Бу ел ат елы булганлыктан, күңелгә бер уй килде: районда күпләп ат үрчетүчеләр, ат асраучылар бармы икән? Мөгезле эре терлек, кош-корт үстереп сатучылар турында еш кына язсак та, ат асраучыларны, ничектер, бик искә алмыйбыз. Ат асраучылар да бар икән. Шундыйларның берсе Сәмәкәй авыл җирлегендә яши. Бу төбәктә фермерлык, эшмәкәрлек белән...
Ләкин эш кешесе бер урында утырмый бит ул: кайсысы эш белән шәһәргә яисә башка районга бара, кемдер әлегә ял итәргә уйлаган - саный калсаң, сәбәпләр чыгып кына тора. Шулай да аптырап, югалып калмадык. Әлегә укучыларыбызга Күгәш авылында атлар асраучы шәхси фермер Вахит Тәхәвиев белән Сәмәкәй авылында Павел Кириллов оештырган тегү цехы эшчәнлеге турында сөйлик дип юлга кузгалдык.
Күгәшкә килгән һәркем авылга кергәнче юлның сул ягында пөхтәләп акшарланган, бер рәткә тезелеп утырган фермаларны шәйләми калмагандыр. Шунда асрый да инде атларын фермер Вахит Тәхәвиев.
- Мин 2006 елдан бирле шәхси ферма тотам, - дип хуҗалыгы белән таныштырырга тотынды Вахит абый. - Эшне башлаганда мөгезле эре терлек асрый идем. Күп еллар үгез, сыер үстереп, ит сату белән шөгыльләнгәч, ат асрап карарга булдым. Чөнки ит сатудан артык керем алып булмады. Сөт, ит малы тотучылар районда шактый бит, шәһәр якын булгач, көндәшлек дигәне дә бар. Мөгезле эре терлектән аермалы буларак, атлар карау күпкә ансатрак, - диде. - Җиңелрәк дисәм дә, чыгымнары бер дә ким түгел икән.
Атлар сатып алып асрый башлаганнан бирле артык керем ала алмаган әле Вахит абый. Узган елдан башлаган эшнең хәзергә чыгымнары гына бар. Токымсыз бер атның якынча бәясе - 50-55 мең, токымлысы 100 мең сумга гына сатылуын, ашатуга-эчертүгә киткән акчаларны саный китсәң, ат асрауның җиңел табыш бирә торган тармак түгеллегенә төшенәсең. Шулай да, Вахит Тәхәвиев борчылырга, хафага бирелергә яратмый. Тырышып эшли бирә. Керем алу өчен вакыт кирәген дә ап-ачык аңлый ул.
Вахит абыйның биләмәсендә барлыгы 56 ат бар. Шуларның 5се - токымлы чабыш аты, 14е - колын, калган 37се - токымсыз, гади атлар. Чабышкылар арасында нинди генә токымлылары юк: американский, русский, орловский дигәннәре дә, буденов токымлысы да бар. Аларның һәркайсын Вахит абый бик җентекләп карап, сайлап алып кайткан. Әйтик, русский токымлы Ферзь кушаматлы чабышкысы - Чистай якларыннан. Араларында күрше республикадан сатып алынганнары да бар.
Фермерның горурлыгы исә - Кадар кушаматлы, русский токымлы чабышкы ат. Узган елгы Чаллы Сабан туенда икенче урынны яулаган.
- Атларны үстереп, сатып җибәрәсездер инде? - дип кызыксынгач, Вахит абый:
- Сатарга тырышабыз инде. Шөкер, атлар белән кызыксынучылар күбәйде хәзер. Нигездә, токымлы атларны яраталар. Башкортостаннан да, районнан да кешеләр күп килә. Күпчелек яшь егетләр кызыксына.
Бия сөтеннән кымыз шәп була, дәвалау сәләте дә бар. Ниятем - бу малларны ишәйтеп, кымыз җитештерүне башлап җибәрү, - ди Вахит абый. Ферманы караган чакта шунысына гаҗәпләндем: биредә шундый чисталык, пөхтәлек, бер начар ис тә юк. Хуш исле печән белән салам исе генә килә. Аннан кала монда, бигрәк тә токымлы атлар асрала торган сарайда җылы. Аларга суны да җылытып эчерәләр. Бер атка көненә 6 килограмм солы бирелә. Азыкны алдан хәстәрләп куйганлыктан, ашату ягыннан бернинди авырлык та юк. Җәйдән үк 150 тонна печән әзерләгәннәр, гектарыннан якынча 20 центнер арпа үстереп, җыеп, җитәрлек хәстәрләп куйганнар. Фермер хуҗалыгының азык әзерләү өчен МТЗ-82, яңа «Белорус» тракторлары, 2 комбайны бар. Витаминнар белән баетылган азык турында да онытмыйлар, атларның сәламәтлеге турында да даими кайгыртып кына торалар биредә.
Хуҗалыктагы бар эшне дә Вахит абый үзе генә башкарып чыга алмый, әлбәттә. Шуңа күрә аңа кияве Илназ, кодасы Вәгыйзь абый булыша. Алардан кала ярдәмгә тагын ике эшчеләре дә бар.
- Сөйләсәң проблемалар да, уңай яклар да бихисап инде. Ләкин гел авырлыклар турында уйлап йөрсәң - эш бармый ул. Кечкенәдән үк атларга карата мәхәббәтем көчле иде, шуны истә тотып, яхшыга өметләнеп яшим, - диде хушлашкан чакта Вахит абый.
