Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тораклы булырга дәүләт программалары ярдәм итә

Районда торак төзелеше көннән-көн киңрәк колач ала бара. Соңгы биш елгы нәтиҗәләргә генә күз салсаң да, һәр елны яңа төзелгән йортлар санының күбәя баруы һәм планның күпкә арттырып үтәлүе күренә. 2010-2014 елларда районда барлыгы 262 мең 600 кв. метр яңа торак сафка бастырылган. Быел исә ел ахырына кадәр 52 мең...

Бу саннар шәхси торак төзелешен дә, шул ук вакытта күпфатирлы йортларны да үз эченә ала. Торак төзергә яисә фатир алырга яшь гаиләләргә, авылда эшләүче белгечләргә, бюджет өлкәсендәгеләргә республикада гамәлгә ашырылучы президент программалары ярдәм итә. Мәсәлән, узган ел 2 мең квадрат метрдан артык торак максатчан программалар кысаларында бирелгән субсидияләрне кулланып сафка бастырылган. 26 яшь гаилә үз куышын булдырыр өчен барлыгы 25 млн сумнан артык дәүләт ярдәме алган.

Бюджет учреждениеләрендә эшләүчеләр өчен социаль ипотека программасы эшли. Дәүләт торак фонды белән килешү төзегәннән соң өч ел үтсә һәм исәп-хисап счетларына фатир бәясенең ун проценты кертелгән булса, гариза бирүче конкурста катнашып, фатирлы була ала. Бүгенге көндә социаль ипотека программасында чиратта районнан 97 гаилә тора. Һәр ел саен уртача 15-20 гаилә бу программа кысаларында яшәү шартларын яхшырта. Хәзер әлеге программада катнашучыларга фатирларны район территориясендә төзелә торган йортлардан бирү күздә тотыла. Күптән түгел «Татарстан» совхозы поселогында нигез салына башлаган яңа йорттан 8 фатир нәкъ менә социаль ипотекада катнашучыларга бирелә.

Өч катлы бу йорттагы фатирларның 9ы исә авария хәлендәге торакларда яшәүче гражданнарны күчерү өчен дип ниятләнә. Шулай итеп, районда тузган торак проблемасы тулысынча хәл ителер дип планлаштырыла. Әйтергә кирәк, поселоктагы авария хәлендәге баракларда яшәүче 20 гаилә 2012 елда шушы ук җирлектә төзелгән күпфатирлы яңа йортка күчерелгән иде инде. Ул вакытта әлеге йортны сафка бастыру дәүләт бюджетына 19 млн сумга төшкән иде.

Ятим балаларның хокукларын гамәлгә ашыру максатыннан, яңа төзелә башлаган йорттагы калган 12 фатир аларга бирелер дип көтелә. Моңа кадәр районның бу категория гражданнары үзләренә тиешле квадрат метрларны Яр Чаллы шәһәрендәге йортлардан алып килделәр.

«Татарстан» поселогындагы йорт төзелеше урынында без узган сишәмбе көнне булдык. Подрядчы оешманың прорабы Илнур Шәфигуллинның әйтүенчә, төзелешкә алар июль башында керешкәннәр. Без барганда инде йортның нигез чокыры казылып беткән, эшчеләр фундамент астына бетон салу белән мәшгульләр, шулай ук территориядә биш техника эшли иде. «Иртәгә каркаслар куячакбыз, монтажлау эшләрен сентябрьдә тәмамлау күздә тотыла», - ди прораб. «Алдан төзелгән йортта бераз уңайсызлык калган - балконнар куелмаган булса, бу юлы ул хата да төзәтеләчәк, фатирлар хуҗаларына бар уңайлыклары белән тапшырылачак», - дип ачыклык кертеп үтә ул.

Төзелешне тәмамлау исә ел ахырына планлаштырыла. Яңа елга кадәр хуҗалар ачкычларны кулларына алырлар дип көтелә. Йортта, элек төзелгәненнән аермалы буларак, өч бүлмәле фатирлар да булачак. Алар, нигездә, социаль ипотека программасында катнашучыларга биреләчәк. Йорт гражданнарны тузган торактан күчерү программасы кысаларында сафка бастырыла. Төзелешне финанслау Дәүләт торак фонды аша башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев