Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Заманча технологияләрдән файдалану – бүген укытучыларның гадәти көндәлек эше

Иртәгә район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе. Һәр ел саен җәйге каникулның соңгы ае укытучыларны, тәрбиячеләрне бер-берсе белән очраштыра, берләштерә, тәҗрибә уртаклашырга чакыра. Пленар утырышта узган уку елындагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясала, киләсенә бурычлар куела. Бүген мәгариф тармагына тулысынча электрон технологияләр үтеп кереп, аларны көннән-көн камилләштерә барган чор. Моңа электрон журналлар, такталар,...

- Белем бирүдә электрон ресурслардан файдалану хәзер укытучылар өчен көндәлек гадәти эшкә әйләнеп бара. Мондый технологияләр мәгариф тармагына әле берничә ел элек кенә аяк баскан иде. Рамил Робертович, тәҗрибәнең башланган чоры белән бүгенге көнне чагыштырып нәрсә әйтер идегез?
- Әйе, соңгы елларда җәмгыятьнең бер генә тармагы да мәгариф системасындагы кебек җитди һәм тирән үзгәрешләргә дучар булмады. Процесс белем бирүдә яңа стандартлар кертүдән башланды. Дәүләт укытуның шартларына, аның нәтиҗәсенә үз таләпләрен көннән-көн арттыра. Һәм без бүген теориядә сөйләнгән заманча технологияләр куллануны практикада куып тотып, узып китәргә мәҗбүр булабыз.
- Электрон технологияләр куллануда киләсе уку елының аерып әйтерлек яңалыгы бармы?
- 1 сентябрьдән районның барлык мәктәпләре тулысынча электрон журналлар белән эшләүгә күчәчәк, кәгазь журналлар бөтенләй гамәлдән чыгарылачак. Кәгазь көндәлекләр әлегә калса да, нигездә, аларның да электрон вариантлары кулланылачак. Бүген мәктәпләрнең барысы да Интернет челтәрендә уңышлы эшли, үзен камилләштерә бара. Персонал һәрдаим белемен күтәреп тора.
Башлангычларда яңа стандартлар буенча белем бирү елдан-ел активлаша бара. 2013-2014 уку елында башлангыч сыйныфларның 79 проценты федераль дәүләт стандартлары кысаларында белем алачак.
- Районның мәгариф челтәренә быелгы уку елы үзгәрешләр алып килдеме?
- Бу тармакта узган елдан бернинди аерма да юк. Былтыргы уку елында авылларда 18 урта, 5 төп белем бирү мәктәбе, 1 башлангыч мәктәп-бакча, 25 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе, 1 тернәкләндерү интернат-мәктәбе эшләде. Бу саннар быел да шулай ук кала. Шулай ук мәктәптән тыш белем бирү үзәге аша балаларга өстәмә белем бирү актив оештырыла. Балалар санында әлләни үзгәреш юк. Былтыр 1 сентябрьгә 2797 укучы килсә, бу уку елында мәктәп парталары артына якынча 2800 бала утырачак.
- Шәхес тәрбияләүдә беренче орлыклар балалар бакчасында салына. Бу тармак турында нәрсә әйтә аласыз? Заманча технологияләр монда ни дәрәҗәдә үтеп кергән?
- Районда мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирүче 26 учреждение эшли. Аларга 1,5 яшьтән 7 яшькә кадәрге 1500ләп бала йөри. Шуларның 249ы бакчага быел гына килүчеләр. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә юллама алырга бүген электрон чиратта 1дән 3 яшькә кадәрге 214 бала тора. Гаризаларның бер өлеше уку елы дәвамында канәгатьләндереләчәк.
Мәктәпкәчә учреждениеләрнең барысы да "2010-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифнең үсеш стратегиясе" кысаларында тормышка ашырыла торган яңа укыту-методик комплекты ярдәмендә шөгыльләнәләр. Рус телле балаларны татар теленә, татар теллеләрне әдәби рус теленә өйрәтүне үз эченә алган әлеге программа белән эшләү буенча рус телле тәрбиячеләрнең барысы да узган уку елында курслар үтеп бетерде.
