Төп һәм өстәмә белем бирү берләштерелә
Яңа уку елында район мәктәпләрендә белем алачак 2920 бала өчен тиздән белем учаклары үз ишекләрен ачачак. 288 укучы уку йортлары бусагаларын беренче мәртәбә атлап керәчәк. Бүген укучылар һәм әти-әниләр уку кирәк-яракларын хәстәрләсә, укытучылар укыту программаларын, планнарын барлый, җыелып киңәшләшә. Ә бүген районның мәгариф хезмәткәрләре август конференциясенең пленар утырышына җыела. Узган...
- Рамил Робертович, ни өчен нәкъ менә шушы тема? Ул нинди максатларны күздә тотып сайланды?
- 2012 елда Татарстан Республикасында "Дәрестән тыш мәктәп" дип аталган яңа мегапроект тормышка ашырыла башлады. Әлеге проектны тәкъдим иткәндә ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов: "Без агымдагы эшне туктатмыйча, укыту һәм тәрбия системасына яңалык кертергә уйлыйбыз. Мәктәптә кимендә 20 сәгатькә кадәр тормыш кайнарга тиеш", - дигән иде. Бу чыннан да шулай. Төп һәм өстәмә белем бирүнең бер-берсе белән үрелеп баруы мөһим.
- Өстәмә белем бирү системасы район мәгарифендә ничек корылган?
- Узган уку елында өстәмә белем бирү төп ун юнәлештә алып барылды. Фәнни-техник, эколого-биологик, туристлык, физкультура-спорт, сәнгать-эстетика, хәрби-патриотик, спорт-техник, социаль-педагогик, культурологик, табигый-фәнни юнәлешләрдә 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге 2495 бала шөгыльләнде. Авыл җирлекләрендә балалар сәнгать мәктәбенең 11 филиалы эшли.
Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә 614 бала йөрде. Филиаллары 13 мәктәптә эшләде. Быел Кнәз һәм Новотроицкоеда филиаллар ачылыр, районда барысы 1019 бала аларда шөгыльләнер дип планлаштырыла.
- Яхшы нәтиҗәгә ирешү инфраструктурага турыдан-туры бәйле. Районның мәгариф оешмалары челтәре турында берничә сүз әйтсәгез иде. Быелгы уку елы бу тармакка нинди дә булса үзгәреш алып киләме?
- Бүген район авылларында 18 урта, 5 төп белем бирү мәктәбе, 1 башлангыч мәктәп-бакча, 25 мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе, 1 тернәкләндерү интернат-мәктәбе эшләп килә. Шулай ук мәктәптән тыш белем бирү үзәге аша 154 педагог балаларга өстәмә белем бирү белән шөгыльләнә. Мәгариф учреждениеләре узган ел ничек эшләгән, быел да шулай дәвам итә. Уку елы башында Новотроицкое авылы балаларын гына яңалык көтә - нык искереп беткән өч кечкенә бинада урнашкан балалар бакчасы мәктәпнең бер өлешен алачак. Бүген инде биредә ремонт башланды.
- Мәктәпләрдә сыйныфларның тулыланышы ничек? Балалар саны артамы, әллә киресенчәме?
- Бу яктан тотрыклылык күзәтелә. Узган уку елын 2937 бала тәмамласа, быел, 1 сентябрьдә 2920 бала мәктәпкә килер дип көтелә. Һәрвакыттагыча иң күп баланы шәһәр яны авыллары җыя. Мәсәлән, Кнәздә беренче сыйныфка 45 бала, Круглое Поледа - 33, Бәткедә 30 укучы килә. Читтәрәк урнашкан авылларда беренче сыйныфта, мәсәлән, Күзкәй һәм Сәмәкәйдә - 3әр, Мусабай Заводта - 4, Борды, Боерганда 5әр бала гына укыячак.
- Беренчеләр дигәннән, 2010 елның 1 гыйнварыннан гомуми башлангыч белем бирүдә федераль дәүләт стандарты гамәлгә кергән иде. Бәтке, Круглое Поле, Кнәз мәктәпләрендә әлеге программа буенча сынау үткәннән соң, былтыр аларның тәҗрибәсен барлык мәктәпләрнең дә беренче сыйныфларында куллана башладылар. Бу система быел да дәвам итәчәкме? Яңа төр укытуның ике ел эчендә нинди уңай якларын күрдегез?