Вахит Тәхәвиевның сүзләрендә дөреслек тә, зирәклек тә бар. Чыннан да, керем алам дип, кыенлыклардан куркучы кеше фермерлык белән шөгыльләнә алмыйдыр ул. Вахит абыйның үҗәтлегенә, тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Шундый күңелле, мөлаем кешегә хезмәтендә уңышлар, яңадан-яңа үсешләр теләп хушлашканнан соң, Сәмәкәй авылына юл тоттык.
Сәмәкәйдәге тегү цехы инде өченче елын эшләп килә. Ачылган гына мәлендә цех авыл клубы бинасының икенче катындагы ике бүлмәдә урнашкан иде. Шул вакытта килеп, эшмәкәр белән очрашып-сөйләшеп алганнар истә әле. Ике ел эчендә ниләр үзгәрде икән дип килсәк, ни күрик - эшләр гөрли.
Үзгәрешләрнең беренчесе: цех хуҗасы Павел Кириллов яңа бина төзеп, эшчеләрен хәзер шунда урнаштырган. Урыннары артык иркен булмаса да, иң мөһиме биредә җылы, эш өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган.
- Клуб бинасында эшләгәндә, бик салкын көннәрдә эшкә чыкмый идек. Чөнки бүлмәләрне җылытып бетерерлек түгел. Менә хәзер, Аллага шөкер, шушы бинаны җиткереп, җылыда рәхәтләнеп эшлибез, - дип сөйли үзгәрешләр турында Павелның әнисе Фагыйлә ханым. - Коллективыбызга килгәндә, ул эллекечә - кечкенә генә, әмма бик дус һәм тырыш. Бер ишеләре Сәмәкәйдән булса, күрше Сәет авылыннан, хәтта Минзәлә районыннан да килүчеләр бар. Арабызда эшләүче Халисә Исламованы аерым билгеләп үтәрлек. Ул 65 яшендә бездә өйрәнчек булып йөри, бик тырышып эшли. Иртән беренче булып килә, иң соңгы булып кайтып китә. Аңа сокланып карыйбыз, - дип елмаеп куйды хуҗа.
Фагыйлә Әсһәровна - биредә бөтен эшне оештыручы да, чималны барлап, кисүче дә, тегүче дә. Эчендә кайнагач, һәрнәрсәне энәсеннән җебенә кадәр белә, кирәк икән, үзенең кул астында эшләүчеләргә ярдәмгә дә килә.
Тегү цехы җитештергән товарга килгәндә, биредә балалар киемнәре тегелә. Төркиядән кайтартылган сыйфатлы тукымадан уңган куллар сабыйларга эчке киемнәр, күлмәк-чалбар тегәләр. Кирилловлар сатып алучыларның мәнфәгатьләрен дә кайгыртып торалар: товарның ассортиментын киңәйтергә, һәр эшләнмәне сыйфатлы итеп башкарырга тырышалар. Шул нияттән тегү машиналарын да яңартканнар. Элек кул белән эшләнелә торган кайбер операцияләрне хәзер яңа тегү машиналары башкара. Биредә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары да арткан. Баштарак, көненә 250 сум акча яза торган булсалар, бүгенге көндә 400 сум түлиләр.
Җитештергән товарны исә Кирилловлар Чаллы шәһәрендәге "Ассорти" базасындагы үз сәүдә ноктасында күмәртәләп саталар. Сәмәкәйдә тегелгән сыйфатлы, күз явын алырлык киемнәрне шәһәр халкы гына түгел, Сарман, Зәй ише районнардан да яратып алалар.
Авыл тормышы өчен әлеге бизнесның тагын бер уңай ягы: җәйге чорда тегү цехы мәктәп балаларын да, ялга кайткан студент халкын да эш белән тәэмин итә.
- Эшләргә теләге булган балаларны һәм яшьләрне вакытлыча эшкә бик теләп алабыз. Алар исә үзләрен сынатмыйлар, эшкә җаваплылык белән карыйлар, һәрнәрсәне җиренә җиткереп башкаралар, - дип җөпләп тә куйды Фагыйлә ханым.
Төсле-төсле тукыма төргәкләре, киштәләргә тезелгән әзер товар арасында утырган ханымнарның кулларыннан бер генә минутка да эшләре төшмәде. Зыр-зыр килеп әйләнгән кәтүк, эшләп торган машина гөрелтесе арасыннан аларның көлешеп куюлары да, бер-берсен шаяртып алулары да күңелле иде.
Шулай бергә аңлашып, һәрнәрсәне күмәк көч белән башкарганга, күрәсең, цехның эшкә кытлыгы юк: эшлә дә эшлә генә. Киләчәктә дә шулай булсын. Авыл өчен бик кирәк ул шәхси бизнес та, фермер хуҗалыклары да, эш урыннары да.
Менә бит Сәмәкәй авыл җирлегендәге авылларда ничек эшләп яталар. Фермер Вахит Тәхәвиев та, эшмәкәр Павел Кириллов та һәрнәрсәдән үсеш өчен мөмкинлек табып, тырышып, булсын дип йөриләр. Башкалар аларга ымлап: «Кара әле, шәһәрдә генә түгел, монда да ничек матур итеп эшләргә, яшәргә була!» - дисеннәр, үрнәк алсыннар, үз эшләрен оештырсыннар, гөрләп яшәсеннәр.
Нет комментариев