Баланың үсеше өчен бакчаларда, нигездә, шартлар тудырылган. 1 сентябрьдән Бәткенең "Аленушка" бакчасында 20 балага исәпләнгән өстәмә төркем ачылачак. Ләкин шулар белән беррәттән хәл итәсе мәсьәләләр дә байтак әле. Федераль дәүләт стандартлары таләп иткән матди-техник база җитешми. Бу заманча технологияләр куллануда шактый комачаулык тудыра. Шулай ук кадрлар проблемасы кискен тора. Тәрбиячеләрнең 43 проценты 45 яшьтән өстә. Бу уку елында, кызганычка каршы, бакчаларга бер генә яшь белгеч тә эшкә килмәде.
- Мәктәптәге эшнең сыйфатын бердәм дәүләт имтиханнары һәм дәүләт йомгаклау аттестацияләре билгели. Әңгәмәдә узган елгы нәтиҗәләргә дә бераз тукталып үтү кирәктер?
- Горурланып әйтергә кирәк, узган уку елында унберенчеләрнең барысы да БДИ тапшыра алды. Биология, математика, инглиз теле, җәмгыять белеме, рус әдәбияты фәннәре буенча нәтиҗәләр республиканың уртача күрсәткеченнән югары булды. Имтиханнарда иң югары балл җыючылар Бәтке, Кнәз, Теләнче Тамак урта мәктәпләреннән булды.
Татарстанда бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча иң яхшы 100 мәктәп билгеләнде. Алар арасына безнең районның Кнәз, Бәтке, Теләнче Тамак, Круглое Поле, Борды һәм Шилнәбаш мәктәпләре керде. Бу райондагы барлык урта мәктәпләрнең 33 проценты дигән сүз.
- Балаларның җәйге ялы ничек үтте? Мәктәпне тәмамлаучылар язмышларын нинди уку йортлары белән бәйләде?
- Шуны билгеләп үтү мөһим, быел мәктәп яны хезмәт, ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына йөрүчеләр үткән еллар белән чагыштырганда күбрәк булды, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә мәктәп укучылары актив эшләде, хезмәт һәм мәшгульлек үзәге аша 100 бала җәйге чорда эш белән тәэмин ителде.
Унберенчене тәмамлаган 117 укучының 105е югары уку йортына керде. Чыгарылыш сыйныф укучылары Казан федераль университетына, Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтына елдан-ел ныграк өстенлек бирә. Тугызынчылар арасында исә Кама автомеханика техникумына, Л.Васильев исемендәге Кама политехника колледжына, Яр Чаллы медицина һәм педагогия колледжларына, Бөгелмә төзелеш-техника колледжына баручылар, тимер юлчы һөнәрен сайлаучылар бар.
- Мәктәпләрне һәм балалар бакчаларын төзекләндерү буенча да ел дәвамында шактый эшләр башкарылды, иганәчеләрнең ярдәме дә зур булды. Бүген мәгариф учреждениеләре балаларны кабул итәргә тулысынча әзерме?
- Капиталь ремонт буенча республика программасына кергән Кнәз, Күзкәй, Түбән Суыксу урта мәктәпләрендә һәм Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат мәктәбендә 71,2 млн сумга эш башкарылды. Игелекле эшмәкәрләр, оешма-предприятиеләр ярдәме белән балалар бакчаларында иске тәрәзәләр алыштырылды. Әле бу җәһәттән тагын шул ук күләмдә эш башкарасы бар.
Республика күләмендә игълан ителгән "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе кысаларында үзләре белем алган мәктәпләренә иганәлек итүче игелекле затлар да күп булды. Шактый саллы ярдәм күрсәтүчеләрнең исемнәрен дә атап үтәсе килә. СМУ-26 директоры Х.Бакыевка, "АгроКөч төркеме генераль директоры И.Гыймадиевка, "Күзкәй" ҖЧҗ генераль директоры Ф.Шәфыйковка, "Татэлектромаш" җәмгыяте генераль директоры Ф.Шәрифуллинга, "Иншаат" фирмасы генераль директоры А.Зәкиевка, шәхси эшмәкәр Ю.Ямщиковка һәм башка бик күпләргә рәхмәтебез чиксез зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: август киңәшмәсе мђгариф августовская конференция