Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

“Якты юл”ның иң тугры абунәчесе бүләк отты

"Татарстан почтасы" Яр Чаллы филиалының районара почтамты каршындагы бәйрәмчә бизәлгән мәйданда Абунәче көне үтте. Җирле газеталарның рекламалары белән бизәлгән өстәлләр яныннан халык өзелмәде. Шәһәрдәшләребез журналистлар белән аралашты, 2012 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылды.

Бу көнне без дә үзебезнең даими абунәчеләребез һәм яңа укучыларыбыз белән күзгә-күз карашып аралаштык, фикер алыштык, тугрылыклары өчен ихлас рәхмәтебезне җиткердек.

Реклама

Бәйрәмнең иң тантаналы һәм иң көтеп алынган өлеше, әлбәттә, җирле басмаларга ташлама белән язылган абунәчеләр арасында лотерея уйнату булды. Барабан әйләнә торды, бәхетле җиңүчеләр бер-бер артлы бүләкләр алырга чыга торды. Менә алып баручы "Якты юл" ("Светлый путь") газеталарына ташлама белән язылган абунәчеләр арасында беренче җиңүченең исемен атый. Истәлек бүләген кадерләп тотып, кояштай елмаеп баскычтан төшкән ачык йөзле апа белән якыннанрак танышам. Фәния апа Гыйльманова чыгышы белән үзебезнең районның Игенче авылыннан икән, 1965 елдан бирле Чаллыда яши. "Якты юл"дан башка тормышымны күз алдына да китермим. Газета чыга башлаган беренче көннән - 1976 елның августыннан бирле һәр битен, һәр мәкаләсен хәрефен хәрефкә укып барам. Бик тә ошаган язмаларны кайтып-кайтып укыйм, яраткан шигырьләрне ятлап бетерәм. Шушы гомер эчендә район газетасы минем тугры дустыма, якын сердәшемә әйләнде. Менә бу бәйрәмгә дә йөгерә-йөгерә килдем, редакция коллективына ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килде, бигрәк матур язасыз," - диде Фәния апа. Икенче бүләккә лаек булган даими абунәчебез - Иштирәктән Рәмзия Юнысова да аның сүзләрен хуплады. Район газетасының соңгы елларда тагын да матуррак, зәвыклырак булып чыгуын, язмаларның тирән фикерле, мәгълүматка бай, кызыклы һәм эчтәлекле булуын әйтте. Тагын ике җиңүчебез - Мәләкәстән Петр Михайлов һәм Теләнче Тамактан Халидә Харисова да дистә еллар инде район газетасын яратып укыйлар. Аларның бүләкләре почта бүлекләренә җибәрелде. Чыннан да, 35 ел дәвамында район сулышы белән яшәгән, ил-көнне икмәкле итүче фидакарь авыл хезмәтчәннәренең язмышын һәрдаим яктыртып килгән, проблемаларын хәл итәргә булышкан район газетасын авылларда гына түгел, шәһәрдә дә яратып укыйлар. Ихлас күңелдән хатлар язып, һәрдаим хәбәрләшеп, яңалыклары-куанычлары белән уртаклашып торучы тугры хәбәрчеләребез дә шактый. Без аларның барысына да бик рәхмәтле. Редакция коллективы, үз чиратында, абунәчеләр өчен ташламалы акцияләр, лотореялар уйнатып тора. Менә тагын чираттагы лотерея уенының җиңүчеләре өчен менә дигән кыйммәтле бүләкләр әзерләнде. Затлы кер юу машинасы, блендер яки шәп утюг отасыгыз килсә, ике телдә - татар һәм рус телләрендә чыгучы яраткан басмагыз - "Якты юл" ("Светлый путь") газеталарына язылыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: абунђче

2
X