Җырчы Алсу Фазлыевадан күркә кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез. Нарат күркәләрен суда юып алырга, саркытырга. 1,8 кг шикәр комы һәм 1,5 стакан су исәбеннән баллы сироп ясарга һәм 1 кг күркәне салып сүрән утта 1 сәгать чамасы кайнатырга, сагызлана башлагач сүндерергә, суытырга һәм әзер банкаларга тутырырга. Күп ашарга ярамый, көнгә 1-2...
Җырчы Алсу Фазлыевадан күркә кайнатмасы рецептын тәкъдим итәбез.
Нарат күркәләрен суда юып алырга, саркытырга. 1,8 кг шикәр комы һәм 1,5 стакан су исәбеннән баллы сироп ясарга һәм 1 кг күркәне салып сүрән утта 1 сәгать чамасы кайнатырга, сагызлана башлагач сүндерергә, суытырга һәм әзер банкаларга тутырырга.

Күп ашарга ярамый, көнгә 1-2 кашык кабып куйсан бик яхшы. Әлеге йомшак күркәнең сагызы бик файдалы, иммунитетны яхшы күтәрә, салкын тиеп авыручыларга бигрәк тә файдалы ди Алсу ханым, әнисе рецепты белән уртаклашып.
Нет комментариев