Терлекчегә хезмәт хакы да, суыкта җылыныр өчен бер чынаяк чәе дә кирәк
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов атна саен шимбә-якшәмбе көннәрендә видеорежимда үткәрелеп килә торган киңәшмәләрдә терлекчелек тармагындагы мәсьәләләргә аерым игътибар бирә. Бу - авылны яшәтә, эшле һәм ашлы итә торган тармак. "Терлекчелек белән киләчәктә дә җентекле шөгыльләнү зарур. Сөт ул - хезмәт хаклары. Авылда терлекчелектән тыш чыганак юк. Хезмәт хаклары да, ягулык-майлау...
Терлекчелектәге проблемалар, эшне оештыру һәм технология таләпләренең тупас бозылуы, фермаларда эшләүчеләрнең хезмәт хакларының түбән булуы турында ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгында үткән семинар-киңәшмәдә ТР премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та борчылып сөйләде, җитәкчеләрнең әлеге мәсьәләләргә аеруча җаваплы карауларын таләп итте. Бу киңәшмәдә Марат Готыф улы шулай ук терлекчелектә эшләүчеләрнең эш шартларын кайгырту зарурлыгы турында да басым ясап әйтте. Әлеге мәсьәләнең мөһимлеге 21 декабрьдә "Ярыш" хуҗалыгында узган семинарда тагын бер тапкыр ачык күренде. Бу көнне һава температурасы -30 градуска кадәр төште. Мондый салкында малларга да, мал караучыга да җиңел түгел. Өс-башыңны алмаштырырга, туңганда җылыныр өчен бер чынаяк кайнар чәй эчеп алыр урының булмаса, әллә ни дәртләнеп эшләп булмас шул. Фермада чәй эчеп алу өчен җыйнак кына уңайлы, җылы бүлмәне ремонтлаганнар. Гомумән, семинарга әзерлек уңаеннан бик күп эш эшләнгән. Абзарлар чистартылган, утарларга салам түшәп, нарат ботаклары алып кайтып тутырганнар. Район ветеринария берләшмәсе башлыгы Әнсар Әбделманов та хуҗалыкларда семинар-киңәшмәләр үткәрүнең нәтиҗәле алым булуын билгеләп үтә. Андый вакытта моңа кадәр кул җитми торган шактый эшләр башкарыла. Кунак киләсе булганда һәр хуҗа итәген җыя, йорт-җирен, ихата-курасын өр-яңадан тәртипкә китерә, монда да нәкъ шулай. Тагын бер ягы бар: Әнсар Әхәт улы әйтүенчә, күптән түгел "Чаллы-яшелчәсе"ндә узган семинар-киңәшмәдә терлекләрне тукландырудагы ветеринар белгечләрнең киңәшләрен хуҗалыкларда куллана башлаганнар. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләре катнашындагы бу семинар-киңәшмәдә дә районның малларны тукландыру, саву технологиясен үтәү, терлекләрдә авыруларны кисәтү турында сүз барды.
"Ярыш" хуҗалыгы җитәкчесе Расим Шайхаттаров терлекчелектә эшләрнең торышы белән таныштырды. Бүген биредә 1136 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 360ы савым сыерлар. Һәр сыердан көненә уртача 9,9 килограмм сөт савып алалар. Терлек азыгын соңгы елларда мул, сыйфатлы итеп әзерлиләр. Печән, салам төргәкләре мал утарларында, ферма тирәсенә күпләп өелгән. Агымдагы елның 1 декабренә бер шартлы терлеккә 36,6 центнер азык берәмлеге азык исәпләнә. Күп еллар эшләүче савымчылар Гөлүсә Бәйрәмова, Фидания Мәрданова, Гәмбәрия Кашапова, Сәгъдия Авзаловаларны шушы тармакның тоткасы дип әйтергә була. Алар артыннан килгән Наилә Шәрипова, Энҗе Хәмәтова да дилбегә кактырмый, эшләрен җаваплы башкара. Бозау караучылар Сәрия Вәлиева, Рәмзилә Шакирова, күп еллар оператор булып эшләүче Рәшит Могыйнов - һәммәсе үз урынында бик тә кирәкле хезмәткәрләр. Баш зоотехник Рәзинә Гыйләҗетдинова да тынгысыз заттан, фермадан кайтып керми эшли. Меңнән артык терлекне әнә шушы зур булмаган коллектив алны-ялны белми тәрбияләп тора. Алар җитештергән продукция хуҗалыкны акчалы, табыннарны ризыклы итә.
Әмма биредә дә эшче кулларга кытлык үзен сиздерә - соңгы вакытта фермада үзбәкләр эшли башлаган.
Семинар-киңәшмә эшендә катнашкан муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев, эшлекле очрашуга йомгак ясап, җитәкчеләр алдына терлекчелек тармагында булган проблемаларны хәл итү бурычын куйды. Белгечләрне, җитәкчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлап җылы теләкләрен җиткерде, башкарган хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев