Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Юбилей медальләре тапшыру һәр авыл җирлегендә бәйрәмчә үтә

Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшыру һәр авыл җирлегендә тантаналы итеп уздырыла. Мондый чаралар районда март ае дәвамында барды. Күптән түгел Түбән Суыксу һәм Калмия авыл җирлеге ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре дә әлеге медальләргә һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.

Түбән Суыксу авыл җирлегендә тантана Куады авыл клубында узды. Җирлектә бүген бер генә сугыш ветераны - Миңнегәрәй Әзһәмов кына исән. Кызганычка, ул да кичәгә килә алмады. Ветеранга истәлекле бүләкләр өенә илтеп бирелде. Миңнегәрәй Гыйльфан улының тормыш иптәше Фатыйма Хәсәнша кызы тыл хезмәтчәне. Бүләкләр аңа да тантаналы рәвештә тапшырылды.

Тыл хезмәтчәннәре исә җирлектә хәзерге көндә 54 кеше. Медаль тапшыру кичәсенә аларның 15е килгән иде. Өлкәннәрне ул көнне район башлыгы Васил Хаҗиев, җирлекнең кураторы, казначейлык департаментының территориаль бүлеге башлыгы Лариса Гайнетдинова, авыл җирлеге башлыгы Наис Сәйфетдинов, «Тукай азык-төлек корпорациясе» җитәкчесе Мөсәнниф Ханов котладылар.

Әби-бабайларын үзләренең чыгышлары белән мәктәп укучылары да тәбрикләде. Аннары мәдәният хезмәткәрләре концерт номерлары бүләк итте. Өлкәннәрнең очрашуы, аралашуы чәй өстәле артында дәвам итте. Сугыш ветеранына һәм тыл хезмәтчәннәренә күчтәнәч итеп азык-төлек җыелмалары да бирелде, дип хәбәр итте редакциягә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Фәния Вәҗиева.

Узган атнада Калмия авыл җирлегендә дә шундый тантаналы кичә узды. Биредә исән сугыш ветераннары өчәү. Алар - Калмиянең үзеннән Акмалетдин Җамалетдинов һәм Миңнемулла Миңнегәрәев, Малтабар авылыннан Сабир Имаметдинов. Кызганычка каршы, Миңнемулла ага гына әлеге чарада катнаша алды. Ә тыл хезмәтчәннәренең 11е килгән иде. Җирлектә алар барысы 28 кеше. Өлкәннәрне районнан хакимият аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, финанс-бюджет палатасы җитәкчесе урынбасары Эльвира Мәрданова һәм махсус часть башлыгы, полковник Хәлил Хәбибуллин, авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйльфанов котладылар.

Чара барышында Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады, сугышта һәлак булган авылдашларны, фронттан исән кайтып бакыйлыкка күчкән ветераннарны, толларны, тыл хезмәтчәннәрен бер минут тынлык белән искә алдылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, музыка мәктәбенә йөрүчеләр кичәдә катнашучыларны җыр-биюләре белән сөендерделәр. Аннары өлкәннәр чәй өстәле янына чакырылды. Алар бер-берсенең хәл-әхвәлләрен сорашып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдылар, дип яза Калмиянең мәдәният йорты директоры Ләйсирә Сәхибҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек җиңүнең 70 еллыгы ветераннарны хөрмәтләү