Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе - районның үз көче белән яшәүче һәм, иң мөһиме, авыл, туган җир өчен, үз халкы өчен эшләүче ныклы хуҗалыкларының берсе. Биредә эшләүчеләрнең, монда хезмәт куеп лаеклы ялга киткәннәрнең, гомумән, авыл кешесенең кайсы белән генә сөйләшсәң дә, предприятие турында начар сүз әйтмәс. Киресенчә, хуҗалыкны таратмаганнары өчен,...
Авыл хуҗалыгы оешмаларының күпчелеге кебек үк, сәйдәшлеләр төп ике юнәлештә - игенчелек һәм терлекчелек буенча эшли. Ләкин ирешелгәннәр белән генә чикләнеп булмый, эшнең бер урында тукталмавы, аның алга баруы мөһим. Ә бу, нигездә, эшне башкаручыдан, ягъни эшче куллардан тора. Һәркемгә билгеле - уңай эш шартлары тудырмый торып, бүген халыкны авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итү, аеруча яшьләрне калдыру җиңел түгел. «Безнең предприятиедә дә соңгы елларда хезмәткәрләрнең уртача яше арта бара, яшьләр фермага килергә атлыгып тормый, шулай ук аларның иске техникада, бигрәк тә көйләп чыгуга ватылырга торган чылбырлы тракторда эшлиселәре килми. Шуңа күрә терлекчеләр һәм механизаторлар өчен уңай эш шартлары тудыру - бүген көн кадагындагы мәсьәләләрнең берсе», - диләр предприятие белгечләре. Узган ел 400 баш савым сыерга исәпләнгән яңа ферма төзи башлаулары, күптән түгел генә техника паркына бераз кулланылган булса да ике «Нью-Холланд» тракторы алып кайтып куюлары һәм, гомумән, фермаларны ремонтлап, паркны яңартып торулары, беренче чиратта, нәкъ менә шушы проблеманы хәл итү максатыннан. Җитештерү мәйданнарын төзекләндерүгә, авыл хуҗалыгы техникасын яңартуга узган ел, мәсәлән, 20 млн сумнан артык акча юнәлтелгән.
Савым сыерлар асрау өчен яңа комплексны шулай ук былтыр сала башлаганнар. Бүген биредә җир казып, фундамент кую эшләре башкарылган. Каркас ясалган, ферманың һәм саву залының стеналары өелгән. Бу эшләргә хәзергә хуҗалыкның үз исәбеннән 8 млн сум акча тотылган. Проект буенча, эшне ахыргача җиткерү өчен 89 млн сум акча кирәк. Әлбәттә, бу бик зур сумма. Монда сәйдәшлеләр дәүләт ярдәменә өметләнә. Авыллар гына яшәсен, яшьләр җиргә тартылсын.
Яңа комплекста эшләү өчен барлык шартлар тудырылыр дип планлаштырыла. Белгечләргә һәм сыер савучыларга махсус бүлмәләр булдырылыр, эштән соң юынырга душ бүлмәсе ясалыр, сыер асларын чистарту өчен автомат җайланмалар куелыр дип көтелә. Шулай ук эшнең автоматлаштырылуы эшче кулларны киметергә дә ярдәм итәчәк. Сәйдәшлеләрнең бүгенге фермаларында якынча 50 сыерга бер сыер савучы булса, яңасында 100 баш сыерга берәү генә эшләячәк. Маллар бәйдә тормаячак.
Күп хуҗалыклар кебек үк, сәйдәшлеләр дә бүген нигездә сөт сату хисабына яши. Савым сыерлар саны да узган елга караганда арткан. Былтыр бу чорда 575 баш сыер исәпләнсә, хәзер ул 600гә җиткән. Бүген хуҗалыкта бер сыердан тәүлегенә 16 литр сөт алалар. Бу күрсәткеч тә узган елдан 1 литрга артыграк.
2009 елдан Сәйдәшев исемендәге хуҗалыгы нәселле терлекләр үстерү, аны сату белән шөгыльләнә. Һәр авыл хуҗалыгы предприятиесе сәйдәшлеләрдән нәселле бозаулар ала ала. «Мөгезле эре терлек итенең бәясе төшкән бүгенге чорда без югалган табыш күләмен нәселле терлек сатып капларга тырышабыз»,- диләр хуҗалык белгечләре.
Игенчелеккә килгәндә, хуҗалык нигездә бөртекле культуралар һәм мал азыгы үстерә. Ул шулай ук районның орлыкчылык белән шөгыльләнүче предприятиеләренең берсе, Татарстанның элиталы орлыклар ассоциациясе составында. Мәсәлән, узган ел барлыгы 11 млн сумга 755 тонна югары репродукцияле сортлар сатылган.
Предприятиенең бүген 130дан артык хезмәткәре бар. Җәен эш күп булганда ул сан 160 тирәсенә җитә. «Үз көчегез белән яшәвегез, аягыгызда шулай нык басып тора алуыгызның төп сере нидә соң?» - дигән сорауга предприятиенең җитәкчесе Марат Сафин ике дә уйлап тормыйча: «Белгечләрнең һәм хезмәткәрләрнең аңлашып һәм тату булып эшли белүендә, - дип җавап бирде. - Кул астыңдагыларның сиңа һәм хезмәттәшләренә мөнәсәбәте яхшы икән - нигә соң әле булдыра алганча аларның да эшен җиңеләйтмәскә? Механизаторны бар уңайлыклары булган заманча техникага утыртырга, сыер савучыны заманча фермада эшләтергә тырышуыбыз да менә шуннан бит инде».
"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз
https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499
Нет комментариев