- Беренчеләрнең барысы да быел да шушы стандартларга нигезләнеп укытылачак. Ә югарыда саналган өч мәктәп бу программа буенча өченче елын эшли. Уңай якларымы? Программаның төп юнәлеше - баланы шәхес буларак үстерү. Система һәр укучыга шәхси якын килүне, аның ихтыяҗын һәм шуның белән бергә мөмкинлекләрен искә алып укытуны, укучыга бу җәмгыятьтә үзен кирәкле итеп һәм, ниһаять, бәхетле итеп тоярга мөмкинлек бирүне күздә тота. Әлбәттә инде, укыту өлеше белән тәрбия өлеше бергә үрелеп бара.
- Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә ашыру электрон технологияләрсез мөмкин түгел. Белүемчә, алар инде безнең мәктәпләргә тулысынча үтеп керде.
- Әйе, мәктәпләрнең барысы да Интернет челтәренә тоташты, хәзер һәр укытучының кулында үз ноутбугы. Укучыларның да барысы да диярлек өендә компьютердан файдалана. Электрон такталар, журналлар, көндәлекләр куллану буенча да экспериментны уңышлы үттек дип саныйм. Электрон белем бирүдә компетенция үзәге булган Кнәз мәктәбендә узган ел башлангычта мобиль сыйныф эшләде. Укытуның мондый формасы балалар өчен бик кызыклы булды, дәрескә бик теләп йөрделәр. Мәктәп тулысынча яңа электрон җиһазлар белән тәэмин ителде, персонал да белемен күтәреп, яңа форматта эшли башлады.
- Замана таләпләреннән, мөгаен, балалар бакчалары да артта калмыйдыр. Гомумән, район мәгариф системасының бу тармагы бүген ничек яши?
- Сентябрьдә бакчалар 1400дән артык баланы кабул итәчәк. Өч яше тулганнар барысы да юлламалар белән тәэмин ителгән. Әлбәттә, урыннар булган җирдә өч яшькә кадәргеләр дә йөри. Баласын бакчага бирергә теләгән ата-анага, мөмкинлеккә карап, ничек тә ярдәм итәргә тырышабыз. "2010-2015 елларга Татарстан Республикасында мәгарифнең үсеш стратегиясе" кысаларында районның балалар бакчаларында яңа укыту-методик комплекты гамәлгә кертелә. Программа рус телле балаларны татар теленә, татар теллеләрне әдәби рус теленә өйрәтүне үз эченә ала. Комплект 2дән 7 яшькә кадәрге балалар белән эшләүне күз алдында тота. Рус телле 25 тәрбияче әлеге программа буенча курслар үтте, яңа төр укыту-методик комплектны Круглое Поле балалар бакчасында сынап та карадык.
- Иң актив һәм иң яхшы уңышка ирешкән педагогларның хезмәте ничек бәяләнә?
- Районның 24 мөгаллиме "Иң яхшы укытучы" конкурсында 2010-2011 уку елында грант ияләре булдылар, ә узган ел конкурста 84 укытучы катнашты. "Инфокоммуникацион тенологияләр өлкәсендә иң яхшы педагог" конкурсында катнашкан 11 укытучының җиңүе билгеле инде. 31 инглиз теле укытучысы әлеге телне дистанцион укуның иң активлары исемлегендә.
- һәм, ниһаять, узган уку елы нәтиҗәләренә дә бераз тукталып үтик әле. Чыгарылыш сыйныф укучыларының бүген язмышы ничек? Һөнәр сайлауга ярдәм итүдә мәктәп системасы нинди юнәлештә эшләде?
- Аттестат алган 108 укучы югары уку йортына, 12 укучы махсус урта, башлангыч һөнәри белем бирүче уку йортларына керделәр. Укырга керүчеләр арасыннан 65 кеше бюджет төркемнәрендә белем алачак. Уку йортларыннан Васильев исемендәге Кама политехника колледжын, Автомеханика техникумын, Батенчук исемендәге икътисад-төзелеш колледжын сайлаучылар күп. Унберенчеләрне дә кертеп, барысы 10 бала тимерьюлчы һөнәре буенча китәргә карар итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев