Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукай районында яшәүчеләр икенче республикакүләм өченче буын IT- Олимпиадасында катнашты

27 январь көнне Казанда икенче республикакүләм өченче буын IT- Олимпиадасы үтте. Бу Олимпиада Татарстанда яшәүче һәм компьютер грамотасын үзләштергән пенсионерлар арасында уздырыла. Тукай районы данын якларга лаеклы ялдагы укытучы Эльза Лапаева һәм Бәтке урта мәктәбенең китапханәчесе Галина Мартынова барды. Алар бу хакта тәэсирлэре белән уртаклашты. "Без Казанга килгәч, башкалабыз матурлыгына...

27 январь көнне Казанда икенче республикакүләм өченче буын IT- Олимпиадасы үтте. Бу Олимпиада Татарстанда яшәүче һәм компьютер грамотасын үзләштергән пенсионерлар арасында уздырыла.
Тукай районы данын якларга лаеклы ялдагы укытучы Эльза Лапаева һәм Бәтке урта мәктәбенең китапханәчесе Галина Мартынова барды. Алар бу хакта тәэсирлэре белән уртаклашты.
"Без Казанга килгәч, башкалабыз матурлыгына гаҗәпләндек һәм сокландык. Шәһәр "Россиянең өченче башкаласы "дигән теркәлгән брендка ия. Рәсми булмаса да, "Россиянең федерализм башкаласы" һәм " Бөтен дөнья татарларының башкаласы"дигән исемнәр йөртә. Быел Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты , 2016 елда - мәктәп укучылар арасында программалаштыру буенча, 2018 елда - футбол буенча дөнья чемпионатлары үтәчәк.
IT- Олимпиада программасы бик бай иде. Безне "Ливадия" санаториенда урнаштырдылар. Ял иткәннән соң, башкала буенча , аннары Кремльдә экскурсия үткәрелде. Экскурсоводларның тәҗрибәле булуы ошады. Икенче көнне без IT-лицейга килдек, анда Татарстанның төрле районнарыннан көмеш яшьтәге 109 катнашучы җыелды. Өч сәгать дәвамында без катлаулы , ләкин кызыклы биремнәр үтәдек. Безгә Excel таблицасында эшләп күрсәтергә, Microsoft Wordта документ ясап, фотолар беркетеп,"Дустыма Казан тарихы турында хат" язарга, Microsoft Power Point программасы ярдәмендә Татарстаннан булган Бөек Ватан сугышы геройлары турында презентация әзерләргә, РФның, ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталы белән файдалана белүне күрсәтергә кирәк иде.
Кызганычка каршы, без җиңү яуламадык, тик шулай да тәҗрибә тупладык.
Фотода сулдан икенче рәттә: Галина Мартынова, Эльза Лапаева.
Фото Казанның IT -лицее сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев