7 февраль 2014 яңалыклары
-
7 февраль 2014 - 10:06Безнең нәни йолдызлар – «Туым җондызы»ның республика этабы җиңүчеләреБорды авылының «Тәңкәләр» һәм Мәләкәснең «Питрау» фольклор ансамбленең кече төркеме һәм Бордыдан җырчы кыз Диана Чернова «Туым җондызы» фестиваль-конкурсының республика этабында катнаштылар.
-
7 февраль 2014 - 08:57Авылның киләчәге – фермерларда һәм эшмәкәрләрдәБу ел ат елы булганлыктан, күңелгә бер уй килде: районда күпләп ат үрчетүчеләр, ат асраучылар бармы икән? Мөгезле эре терлек, кош-корт үстереп сатучылар турында еш кына язсак та, ат асраучыларны, ничектер, бик искә алмыйбыз. Ат асраучылар да бар икән. Шундыйларның берсе Сәмәкәй авыл җирлегендә яши. Бу төбәктә фермерлык, эшмәкәрлек белән...
-
7 февраль 2014 - 08:29Бәткенең «Вдохновение» клубы тирә-юньгә күтәренке кәеф өләшәБәтке авыл китапханәсе алдында 1990 елдан бирле «Вдохновение» клубы уңышлы эшләп килә. Китапхәнәчеләр Галина Лысанова белән Татьяна Романова үз эшләрен бик яратып башкаралар. Алар тырышлыгы белән китапханәдә хезмәт ветераннары һәм инвалидлар белән очрашулар, «Ладушка» ансамбле чыгышлары һ.б. кызыклы чаралар үткәрелеп килә. Сүз уңаеннан, әлеге ансамбль быел үзенең 20 еллык юбилеен...
-
7 февраль 2014 - 06:56Балалар интернет-конкурста катнаша алаБөтендөнья татар конгрессы 3 яшьтән 14 яшькәчә балалар арасында «Бәхетле балачак» дип аталган иҗат эшләре интернет-конкурсы үткәрә. 1 гыйнвардан башланган бу бәйге 1 июньгә кадәр дәвам итә. Балалар конкурска рәсемнәр, кул эшләре (фотога төшереп), хореография, вокал, сынлы сәнгать әсәрләре (видеосюжетлар рәвешендә), әдәби әсәрләр тәкъдим итә алалар. Эшләрне һәм махсус форма...
-
7 февраль 2014 - 06:21«Истоки» – чишмә башы, елга башы...Бу көннәрдә район авылларында әнә шулай дип исемләнгән фольклор коллективларының сайлап алу турлары үтте. «Мәдәният - сәясәтнең аерылгысыз бер өлеше. Без мәдәниятне җәмгыятьнең цивилизациягә корылган нигезе, әхлакый кыйммәтләр җыелмасы, милли үзаң нигезе буларак кабул итәргә тиеш», - дигән иде Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегиясендә....
-
7 февраль 2014 - 06:10Ауда иптәшен аткан Ивановны мәрхүмнең якыннары кичердеРайон судында узган көздә булган фаҗигага нокта куелды. 24 ноябрьдә Яңа поселогы ягында ауга чыгучыларның берсе, мылтыгын корганда, ялгышлык белән иптәшен атып үтергән иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ФГКУ 15 отряд башлыгы М. Ивановка карата РФ Җинаятьләр Кодексының 109 маддәсенең 1 кисәге буенча, саксызлык аркасында үтерүдә гаепләнеп, җинаять эше ачылды....
-
7 февраль 2014 - 06:03Салкыннар китәргә ашыкмыйБүген төнлә район авылларында һава температурасы 45 градуска хәтле җиткән. - Укырга килгән укучылар бик аз. Иртән термометрлар 37 градус салкын күрсәтте, - ди Иштирәк мәктәбенең уку-укыту мәсьәләләре буенча директор урынбасары Венера Хәйретдинова.