Мәдәният

Әбри Хәбриев бункерына нигез ташын салу бәхетен кем татыр?

Бу хакта юморист егет телевизион тапшыруларның берсендә уен-көлке белән әйтеп ташлаган иде. Ул чагында күпләр аны 1 апрель шаяртуы дип кабул итте булса кирәк. Баксаң, һәр шаяртуның күпмедер өлешендә дөреслек ята диюләре хак икән! Әбри чыннан да бункер төзү хыялы белән яши, ләбаса! - Дуслар күп минем! Күп аралашабыз, еш...

Бу хакта юморист егет телевизион тапшыруларның берсендә уен-көлке белән әйтеп ташлаган иде. Ул чагында күпләр аны 1 апрель шаяртуы дип кабул итте булса кирәк. Баксаң, һәр шаяртуның күпмедер өлешендә дөреслек ята диюләре хак икән! Әбри чыннан да бункер төзү хыялы белән яши, ләбаса!


- Дуслар күп минем! Күп аралашабыз, еш очрашабыз, шуңа күрә берәүгә дә комачау итмичә җыелып, күңел ача торган урын кирәк. "Рәвешләр" көлке театрының репетицияләрен дә шунда гына үткәрер идек, - ди танылган шоу-мен, юморист Әбри Хәбриев. - Авылдагы (Татарстанның Биектау районы, Мүлмә авылы) өем янында шундый бер бункер салырга исәпләп торам менә. Җир астына, тирәнрәк итеп!


Булачак тимер өннең проекты һәм исеме дә бар икән инде - "Әбри бункеры". Төзелеш эшенә егет карлар эреп, җирләр кипкәч керешмәкче була. Беренче нигез ташын салуга "Интертат.ру" хәбәрчесен дә чакырырга вәгъдә итте!

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев