Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Техниканы – кышкы саклауга

Күп хуҗалыкларда урып-җыю эшләре төгәлләнде. Техника машина-трактор паркларына кайтты. Механизаторлар үзләренә беркетелгән техниканы һәм тагылма машиналарны юып, чистартып, кайбер частьларын салдырып, майлап, кышкы саклауга куялар. Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, шулай ук техникага дәүләт күзәтчелеге белгечләре техниканың торышын һәм кышкы саклауга куелышын тикшереп кайтты.

Хуҗалык җитәкчеләре һәм механизаторлар бу эшкә җаваплы караганнар. Бигрәк тә "Гигант" хуҗалыгын үрнәк итеп куясы килә. Биредә бөтен техника ГОСТ таләпләренә туры китереп саклауга куелган. Тагылма инвентарьдан - тырмалар, культиваторлар, чәчкечләр 1 октябрьгә кадәр үк төзәтелеп, тәртип белән урнаштырылган. Бөтен техниканы үз вакытында буяп куйганнар. Кыйммәт бәягә сатып алынган чит ил техникасына аеруча сак карыйлар - "Ягуар" комбайны һәм үзйөрешле "Макдон" чапкычы җил-яңгыр үтми торган ябык ангарга бикләнгән. Авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерүне салкыннар башланганчы төгәлләргә исәплиләр. Бу исә остаханәне җылыту өчен тотыла торган байтак акчаны янга калдырырга ярдәм итә.
"Биклән", "Алмаз", "Камский" хуҗалыкларында техниканы саклауга уңай караш яши. "Алмаз" авыл хуҗалыгы предприятиесе, кыр эшләрен тулысынча тәмамлап, техниканы саклауга куюны уңышлы башкара. Биредә чәчкечләр һәм культиваторларга ремонт төгәлләнгән, тырмаларны төзекләндерәләр. Барлык ремонт эшләрен 20 октябрьгә төгәлләүне вәгъдә итәләр. "Биклән" хуҗалыгында барлык тагылма техника яхшылап чистартылган, тәгәрмәчләре агартылган, иң мөһиме - узелларны салдырып, майлап саклауга куйганнар. Комбайннар һәм "Макдон" чапкычы ябык ангарда саклана. Биредә авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны 10 октябрьдән башлыйлар.
"Чаллы яшелчәсе" һәм Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда кыр эшләре дәвам итә. Беренчесендә яшелчә, икенчесендә бәрәңге һәм кукурузның соңгы гектарлары алына. Әлеге эштә катнашмаган тагылма машиналар саклауга куелган, тырмалар, культиваторлар һәм чәчкечләрне төзекләндерүгә тотынганнар. "Ярыш", "Кама" агрофирмасының Игенче бүлекчәсендә кукуруз уруны һәм туңга сөрүне төгәлләү белән техника ремонтлауга керешәсен әйттеләр.
Тукай азык-төлек корпорациясендә техниканы саклауга кую буенча эш башланса да, кайбер комбайннарны чистарту һәм юу белән шөгыльләнәләр, Куады бүлекчәсендә техниканы аскуймаларга утыртмаганнар. Борды бүлекчәсендә техника бетон мәйданчыкта булса да, саклауга әле куймаганнар, ремонт эшләре башланмаган.
Вилданов крестьян-фермер хуҗалыгында бетон мәйданчыгы булмау сәбәпле, техниканы саклауга куюда зур кыенлыклар бар. Техника паркында быелгы яңгырлы көздә резин итек белән йөрерлек тә түгел, тездән саз. Техниканың бер өлешен ындыр табагында саклауны күздә тоталар. Техника кырдан кайтып бетмәгән. Эшләре сузыла. Миңнеханов крестьян-фермер хуҗалыгында тулы тәртип: бәрәңге алу техникасы яхшылап чистартылган, юылган, майлап, кайбер узеллары алынып, саклауга куелган. Комбайннар тәртип белән урнаштырылган.
Октябрь уртасында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе техниканың кышкы саклауга әзерлеген тикшерәчәк. Аңарчы машина-трактор паркларын тәртипкә китереп, барлык техниканы ГОСТ таләпләре кушканча кышкы саклауга урнаштыру бурычы тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев