәр «Автобус» профилактик чарасы игълан ителде.18400
-
8 апрель 2021 - 12:05Аутизм: авыруларны ялгыз калдырмыйк! «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге педагоглары аутизм проблемасы турында мәгълүмат таралу көне кысаларында «Без төрле һәм без бергә!» дигән чара үткәрделәр.17000
-
8 апрель 2021 - 09:00Тоталь диктантка кушыл! Тукайлылар 10 апрельдә халыкара «Тоталь диктант» акцииясенә кушыла ала.13700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Якты юл ("Светлый путь")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47608 от 07.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Р.М. Закиев
Адрес редакции: 423807, РТ, г. Наб.Челны, пр. М.Джалиля, 46
Телефон редакции: 70-17-58 - редактор;
70-25-48 - бухгалтер;
70-17-43 - отделы писем и массовой работы;
70-16-86 - компьютерная группа.
yakti.ul76@gmail.com
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика