Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

«Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгы быелгы язга яңа яшь көчләр белән керәчәк

Яз көннән-көн кыштан калган салкыннарны куып, куәтләнә бирә. Җир өстендәге кар катламы да шактый юкарып, үлән өслеген, кара туфракны кояш җылысына ача. Шулай да салкынрак әле. Язгы кыр эшләре дә якынлашып килә, салкын дип торып булмый - ремонт эшләре тулы куәткә бара. Моны без «Вилданов» крестьян-фермер хуҗалыгына баргач күреп кайттык.

- Эшлибез инде, сеңлем! Яз житте бит, җитешергә кирәк, - дип каршы алды безне хуҗалык гаражында идарәче Фәйзәр Гайсин.

Аның артыннан без дә тракторлар, чәчкечләр, «КамАЗ»лары янында кайнашучы механизаторлар янына якынрак киләбез. Ә монысы Фәннүр Имаметдинов икән. Фәйзәр абый аны мактап телгә ала:

- Ул бездә күптәннән эшли инде. Бик тырыш, һәр эшне җиренә җиткереп башкара. Бер үзе генә 170 тырманы сүтеп, төзәтеп куйды.

Фәннүр абый бу сүзләрдән соң кыенсынып калгандай була. Биргән сорауларыма да тыйнак кына җавап биреп, эшенә алынырга ашыга.

- Авыл хуҗалыгында егет чактан ук эшлим инде. Бер утыз биш еллап булыр. Әти-әнием дә гомер буе авылда яшәп-­эшләгән кешеләр иде. Мин дә авылда калып, язмышымны авыл хуҗалыгы белән бәйләдем, - диде ул.

Сергей Кожевников һәм Әхмәтнур Хаматов та хуҗалыкның алдынгы механизаторлары. Без килгәндә алар, дөньяларын онытып, тракторларын төзәтү белән мәшгуль иде. Ә менә Фәрит Шәмселмөхәммәтовны без иске генә чылбырлы тракторны төзәткән чагына туры килдек. Дөньяларын онытып эшкә чумган.

- Авыл хуҗалыгында 35 ел эшләгән кеше ул. Хуҗалыктагы бар чәчкечләрне үзе генә төзәтеп бетерде, - диде Фәйзәр Гайсин.

- Ярый инде. Бу хакта язмагыз. Эшең шул булгач эшлисең инде, - ди Фәрит Шәмселмөхәммәтов төзәтеп яткан чылбырлы тракторыннан аерылмый гына.

Шул арада аның янына хуҗалыкның тагын бер механизаторы Мирзанур Гәрәев килеп җитә. Ул да утыз җиде ел авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куя. «Вилданов» хуҗалыгында ДТ-75 тракторын иярләп, кем әйтмешли, җир җимертеп эшли.

Иң сөенечлесе, быелгы язда шундый тәҗрибәле белгечләр белән бергә иңне-иңгә куеп яшьләр дә эшләячәк икән. Әлеге хуҗалык турында язганда еш телгә алынучы бертуган абыйлы-энеле Шәфыйковлардан кала, хуҗалыкка тагын ике яшь егет килгән. Бу 21-22 яшьлек Айзат Әхтәмов белән Фәнил Сәйфиев. Армия сафларыннан кайткан егетләр «КамАЗ» машиналарында йөриячәк. Хәзерге вакытта Айзат белән Фәнил аларны карап, кирәк җирен төзәтәләр-майлыйлар. Армиядә дә шундый йөк машиналарында йөргәнгә, алар эшләрен белеп башкаралар.

Язгы кыр эшләренә «Вилданов» хуҗалыгы менә шундый әзерлекле кадрлар белән керешәчәк.

- Ашлама, ягулык-майлау материаллары, башкасы белән тәэмин ителеш быел ничегрәк соң?

- Хуҗалык язгы кыр эшләренә тулысы белән әзер. Бар техника төзек, запас частьлар, ягулык-майлау материаллары белән кыенлыклар булмаячак. Шушы атнада 28 тоннага якын ягулык-майлау материалы кайтырга тиеш. Җитәкчебез Газинур Вилданов шул эшне кайгыртып йөри. Чәчүгә дигән орлык мәсьәләсендә, ул да җитәрлек, калибрланган. Амбарда сакланган орлыкны җылытуга керештек. Ягъни шул рәвешле аларның күзәнәкләрен кышкы йокыларыннан «уята» башладык, - диде Фәйзәр Гайсин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында