Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Заманга яраклы шәхесләр үстерү укытучыдан күпкырлы сәләт сорый

Узган җомгада «Энергетик» мәдәният сараенда район мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсенең пленар утырышы узды. Ул «Район мәгариф үсешенең социаль ресурсы: хезмәттәшлек, җаваплылык, компетентлык» дигән темага багышланды.

Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев ачып җибәрде. Аның кыскача чыгышыннан соң сүз район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф бүлеге башлыгы Рамил Исаевка бирелде. Ул докладында узган уку елы йомгакларына кыскача анализ ясады һәм яңа уку елында алда торган бурычларны бәян итте.
- Барлык мәктәпләр дә яңа уку елына әзер, педагогик кадрлар белән тулысынча тәэмин ителгән. Быел район мәктәпләренә 14 яшь укытучы килде. Моннан тыш, һәр ел саен укытучыларыбыз квалификацияләрен күтәрү өстендә эшлиләр, республика, район чараларында, конкурсларда катнашалар, - диде Рамил Робертович. Аннары ул зур уңышларга ирешкән мәктәпләрне, укытучыларны санап үтте.
- Безнең бурычыбыз - балаларның сәләтләрен ачу, аларны иҗатка тарту, рухи тәрбия бирү. Бу максаттан күптөрле конкурслар, бәйгеләр, фестивальләр оештырыла. Быел районыбызда узган «Балалар. Техника. Иҗат» күргәзмә-конкурсы да моның ачык мисалы, - дип билгеләде район мәгариф бүлеге башлыгы.
Конференциядә «Авыл мәктәпләре шартларында укыту-тәрбия процессын оештыру үзенчәлекләре» дигән темага Мусабай-Завод урта мәктәбе директоры Николай Марсалов чыгыш ясады. Круглое Поле поселогының «Голубой вагон» балалар бакчасы мөдире Венера Сафина балалар бакчаларында ике телдә сөйләшергә, аралашырга кирәклеге турында сөйләде. Мәләкәс урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Солдатова балаларга эстетик тәрбия бирү, матурлыкны күрә белүгә күнектерү кирәклеген искәртте.
Конференциядә шулай ук Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры, район кураторы Азат Хамаев, ТР Дәүләт Советы депутаты, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты ректоры Фәйрүзә Мостафина да чыгыш ясадылар, мөгаллимнәрне яңа уку елы башлану белән котладылар, авыр да, җаваплы да хезмәтләрендә уңышлар теләделәр.
Киңәшмәнең тантаналы өлеше башланды. Бүләкләү өчен сәхнәгә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли тәрбия бирү бүлеге башлыгы Лилия Әхмәтҗанова чыкты. Ул Салават Габдуллинга (Калмаш мәктәбенең физик культура укытучысы), Эльмира Гәрәевага (Новотроицкое мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы), Рәмзия Мөхәммәтҗановага (Яңа поселогы мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы) Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырды. Мусабай-Заводтан Файсал Кәлимуллинны һәм Круглое Поледан Роза Ананьеваны «ТР физик культура һәм спорт отличнигы» исеме алуы белән җылы котладылар.
Район башлыгы Васил Хаҗиев уку елы барышында грант откан укытучыларга үзенең изге теләкләрен җиткерде. Аннан соң район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә капиталь ремонт өчен акчалата ярдәм күрсәткән подрядчы оешмаларының җитәкчеләрен бүләкләде, шулай ук яңа уку елына әзерлекне вакытында һәм тулысынча башкарган мәктәпләрне атады. Беренче урында - Түбән Суыксу, икенчедә - Теләнче Тамак, өченче урында - Күзкәй урта мәктәпләре. Балалар бакчалары арасында беренче өчлектә - Теләнче Тамакның «Акчәчәк», Новотроицкоеның «Ромашка» һәм Мерәс авылының «Салават күпере» бакчалары.
Күркәм традиция буенча беренче уку елларын башлап җибәрүче яшь укытучыларны сәхнә түренә чакырып, тантаналы рәвештә укытучылар гаиләсенә кабул иттеләр. Сәхнәгә ветеран укытучылар чакырылды. Аларны агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзларының район комитеты рәисе Гомәр Хәйруллин җылы котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды. Укытучыларның август киңәшмәсенең пленар утырышында җитди мәсьәләләр күтәрелде, аларны хәл итү юллары уртага салып сөйләшенде. Мәгариф өлкәсендә тупланган тәҗрибәне уртаклашу да яңа уку елында уңышларга ирешүдә ярдәмче булыр, диясе килә. Район укытучыларына саулык-сәгадәт, эшләрендә уңышлар, ә укучыларга белем кыясына менүдә үҗәтлек, тырышлык, тәвәккәллек телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф