Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа елның беренче бүләге – яңа фатир

Яңа ел ялларын райондагы 29 гаилә күңелле мәшәкатьләр белән үткәрде. «Татарстан» совхозы поселогында нәкъ бәйрәм алдыннан - 30 декабрь көнне куллануга тапшырылган яңа йорттан фатир ачкычларын хуҗалар шул көнне үк алдылар, үз фатирларына үтеп, андагы шартлар белән таныштылар. Каникуллар вакытында кибетләрдән яңа фатирларына җиһазлар сайладылар, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүче оешмалар белән...

Әле җәй ахырында гына нигезе салынган бу йорт кыска гына вакыт эчендә күтәрелде. Бүген анда барлык инженерлык коммуникацияләре үткәрелгән. Җиһазларыңны урнаштырып, рәхәтләнеп яши башлыйсы гына. Подрядчы «Домкор Строй» оешмасы төзүчеләре торакны вакытында өлгертү өчен бар көчләрен куеп, вакыт белән исәпләшмичә эшләде.

Фатирларның иң күбе - 13е - торак шартларын яхшыртуга чиратта торган ятимнәргә бүленде. Арада абыйлы-энеле, апалы-сеңеллеләр дә бар. Аларның һәрберсе аерым фатирга хуҗа булды. Моңа кадәр Бәтке авылында әбиләре белән яшәгән абыйлы-энеле Александр һәм Федор Герасимовларның фатирлары янәшә генә. «Инде яңа торакка җиһазлар да караштырдык. Әлегә күченмәдек. Әкренләп барысы да җайланыр дип уйлыйм. Иң мөһиме - баш өстендә түбәбез булды. Үз фатирыбызны дүрт ел көттек. Әлбәттә, без бик шат. Бу, беренчедән, Яңа елга бүләк булса, икенчедән, гыйнвар ахырында буласы туган көнемә бүләк», - ди «Вагон Сервис Транс» оешмасында күчмә составларны ремонтлаучы слесарь булып эшләүче Александр.

Яңа фатирлы булуга ирешкән өч бертуганның берсе Светлана Карелина әлегә Татарстан поселогына күчәргә җыенмыйбыз, чөнки шәһәргә эшкә йөрү уңайсызрак булачак, ди. «Бүгенге икътисадый тотрыксызлык чорында тораклы булуыбызга бик сөенәбез. Ниһаять, барыбызның да үз почмагыбыз барлыкка килде. Иң өлкән апабыз Анжела Яр Чаллыдан фатир алган иде, калган өчебезгә биредән туры килде. Без бик рәхмәтле», - дип өсти ул.

Районның опека һәм попечительлек бүлегендә белдерүләренчә, 2015 елда ятимнәргә беренче тапкыр шундый күп санда фатирлар бирелгән. 2014тә ул күрсәткеч - 2, 2013тә 6 булган. Районның үз территориясендә күпфатирлы йортлар төзелә башлау бик уңай булган. Киләсе елга бу программа буенча фатирлар Круглое Поле поселогында төзеләсе йорттан бүленәчәк. Бүлек башлыгы Фәридә Кәлимуллинаның әйтүенчә, бүгенге көндә бүлектә ятимнәр арасыннан 60 кеше торак шартларын яхшыртуга чиратта тора.

9 фатир гражданнарны авария хәлендәге тораклардан күчерү программасы кысаларында бирелде. Болар - «Татарстан» совхозы поселогының үзендә баракларда яшәүчеләр. 7 фатир исә социаль ипотека программасында чиратта торучыларга бирелде.

Йортны куллануга тапшыру тантаналы шартларда үтте. Чарага район башлыгы Васил Хаҗиев, «Домкор» ҖЧҖ генераль директоры Мөнир Гайнуллов, «Домкор Строй» ҖЧҖ генераль директоры Рашад Сәйфетдинов та килгәннәр иде. Яңа йорттан фатир алучыларны беренче булып Васил Хаҗиев котлады. «Йортны дәүләт торак фонды төзелеше планына кертә һәм, нигездә, өч ай эчендә аны өлгертә алганбыз икән, без моның өчен Мөнир Әнвәр улы җитәкчелегендәге «Домкор» оешмасына, аның төзүчеләренә олы рәхмәтле. Ә биредән фатир алучылар бу йортта исән-имин булып, куанып, күршеләр белән дус булып яшәсеннәр. Авария хәлендәге торакларда яшәүчеләрне, ятимнәрне уңай шартларга чыгара алганга, социаль ипотекада торучыларга ярдәм итә алганга без бик шатбыз. Киләчәктә дә төзелеш дәвам итәчәк», - диде ул. Участок башлыгы Илнур Шәфигуллин җитәкчелегендә төзелештә турыдан-туры эшләгән «Домкор Строй» хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды.

Район башлыгы чыгышыннан соң котлау өчен сүз Мөнир Гайнулловка бирелде. «Үз торагыңны алу - һәркемнең тормышында зур вакыйга. Хуҗаларны барысын да олы бәйрәмнәре белән котлыйм. Гаиләләрегез түгәрәк, йортларыгыз һәрвакыт якты һәм җылы булсын», - диде ул. «Домкор Строй» ҖЧҖ генераль директоры Рашад Сәйфетдинов йорт төзелеше әле бу урында гына тукталмаячак, кимчелекләр булса төзәтербез, ә язга чыккач каршыда балалар мәйданчыгы төзиячәкбез, дип вәгъдә бирде.

Аннары беренче өч гаиләгә ачкычлар тапшырылды, символик лента киселде һәм авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова, йортка бәхет юрап, подъезд ишегеннән беренче булып кулындагы песине үткәрде. Аның артыннан барлык хуҗалар да кереп, фатирларының йозагын ачты.

Әйтергә кирәк, ятимнәргә фатирлар башта биш елга найм белән бушка бирелде, авария хәлендәге йортлардан күчүчеләр һәм социаль ипотека кысаларында торак алучылар фатир бәясен бүлеп түләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев