Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Яңа Бүләктә – Белем бәйрәме

2 сентябрьдә, дүшәмбе көнне, районның барлык мәктәпләрендә Белем бәйрәме үтте. Яңа Бүләк төп гомуми белем бирү мәктәбенә бу тантанага ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район башлыгы Васил Хаҗиев та килде. Алар балаларны яңа уку елы белән тәбрикләп, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләделәр. Укучыларны шулай ук авыл җирлеге башлыгы...

Яңа Бүләк мәктәбе моннан ике ел элек, укучылар саны аз булу сәбәпле, оптимальләштерелүче мәктәпләр рәтенә кереп, унбер еллыктан тугыз еллыкка, ягъни төп гомуми белем бирү мәктәбенә калган иде. Укучылар саны биредә соңгы елларда артык үзгәрми, бер тирәдә тирбәлә. Быел да мәктәптә нибары 38 бала укыячак. Шуларның 6сы - чыгарылыш сыйныфы укучылары, ягъни тугызынчыга баручылар. Ә беренче сыйныфка исә быел нибары 1 укучы килә. Шулай да мәктәптә балалар саны аз дип коллектив күңелен төшерми, мәктәпне, авылны бетермибез, алга таба укучыларыбыз күбәер дип өметләнәбез, диләр алар. Былтыр, мәсәлән, беренче сыйныфка 6 бала кергән. Киләсе елга андыйлар 4әү булыр дип көтелә.
Ләкин балалар саны аз дип тормаганнар, мәктәпне төзекләндерү максатында быел җәй көне шактый эшләр башкарганнар Яңа Бүләктә. ТР Президенты инициативасы белән игълан ителгән "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе кысаларында иганәчеләр исәбеннән гомуми алганда 700 мең сумлык эш эшләнгән. Мәктәп директоры Сәлмән Әхмәтҗанов үз чыгышында мәктәп бинасының әнә шулай яңаруында, йөзен үзгәртүендә элеккеге елларда шушы белем бирү учагын тәмамлаган эшмәкәрләрнең ярдәме чыннан да саллы булуын билгеләп үтте. Ата-аналар, балалар, дәрәҗәле кунаклар алдында әлеге игелекле затларның исемнәрен атап, олы рәхмәтен белдерде. "Татэлектромаш" җәмгыяте генераль директоры Фаил Шәрифуллин, аның бертуганы, төзелеш буенча урынбасары Фәнил Шәрифуллин, шушы ук оешмадан Фәнис Сәхапов һәм, әлбәттә инде, предприятие эшчеләре көче белән мәктәп түбәсенең 500 квадрат метр өлеше ябылган, спортзал эченә капиталь ремонт ясалган, тәрәзәләре пластикка алыштырылган, мәктәп фасадының бер өлеше металлосайдинг белән тышланган. Шулай ук эшмәкәрләр Хәлил Харисов, Әнвәр Хәбибуллин бинаны төзекләндерүдә шактый зур ярдәм күрсәткәннәр. Нинди генә үтенеч белән барма, "Кама" агрофирмасының Игенче бүлеге идарәчесе Равис Зәйнәшев та беркайчан да каршы килмәгән. Өч бертуган - Руфия, Камил, Флер Шакировларның да мәктәпне яңартуга, матурлауга керткән хезмәте бик зур. Флер Шакиров - ата-аналар комитеты әгъзасы да, гомумән, мәктәп тормышы өчен янып йөрүче кеше. Шулай ук үзләренең җәйге яллары белән санашып тормаган, нинди эшкә чакырсаң да, тиз арада килеп җиткән коллектив хезмәткәрләренә дә 1 Сентябрь тантанасында рәхмәтен җиткерде директор. Барлык мөгаллимнәргә, балаларга шушы матур мәктәптә сөенеп, сәламәт булып эшләүне һәм укуны теләде.
Аннары сүз башкала кунагына - ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаевка бирелде. "Миңа ел саен Белем бәйрәмендә мәктәпләрдә булырга, укучылар белән очрашырга туры килә. Үзем дә укытучылар гаиләсеннән. Шуңа да педагоглар коллективының борчу-мәшәкатьләре дә, шатлык-сөенечләре дә миңа әзме-күпме таныш. Ә авыл балалары үзләренең самимилеге, гадилеге белән дә аерылып, үзенә тартып тора бит әле ул. Гомумән, элегрәк елларда да бу якларда еш булырга туры килә иде. Шуңа күрә сезнең авыл миңа бик якын", - диде ул. Барлык укучыларны, коллективны, ата-аналарны, авыл халкын бәйрәм белән котлады, ТР Президенты исеменнән дә тәбрикләү җиткерде.
Район башлыгы Васил Хаҗиев залда җыелган балаларга мөрәҗәгать итеп, югары уку йортларына, гомумән, тормышка сукмак мәктәп бусагасыннан салынуын, мәктәп биргән белемне беркайда да алып булмавын ассызыклап үтте, тырышып укырга чакырды, мәктәп партасы артында үткәргән һәр сәгатьнең файдага узуын теләде.
Авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгытдинов, Белем бәйрәменә кунак булып килгән район үзәк больницасы баш табибы Галим Сабирҗанов та яңа уку елы башлану белән котлап, балаларга һәм укытучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Тантананың ахырында өлкән сыйныф укучылары бәйрәмнең төп героена - беренчегә килгән Эмиль Әхмәтшинга символик белем ачкычын тапшырдылар. Аннары укучылар сыйныф бүлмәләренә таралышты. Беренче дәрес РФ Конституциясе кабул ителүнең 20 еллыгына багышлап үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: образование мәгариф