Мәктәпләрдә бердм дәүләт имтиханнарын тапшыру тәмамланды.
Мәәгариф идарәсе мәгълүматларына караганда, Тукай районы буенча БДИ нәтиҗәләре начар түгел. Быел да, узган елгы кебек, бер укучы имтиханын 100 баллга бирде. Ул – Комсомолец мәктәбеннән Ләйсән Тимергалиева (укытучысы Фәридә Кузнецова). Имтихан нәтиҗәләре буенча 13 укучының – 90нан, 37 баланың 80нән артык балл җыюы билгеле булды. Кызганычка каршы, 5 бала БДИ бусагасын үтү өчен тиешле балларны җыя алмады.
Хәзерге вакытта район мәктәпләре яңа уку елына әзерләнә. Аларның әзерлеге август аенда тикшерелеп бәяләнәчәк.
Нет комментариев