Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

ТР экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров Бәткедә җәмәгатьчелек белән очрашты

Бәтке янәшәсендәге Чулман елгасы ярында ел әйләнәсе чүп бетеп тормый. Ял итүчеләр, балык тотарга килүчеләр үз артларыннан пластик шешә, кәгазьләр, пакетлар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба калдыра. Территорияне җыештыруга төрле оешма хезмәткәрләрен тартуга карамастан, чүплекләрне бетереп булмый. Бу тәртипсезлеккә чара күрергә, норматив акт кабул итү юлы белән территория өчен җаваплыларны...

Бәтке янәшәсендәге Чулман елгасы ярында ел әйләнәсе чүп бетеп тормый. Ял итүчеләр, балык тотарга килүчеләр үз артларыннан пластик шешә, кәгазьләр, пакетлар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба калдыра. Территорияне җыештыруга төрле оешма хезмәткәрләрен тартуга карамастан, чүплекләрне бетереп булмый. Бу тәртипсезлеккә чара күрергә, норматив акт кабул итү юлы белән территория өчен җаваплыларны булдырырга кирәк иде, дип мөрәҗәгать итте муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев Татарстан Республикасының экология һәм табигать ресурслары министры Артем Сидоров белән Бәтке авылында узган очрашу барышында. Артем Георгиевич, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның кушуы буенча, сусаклагыч зоналарны максатчан файдалану, саклау уңаеннан, районнарда җәмәгатьчелек, эшмәкәрләр белән очрашулар уздыруы турында әйтте. Ул Республикабызда 2016 елның Идел һәм Кама сусаклагыч зоналары елы дип игълан ителәчәген хәбәр итте. Әлеге җәһәттән елга ярларын ныгыту, чистарту, тәртиптә тоту, халыкка ял итү өчен шартлар тудыру буенча чаралар күрелергә тиеш. «Бу юнәлештә җәмәгатьчелекнең дә активлыгы кирәк», - диде Артем Сидоров һәм тәкъдимнәр белән шалтырату өчен үзенең министрлыктагы телефонын бирде. Шулай ук җирле эшмәкәрләрнең лицензия алу тәртибенә кагылышлы сорауларына җавап бирде, бу юнәлештә дә якын арада үзгәрешләр кертелергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев