Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Үзебезнең шугалакка ни җитә?!

Озын кышкы каникулларны кем генә яратмый икән ул? Чана тартып тауга барырга, бозлавыкта тимераякта шуарга була. Бу чорда балаларның ялын оештыруга мәгариф, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре, мәктәп җитәкчелеге тарафыннан аерым игътибар бирелә.

10 гыйнварда үткән атналык киңәшмәдә район мәгариф учреждениеләре арасында Яңа ел чараларын иң яхшы оештыручыларның исемнәре аталды. Мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү оешмаларыннан Круглое Поленың "Зәңгәр вагон" балалар бакчасына - беренче, Яңа поселогының "Каенкай" балалар бакчасына - икенче, Түбән Суыксуның "Ак каен"ына өченче урын бирелде. Шулай ук Кече Шилнәнең "Колосок", Сосновый Борның "Кояшкай", Новотроицкоеның "Ромашка", Мәләкәснең "Тамчыкай", Яңа Бүләкнең "Сәйлән" балалар бакчалары коллективлары чараларны оештыруга җитди караган. Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында беренчелекне - Мәләкәс, икенче урынны - Биклән, өченче урынны Теләнче Тамак урта мәктәбе алды. Борды, Кнәз, Түбән Суыксу, Шилнәбаш, Иштирәк, Иске Абдул урта мәктәпләренең эше дә уңай яктан бәяләнде. Теләнче Тамак тернәкләндерү интернат-мәктәбе коллективы кар сыннары ясау буенча иң остасы дип табылды һәм аларга бүләкләр тапшырылды.

Безнең хәбәрчеләребез дә бәйрәм ялларында районда бердәнбер пластиктан эшләнгән заманча корт урнашкан Круглое Поле поселогында булып кайтты. Быел әлеге кортны балаларга уңайлы булсын өчен мәктәп ишегалдына күчергәннәр.

Безне битләре алсуланып беткән, көр күңелле кызлар, малайлар каршы алды. Малайлар, үзләреннән дә зур кар чистарткычын сөйрәп, мәйданчыкны кардан чистартырга йөриләр. Вакыт иртә булуга да карамастан, балалар шактый. Килә торалар, аякларына тимераяк киеп, тизрәк бозга керергә, шуарга омтылалар. Беркемнең дә сөйләшеп, вакыт әрәм итеп торасы килми. Аларны читтән генә шушы мәйданчыкның хуҗасы - балаларның тренерлары Сергей Маськин күзәтеп тора. Ул махсус югары белемле спортчы, төп Круглое Поле егете икән.

- Без - районда иң бәхетлеләр. Корт янында ук ике җылытыла торган бүлмәбез булу да уңайлы. Аның берсендә прокатка тимераяклар бирә торган урын ясарга хыялыбыз бар. "Локомотив" дип аталган үзебезнең хоккей командасын булдыру теләге белән яшибез. Тимераяклар, уенчыларга формалар җитми. Иң куанычлысы - балаларның теләкләре зур. Аларның балачагын шәһәрнекеләрдән ким итәсе дә килми бит. Шуңа күрә планнар зур, эшлисе эшләрнең исәбе юк, - диде тренер.

Реклама

Абыйлары янында тыз-быз йөргән малайлар аның ярдәмчеләре булып чыкты. IX сыйныфта укучы Рамил Шакиров, VIII сыйныфтан Ринат Фәрхетдинов, VIIдә укучы Салават Җәләлетдиновлар укуда да, спорт та да сынатмыйлар, дип мактады ул шәкертләрен.

Мәйданчык янында балаларның шөгыльләнү вакытларын күрсәткән расписание эленеп тора.

- Без сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә кичке сәгать 4тән 7гә кадәр шөгыльләнәбез. Әмма алар 7 белән генә чикләнми. Балачакта кайсыбыз сәгатькә карап тимераяк шудык та, вакытка карап өйгә ашыктык соң, - ди тренер егет, балаларның спортка битараф булмаганлыкларына куанып.

Чыннан да, Круглое Поле яшьләре спортка тартылганнан тартыла бара. Бу аларның уңышларында, җиңүләрендә чагыла. Әнә бит, кышкы каникулда да тик ятмыйлар. 2, 5 гыйнварларда күрше авыл яшьләре белән дусларча очрашулар узган. Анда командалар үзләренең әзерлекләрен күрсәткән. Ә шугалакларда кыш беткәнче рәхәтләнеп ял итәргә була әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X