Якты юл
  • Рус Тат
  • «Истоки» – чишмә башы, елга башы...

    Бу көннәрдә район авылларында әнә шулай дип исемләнгән фольклор коллективларының сайлап алу турлары үтте. «Мәдәният - сәясәтнең аерылгысыз бер өлеше. Без мәдәниятне җәмгыятьнең цивилизациягә корылган нигезе, әхлакый кыйммәтләр җыелмасы, милли үзаң нигезе буларак кабул итәргә тиеш», - дигән иде Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегиясендә....

    Егерме сигез ел буе эшләп килә торган «Әллүки» халык фольклор ансамбле фестивальгә «Салкын чишмә» сюжетын әзерләгән. Чишмәләр... Һәр авылда бар иде салкын сулы бәллүр чишмәләр. Алар - безнең сабый чактан эчкән суыбыз, балачактан ук күңелләребезгә сеңгән тарихыбыз, рухи чыганагыбыз. Чишмәләргә багышлап күпме җыр, риватьләр язылган, легендалар туган. Күзкәйнең халык фольклор ансамбле коллективы үзенең чыгышында менә шуларны зур осталык белән чагылдырды.
    Сәхнәдәге чишмә буен гына күр! Гашыйклар юлдашы - каен «үсеп» утыра, сукмакка чуер таш түшәлгән, гөл-чәчәкләр, яшь наратлар тезелеп киткән. Чут-чут итеп кошлар сайрый, челтер-челтер килеп чишмә ага...
    Рафис Хәсәнов җитәкчелегендәге бу үзешчән коллектив әле күптән түгел, гөр килеп, «Аулак өй» программасы белән Казан телевидениесендә чыгыш ясап кайткан иде. Шул арада киң планлы «Салкын чишмә» күренешен дә искиткеч матур, инандырырлык итеп куйдылар.
    Электәге яшьләребез кигән бәби итәкле күлмәкләр, чигелгән алъяпкычлар, тасмалар тагылган озын толым, ак оекбашлар, хәрәкәтләрдәге тыйнаклык, борынгы уеннар, онытыла башлаган җырлар һәм күңелнең иң нечкә кылларын тибрәндерә торган гармуннар. Ул да түгел, курай тавышы ишетелә (Күзкәйне элек курайчылар авылы дип йөрткәннәр). Курайчысы - зифа буйлы кыз бала (Айгөл Шәйхетдинова). Салкын чишмәгә йөрәк серен сөйләргә килгән ул. Элек бит гашыйклар йөрәк серләрен я җыр, я гармун, я булмаса моңлы курай аша чишмәгә сөйләгәннәр. (Бу хакта күпме риваятьләребез бар). Курай тавышын ишетеп килгән үсмер малайның да (Данил Зарипов) өйрәнәсе килә һәм ул курайчы кыз уйнарга өйрәтсен өчен аңа бик матур итеп биеп күрсәтә. Бизәкле көянтә-чиләкләр аскан кыз күренә (Ләйлә Минһаҗева), ай-һай, суга гына килде микән ул? Ат кешнәгән тавыш ишетелә. Кулына алтыдан үрелгән каеш чыбыркысын тоткан, чибәр егет (Салават Шәрипов) ат эчерергә килә. Чишмә буендагы очрашуның хикмәте менә нәрсәдә икән - егет белән кыз тыйнак кына кичке уенда очрашырга вәгъдә бирешәләр. Һәм менә бу күренеш шул кадәрле оста, тыйнак, нәкъ менә борынгыча куелган иде.
    Яшьләрнең кичке уенга җыелу күренеше үзе бер табыш - өч төркемдә өч гармунчы, һәр төркемнең үз җыры - инде онытылып барган җырларыбыз. Чишмә буен күмәк җырлар яңгыратты, дәртле биюләр (ансамбльдә ир-егетләрнең күп булуы үзе бер матур күренеш), борынгы уеннар күңелләрне кузгатты. Әйтерең юк, күп гомер юлын узган мин фәкыйрегезне бу тамаша яшьлек елларына алып кайтты. Барысы да шул кадәрле чын, табигый иде. Программаны әзерләүгә күп көч, тырышлык куелган, иҗади табышлар - коллективның хәзинәсе.
    Фольклорны халык җәүһәрләрен саклау чарасы диләр. Ничә еллар инде Күзкәй «Әллүки» халык фольклор ансамбле шушы изге эшкә хезмәт итә. Инде буыннар алмашынды, яңа кешеләр, яшьләр килде. Димәк, бу үзешчән коллективка ныклы нигез салынган булган һәм ул бүген дә яши, иҗат итә, аны саклап яшәтүче ихлас затлар бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: