Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районында яңа спорт комплексы ачты

24 февральдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай муниципаль районына килде.

Эшлекле сәфәр барышында Фәрит Хәйруллович муниципаль район Советының унберенче утырышында катнашты. Утырышка шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Р. Миннегалиев, И. Әминов, А. Шәрипов, ТР Президентының территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Д. Королев килгән иде. Район башлыгы В. Хаҗиевның 2011 елда Тукай районының социаль-икътисадый үсеше буенча хисабын тыңлаганнан соң, Дәүләт Советы рәисе Ф. Мөхәммәтшин башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. Район күп күрсәткечләр буенча алга җитди адымнар ясаган һәм республиканың авыл хуҗалыгы районнары арасында алдынгы урынны били, илкүләм, республика проект-программаларында актив катнаша, диде ул.
- Кече һәм урта эшмәкәрлекнең үсеше мөһим юнәлеш булып тора, биредә резервлар бар әле, - дип белдерде Ф. Мөхәммәтшин. - Районда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү ныклы рельсларга куелган, кадрлар составы булдырылды - эшмәкәрләр, идарәчеләр үсеп чыкты. Авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен географик мөмкинлектән - зур сәүдә базары - Яр Чаллының янәшәдә булуыннан нәтиҗәле файдаланасыз. Район авыл җирлегендә үзмәшгульлекне оештыру, фермерлык һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча программаларны гамәлгә ашыруда нәтиҗәле эшли, бу юнәлештә киләчәктә дә активлыкны киметмәскә кирәк.
Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү - авыл халкын эш белән тәэмин итүнең иң нәтиҗәле юлы. Авылны саклау - күпмилләтле Татарстан халкының мәдәниятен, йола, гореф-гадәтләрен дә саклау ул, - диде ТР Дәүләт Советы рәисе.
Фәрит Хәйруллович халыкка иң якын булган җирле үзидарә органнарына республика тарафыннан ярдәм күрсәтелүен әйтте. Муниципаль берәмлекләрнең соңгы съездында җиткерелгән үтенечләрдән чыгып, җирлекләрнең яртысыннан артыгы транспорт чаралары белән тәэмин ителгән, бу юнәлештә эш дәвам итә. Җирлек башлыкларының хезмәт хаклары арттырылган, аларга ноутбуклар бирелгән.
Быел дәүләт тарафыннан кабул ителгән республикакүләм программалар белән дә таныштырып үтте парламент җитәкчесе. Авыл клубларын, мәктәпләрне төзекләндерү программалары гамәлгә керә. Фәрит Хәйруллович шулай ук сәламәтлек саклауның беренчел звеносы буларак фельдшер-акушерлык пунктларын яңарту, кадрлар әзерлегенә җитди игътибар бирү зарурлыгына басым ясады.
- Алда сәяси өлгергәнлеккә имтихан тотасы бар - Россия Федерациясе Президентын сайлыйбыз. Дөньякүләм финанс-икътисадый тотрыксыз вазгыять шартларында, безгә ныклы ил кирәк, - диде парламент җитәкчесе. - Бу чарага җитди карау сорала.
Ф. Мөхәммәтшин эшлекле сәфәре барышында Бакчасарайдагы гаилә фермасында булды, Сосновый Бор поселогында урнашкан "Физик культураны һәм спортны үстерү" федераль максатчан программасы кысаларында төзелгән "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексын ачу тантанасында катнашты. Спорт комплексы 1501,1 квадрат метр мәйдан били, аны сафка бастыру 57478,61 миллион сумга төшкән. Биредә тренажер, бию, көрәш һәм ярыш заллары, шулай ук уңайлы чишенү һәм юыну бүлмәләре, беренче медицина ярдәме күрсәтү кабинеты бар. Бина инвалид-спортчылар өчен пандуслар һәм махсус чишенү бүлмәләре белән җиһазланган. Фәрит Хәйруллович авылда да спорт белән шөгыльләнү өчен шундый уңайлы шартлар булдырылуын хуплады һәм, яңа бинаны котлап, спорт инвентарьлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле сђфђр