Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукай районында сайлаулар нәтиҗәсе билгеле

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Валентина Игнатьеваның хәбәр итүенчә, партия исемлекләре буенча районда 28609 кеше тавыш бирде. Бу барлык сайлаучыларның 95,99 проценты дигән сүз. Сайлауга килүчеләрнең 27156сы, ягъни 94,92 проценты, «Бердәм Россия» партиясен яклады. Яр Чаллы бермандатлы 29нчы сайлау округы буенча Тукай районы территориясендә 28578 кеше тавыш бирде. Бу -...

Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Валентина Игнатьеваның хәбәр итүенчә, партия исемлекләре буенча районда 28609 кеше тавыш бирде. Бу барлык сайлаучыларның 95,99 проценты дигән сүз. Сайлауга килүчеләрнең 27156сы, ягъни 94,92 проценты, «Бердәм Россия» партиясен яклады.

Яр Чаллы бермандатлы 29нчы сайлау округы буенча Тукай районы территориясендә 28578 кеше тавыш бирде. Бу - сайлаучыларның 95,99 проценты. Әлеге округ буенча депутат мандатына җиде кандидат дәгъва итә иде. Район территориясендә алар арасыннан иң күп тавыш җыючы «Бердәм Россия» партиясеннән теркәлгән Әлфия Когогина булды. Сайлаучыларның 25952се, ягъни 90,81 проценты, аны яклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев