Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Юбилей уңаеннан – сугышчан медальләр

4 декабрьдә Бәтке, Круглое Поле, Түбән Суыксу, Иске Абдул, Кнәз урта мәктәпләрендә сугышчы-интернационалистларга юбилей медальләре тапшырылды. Редакциябезнең иҗат төркеме дә Бәтке һәм Круглое Поле мәктәпләрендә үткән әлеге бүләкне тапшыру тантанасында булып кайтты.

Интернациональ бурычларны үтәгәндә, күпме яшь гомерләр өзелде, туган якларына ничәмә-ничә кара табутлар кайтты. Егетләр үзләренә йөкләнгән бурычны намус белән үтәделәр. Ә батырлык онытылмый.
Бәтке урта мәктәбендә узган бүләкләү тантанасында район башлыгы Васил Хаҗиев та нәкъ шушы сүзләрне җиткерде. Укучыларны тыныч тормышның кадерен белергә, тырышып укырга һәм үткәннәребездән хәбәрдар булырга кирәклеген искәртте. Соңыннан исә Васил Гарипович белән Яр Чаллы шәһәренең Комсомол һәм Тукай районнарының хәрби комиссары Рәис Юнысов Бәтке авылында яшәүче сугышчы-интернационалистларга медальләр тапшырдылар. Алар: Эдуард Бадыков, Сергей Бакакин, Юрий Балаев, Михаил Давыдов, Сергей Лукшин, Михаил Овчинников, Сергей Петров, Евгений Рудных, Николай Суворов, Михаил Хисматовлар. Батырлык тыйнак була. Утны-суны кичкән солдатлар, купшы сүзләр сөйләмичә генә, бер-бер артлы сәхнә түренә чыгып, лаеклы бүләкләрен алдылар. Нәрсә турында уйладылар микән алар бу вакытта? Нинди уй-кичерешләр биләде икән күңелләрен? Бәлки, сугышның канкойгыч мизгелләрен, яуда югалткан сугышчан дусларын күз алдыннан үткәргәннәрдер... Укучылар алар өчен махсус концерт номеры әзерләгән иде.
Круглое Поле мәктәбенә исә поселок ветераннары гына түгел, Биклән, Мәләкәс, Иштирәк авылының сугышчы-интернационалистлары да җыелган иде. Хәрби комиссар Рәис Юнусов белән район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова аларга медаль тапшырдылар, үзләренә, гаиләләренә исәнлек-саулык теләделәр. Бу көнне сугышчан медаль Круглое Поледан Михаил Сорокин, Евгений Ершов, Александр Житков, Александр Краснов, Бикләннән Мурат Бәдретдинов, Фаил белән Фидаил Миннебаевлар, Наил Сарманаев, Мәләкәстән Эдуард Ермолаев, Сергей Козлов, Юрий Назаров, Фаиз Шагов, Иштирәктән Фаиз Мортазин, Салават Хәйруллиннарга тапшырылды.
Бүген исә мондый истәлекле кичәләр Яңа поселогы һәм Кече Шилнә авылы мәктәпләрендә узды.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугышчан медальләр

2
X