Җитештерүнең нәтиҗәлелеге техникадан, заманча технологияләрне куллана белүче кадрлардан тора
Быелгы урып-җыю районда зур авырлыклар белән барды. Аның сузылуының төп сәбәбе - яңгырларның күп явуы булды. Ләкин шул ук вакытта техниканың, аеруча замана таләпләренә туры китерелгән яңа техниканың җитмәве дә кайбер тоткарлыкларга китерде. Шулай ук кадрлар мәсьәләсе дә әле бик актуаль булып кала бирә. Бу проблемалар, әлбәттә, бер безнең районга...
Авыл хуҗалыгына заманча технологияләр кертү темасы дүшәмбе көнне хакимияттә үткән атналык киңәшмәдә дә күтәрелде. Хуҗалыкларда бу яктан хәлнең ничек торышын белү максатыннан без район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов белән бераз сөйләшеп алдык. «Әлбәттә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү нәтиҗәле булсын өчен заманча технологияләрне булдыра алган кадәр ныграк кертергә һәм техника җитәрлек булырга тиеш. Иске тракторлар белән эшләп бүген берничек тә алга барып булмый, шуңа күрә техниканы яңарту, арттыру - эшебездә төп юнәлешләрнең берсе. Дәүләт ярдәме дә бар: мәсәлән, сатып алына торган техника бәясенең 60 процентын хуҗалык үз исәбеннән түләсә, 40 процентын дәүләт каплый торган программа эшли. Сүз дә юк, соңгы вакытта районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре техниканы һәм технологияләрне яңарту өстендә шактый эшлиләр. Югарыда әйтелгән программада да катнашалар, шулай ук үз исәпләреннән дә яңарталар. Мәсәлән, күптән түгел генә «Камский» хуҗалыгы терлек азыгы җыю комбайны, «Ярыш», «Биклән» - төягечләр, «Кама» агрофирмасы Германиядә чыгарылган чөгендер алу комбайны, «Шилнә» җитештерү кооперативы - «Беларус» тракторы, фермер Газинур Вилданов бөртек җыю комбайны, Илдар Әшрафуллин - төягеч трактор, Әзһәр Хәсәнов - «Беларус», Рифкать Шәфигуллин - чәчү комплексы, «Биклән» - ургыч, «Кама-Бекон» «Джон Дир» маркалы 410 ат көчле - бер, 335 ат көчле дүрт трактор алды. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта 400 баш савым сыерга исәпләнгән заманча комплекс төзелә, терлекчеләрнең кул хезмәтен җиңеләйтү максатыннан «Ярыш»та, «Гигант»та фермалар реконструкцияләнеп, сыерлар бәйләмичә тотуга күчерелә», - дип аңлатып үтә Хәйдәр Габдуллович.
Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы ирешелгәннәрдә тукталып калмыйча, хөкүмәт тәкъдим иткән программаларда тагын да активрак катнашырга чакыра. Шул ук комбайннарны гына алсак та, бүген район буенча 530 гектарга бер комбайн туры килә. Иң аз дигәндә 300-400 гектарга бер комбайн булдыру өчен тырышырга кирәк. Ә «Кама» агрофирмасында бүген бер комбайн 800 гектардан артык мәйданны эшкәртә. Техниканы яңарту турында анда беренче чиратта уйлау зарур. Техника сынатмаса, югары җитештерүчәнлеккә ия технологияләрне нәтиҗәле итеп кулланырдай кадрлар булса, табигать сынауларына каршы торырга көчебез дә күбрәк булыр иде, дип белдерә идарә башлыгы.
«Ярыш» хуҗалыгында фермаларның реконструкцияләнүе, яңа техника алынуы турында әйтеп үткән идек инде. Биредәге яңалыкларны күрү максатыннан дүшәмбе көнне предприятиедә үзебез дә булып кайттык. 200әр баш савым сыерга исәпләнгән ике ферма бинасы малларны бәйләмичә тотуга күчерүгә әзерләнеп беткән инде. Реконструкцияләүгә март аенда керешкән булганнар. Барлык эшләргә хуҗалыкның 4,5 млн сум акчасы чыккан. Кредитлар алмыйча, әйләнештәге акчаны тотканнар. Биредә бар нәрсә яңартылган, үзгәртелгән. Түбә ябылган, бетоннан идәннәр җәелгән, тәрәзәләр алыштырылган, ферма капкалары, ишекләр зурайтылган, стеналар агартылган, буялган, электр үткәргечләр алыштырылган һәм башка шундый эшләр башкарылган.
.jpg)
«Менә шулай кулдан килгәнчә тырышабыз инде. Яңалык кертмичә, замана таләпләренә яраклашмыйча, башка тармаклар кебек үк, авыл хуҗалыгы да алга бара алмый. Шуны аңлап, агымнан төшеп калмаска омтылабыз», - ди «Ярыш» предприятиесе җитәкчесе Рәсим Шәйхаттаров.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз