Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Язгы кыр эшләренә керештеләр

Үткән атна ахырында хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшергәннән соң, районның вәкаләтле комиссиясе иң күп балл җыйган "Гигант" хуҗалыгын җиңүче дип бәяләде. Икенче урынга - "Чаллы яшелчәсе", ә өченче урынга "Биклән", "Камская Нива", Сәйдәшев исемендәге, "Алмаз" хуҗалыгы механизаторлары лаек дип табылды.

Язның шифалы җилләре һәм кызу кояш нурлары җирне бик тиз өлгертә. "Тукай азык-төлек корпорациясе" ҖЧҖнең баш агрономы Зөфәр Гайфетдинов үз эшчәнлегендә 21 язны каршыласа да, быелгысы төсле карны кинәт эретеп, иртәсен-кичен туңдырмый килгән язны аз хәтерли. Шуңа күрә ул басуларның торышын даими күзәтеп торды, юл кырыйларында, канауларда кар сулары җыелып күлдәвекләр ясаса да, күпьеллык үлән җирләренә аяк басу белән аларның ныклыгына ышанды һәм тракторчы Надил Фатыйховка агрегаты белән кындырак басуын тукландыруга чыгарга кушты.

Бу 14 апрель иртәсендә иде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру белгече Марат Кәримов белән Дуслык бистәсе янәшәсендәге әлеге басуда булдык. 130 гектарлы кындырак басуында ике ДТ-75 тракторы эшли. Алар артыннан тырмалаган җир карасу-яшькелт төс ала. Тырма эзләре тирәнлеген агроном тикшереп карый, "әйбәт" ди ул канәгать калып. Үсемлек тамырларына һава үтә, аммиак селитрасы белән туклана. Биредә ашламаны гектарына ике центнер итеп бирәләр.

- Бу урында үсемлек 4 ел игелә. Тагын бер ел үстерергә исәбебез. Үсемлек картайса да, урыны-урыны белән сирәкләнгән кишәрлекләр булса да, чәчүлекне тәрбияләп-ашлап торганда, әйбәт печән алырбыз дип уйлыйм, - диде Зөфәр Мөнәвир улы.

Басуны иңләп килә торган тырма агрегатлары таккан тракторларны бик азга туктатып, эш барышы турында сөйләшеп алабыз. Алдагы трактор белән Шәйхенур Галиуллин идарә итә. Көн кояшлы, эссе. Ул баш киемсез, күлмәкчән генә кабинадан төшеп, дустанә исәнләште. Кыска гына әңгәмәдән шул аңлашылды: Шәйхенур 42 ел туган авылы басуларын эшкәртә, чәчүен чәчә, игенен җыеп ала, ындыр табагында механизмнарны карап эшләтә. Бүгенге зәңгәрсу корыч атында 12 ел хезмәт куя икән. Пенсиягә вакыты җитсә дә, тракторы яхшы хуҗа кулында. Тарихи трактор, 2000 елда хуҗалыкка килгәч, ул вакытта Татарстан Республикасы премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүләк итеп биргән аны.

- Шунда эшләвем һәм тракторымның сафта булуы белән горурланам. Быелгы язгы чәчүне уңышлы үткәрербез дип ышанам, - диде Шәйхенур һәм кишәрлеген тырмалауны дәвам итте.

Тәҗрибәле игенченең сүзен яшь механизатор, армиядә танк йөртүче-механик булып хезмәт иткән Алексей Балбат хуплый. Армия хезмәтеннән соң бу хуҗалыкка килеп, бер ел эшләгән инде, әтисе Виктор - Сәйдәшев исемендәге хуҗалык механизаторы, сеңлесе Алена бозаулар карый. Баш агроном Алексейның яхшы механизатор булуына ышана, әйбәт эшли, күндәм, иптәшләренә ярдәмчел, ди.

Хуҗалык басуларында иртәдән кичкә кадәр моторлар гөрелтесе тынмый. Куады, Борды бүлекчәләренең күпьеллык үлән басуларында Кәрим Галләмов, Ильяс Госамов, Фазыл Фатыйхов агрегатлары эшли. Хуҗалыкта 550 гектардан артык мәйданда күпьеллык үлән тукландырылган һәм 300 гектары тырмаланган. Бу эш ике көннән төгәлләнә, диде баш агроном. Уҗым культураларын һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалауга күчәселәрен хәбәр иттеләр. Язгы кыр эшләре башланды. Хәерле сәгатьтә, игенчеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кыр эшлђре