Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Утыртуын утырттык, ләкин яшь үсентеләрне саклау да мәҗбүри

"Агач утырту көне" дип аталган республика акциясе кысаларында безнең районда да 3400 төп агач утыртылды. Бу әһәмиятле чара узган җомга көнне Круглое Поле, Бәтке, Новотроицкое, Түбән Суыксу һәм Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә үтте. Әлеге эшкә 250ләп кеше җәлеп ителде. Агач утыртырга авылларның бюджет хезмәткәрләре, торак-милекчелек ширкәтләрендә эшләүчеләр, мәктәп укучылары чыкты.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы әлеге чараны инде алтынчы елын уздыра. Ул авыл-шәһәрләрне, андагы ял итү урыннарын, урман яннарын чистарту, яшелләндерү максатын күздә тота. Шулай ук халыкны табигатьне, тирә-як мохитне сакларга өйрәтүне, балаларны, яшьләрне урман эшчәнлегенә җәлеп итүне үз эченә ала. Республикада әлеге акциядә 20 меңләп кеше катнашты, 300 гектардан артык мәйданга 1,5 млн төп тирәсе үсенте утыртылды.
Югарыда саналган авыл җирлекләрендә миләш, спирея, чыршы һәм нарат утыртылды. Үсентеләр алдагы көнне генә Алабуга урман хуҗалыгы питомнигыннан кайтарылды.
Теләнче Тамак авылындагы агач утырту өмәсен без фотога да төшереп алдык. Без барганда балалар бакчасы, урта мәктәп һәм тернәкләндерү интернат-мәктәбе хезмәткәрләре һәм укучылары, Теләнче Тамак участок амбулаториясендә, янгын сүндерү депосында эшләүчеләр, ветераннар белән беррәттән "Татарстан" совхозы поселогы урманчылыгы участок урманчысы Эдуард Петров һәм урман эше буенча мастер Ирек Сафин да шунда иде. Кулларына көрәкләр, чиләкләр тоткан өмәчеләр авылның мәдәният йорты янына иртәдән үк килгәннәр. Үсентеләрне җиргә утыртуга ук суын да сибеп баралар. Мәдәният йорты капка төбендә генә су белән тәэмин итеп, янгын сүндерү машинасы тора. Шулай итеп, уртак көч белән ул көнне бу участокта 200 төп чыршы, 100 төп спирея һәм 50 төп миләш үсентесе җиргә керде.
Башка авыл җирлекләрендә дә әлеге чара оешкан төстә үтте. Круглое Поледа агачларны яңа төзелеп килә торган ял һәм мәдәният паркында утырттылар. Мәктәп, балалар бакчасы, торак-милекчеләр ширкәте хезмәткәрләре, тимер юлчылар - һәрберсе паркта үз аллеяларын яшелләндерде. Өмәдә барлыгы 100дән артык кеше катнашты.
Түбән Суыксу авыл җирлегендә яшәүчеләр, Түбән Суыксудан Югары Суыксуга бара торган юл буенда бер километр тирәсе арага ике рәт итеп, нарат үсентеләре утырттылар. Җирлекнең бюджет хезмәткәрләре һәм укучылар - 30га якын кеше бу эшкә җәлеп ителде.
Бәткедә яшь үсентеләрне мәктәп әйләнәсенә һәм күпфатирлы йортлар тирәсенә утырттылар. Йортлар янында торак-милекчелек ширкәте җыештыручылары, мәктәп территориясендә, укытучылары белән берлектә, 9нчы сыйныф укучылары эшләде. Монда бу көнне 500ләп төп үсенте тамыр җибәрде. "Әле безнең яшелләндерәсе участоклар күп. Киләсе атнада да урман хуҗалыгыннан үсентеләр сорап бу эшне дәвам итәргә исәп", - ди җирлек башлыгы Максим Ионычев.
Новотроицкоеда авыл җирлеге, мәктәп һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре ял паркына 300 төп чыршы һәм 300 төп спирея утырттылар.
Яшелләндерү акциясе кысаларында районда бу атнада тагын 30 мең төп чыршы утырту планлаштырыла. Әлеге үсентеләрдән торган яңа урман полосалары Яңа поселогы юлында һәм Калмаш белән Күзкәй арасында барлыкка киләчәк. Әлеге эшкә шулай ук бюджетта эшләүчеләр, авыл яшьләре, укучы балалар җәлеп ителәчәк.
Утыртуын утыртабыз, ләкин үсентеләрне корткычлардан саклау, авылда агачлыкларга терлекләрне кертмәү шулай ук мәҗбүри. Алайса, Теләнче Тамак мәдәният йорты яны беренче генә елын яшелләндерелми инде. Матурлыкны саклау, табигатькә зыян салмау - һәрберебезнең эше. Хезмәтебез бушка китмәсен, бер эшләгән урында кабат эшләргә туры килмәсен, диләр урман хуҗалыгы хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшелләндерү