Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сугыш ветераннары мәңгелек йортларында безгә рәнҗеп ятмыйлармы?

«Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел», ди халык мәкале. Бөек Ватан сугышыннан исән кайтып, җан һәм тән яраларының әрнеп сызлавына да карамастан, җимерекләрдән көчкә утырып калган авылларны торгызам дип, таякка эшләп йөргән ветераннарыбызның, барысы да фронт өчен дип, көнне төнгә ялгап тылда хезмәт куйганнарның каберләре бүген ни хәлдә, соңгы елларда...

Бу җәһәттән авылларда эшнең бүген ничек торуына күз салу ниятеннән без Күзкәй һәм Калмия авыл җирлекләре халкы белән бераз аралаштык. Күзкәй авыл җирлегендә бүген исән ветераннардан дүрт кеше калган. Районның һәр авыл җирлегендәге кебек үк, монда да сугыштан исән-имин кайтып якты дөнья белән хушлашучылар саны елдан-ел арта барган, зиратта яңа каберләр барлыкка килгән, хәтер тактасында яңа исемнәр уелган. «Үзәк авылдагы обелискны яңартып, вафат булган ветераннарның исемнәрен өстәп торабыз. Җирлеккә керүче һәр авылдагы сугыш ветераннарының исеме төп обелискта булса да, әле менә Иске Байлар һәм Яңа Байларда да сугыш батырларының исемнәрен язып мәрмәр ташлар куярга ниятлибез. Ярдәм итәргә әзер авылдашлар да бар. Бу эшне 70 еллыкка кадәр башкарырбыз дип уйлыйм», - ди җирлек башлыгы Эдуард Гәрәев.
«Һәр елны зират өмәләре вакытында барлык кабер өсләре белән беррәттән сугыш ветераннарының, толларның, сугыш еллары балаларының да җирләнгән урыннарын чистартабыз, тәртиплибез. Обелисктагы исемнәрне дә барлап торабыз, күз уңыннан җибәрмибез», - ди авылда җәмәгать эшләрен оештырып йөрүче, авыл Советы депутаты Мулланур Сабиров.
Әлбәттә, һәр кабер өсте авыл җирлеге исәбеннән төзәтелә, таш куела алмый. Моңа аның финанс мөмкинлеге дә, эшләргә җае да юк. Үз әти-әнисенең, әби-бабасының каберен аның газиз баласы, оныгы карарга тиеш. Бу изге бурыч алар өстенә йөкләнгән. Ветеран журналист, хәзер Күзкәйдә яшәүче Заһидә апа Нәбиуллина да шушы фикерне ассызыклый: «Оныгыңны җитәкләп, зиратта әтиеңнең каберен эзләп йөрисең икән - бу бит соклангыч гамәл! Патриотик тәрбия дә әле. Сугыштан соңгы авыр чорлар балачак хәтеремдә тирән уелган. Аяксыз яки кулсыз булуларын да онытып, авылны торгызам дип эшләделәр бит ул елларда сугыштан исән кайткан ветераннар. Күтәрәмгә калган ат-сыерларны да җиктеләр, бар авыр эшне башкардылар. Андыйларга яралары озак яшәргә ирек бирмәде. Алар арасында авылда җирләнеп, бүген беркеме дә калмаган ветераннар, сугыш толлары да бардыр. Бәлки, безгә рәнҗеп яталардыр. Шундый каберләрне барлап, туганнарын таба алсак - бу бик игелекле гамәл булыр иде. Хәтерне актара башласаң, йоклаган күңелләрне дә уятырдай әйберләр бар. Районда шундый фикернең алга сөрелүен һәм бу юнәлештә эшнең башлануын бик хуплыйм. Үзем дә читтә яшәүче кайберәүләр белән сөйләштем, язга чыккач әтинең каберенә кайтабыз дип вәгъдә иттеләр», - ди ул.
Сугыш вакытында үз акчасына фронтка самолет ясау өчен акча биргән каһарманның булуын искә төшереп, Калмия авыл җирлегенә шалтыраттык. 1943 елда, сугышның иң авыр чорында, тылдагы халык ачлык белән тартышканда авыл умартачысы Хаҗиәхмәт Әхмәтов фронтка бер самолет алырлык - 100 мең сум акча бүләк итә. Волгоград өлкәсеннән берәүнең сугышка самолет алу өчен акча бирүе турында хәбәр таралганнан соң, Татарстанда да бу изге эшкә кушылырга булалар. Минзәлә районыннан бу эшкә иң лаеклы дип Хаҗиәхмәт Әхмәтовны табалар. Шулай итеп, Әхмәтов Ижауга барып бал сатып кайта. Ул акча гына җитмәгәч, хатынының каракүл тунын, солдатта төз аткан өчен бирелгән, бик тә кадерле булган көмеш сәгатен сатып, 100 мең сумны җыя. Фронт өчен үзеннән бәһасез зур өлеш керткән Хаҗиәхмәт Әхмәтовның исемен бүген Калмиянең бер урамы йөртә. Үзе үлеп 15 ел үткәч, 1972 елда бирелә ул исем. Геройның кабере бүген Калмия зиратында, гомер иткән хатыны белән янәшә күмелгәннәр. Бүген Яр Чаллыда яшәүче кызы, инде 84 яшен тутырган Фагыйлә апа, аның балалары, оныклары әби һәм бабайларының каберен карап торалар. «Әти-әнинең кабер ташын яңарта, анда әтинең фронт өчен эшләгән игелекле гамәле турында да яза алсак, бик яхшы булыр иде. Аннары, әти турындагы истәлекләрне Чаллы шәһәре музеена да кертәсем килә», - ди Фагыйлә апа Вәлиева.
Калмия авыл җирлеге башлыгы Нияз Гыйльфанов сугыштан кайтып үлгән ветераннарның кабер ташларын яңарту буенча җирлектә эшнең алып барылуын, район хәрби комиссары белән сөйләшү булуын (Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм аларга тиңләштерелгән гражданнарның каберләрен яңарту буенча РФ Оборона министрлыгының махсус программасы бар), караучысыз каберләрдә ятучы ветераннарның туганнарын, балаларын барлауларын, аларга хәбәр җибәрүләрен белдерә. Бәлки, Хаҗиәхмәт Әхмәтовның да кабер ташы 70 еллыкка кадәр яңартылыр. «Караучысыз кабер өсләрен узган ел авылның мәктәп, китапханә коллективлары, өлкән сыйныф укучылары белән барладык. Шулай ук җирлек бюджеты исәбеннән Калмиядә хәтер обелискын яңарттык. Әле көннәр җылынгач, анда тәмамлыйсы эшләр бар. Кырнышта, Малтабарда да сугышта үлгәннәрне искә алу һәйкәле бар. Зиратны чистарту, каберләрне төзекләндерүне оештыру киләчәктә дә дәвам итәчәк. Ә исән ветераннарыбыз бүген өчәү, бер тол әбиебез бар. Алар барысы да фатирлар алды, балалары тәрбиясендә яшиләр», - ди Нияз Рәшитович.
Ватанын саклыйм дип, без балалары һәм оныклары рәхәт яшәсен дип гомерләрен аямыйча көрәшкән, илне торгызган сугыш ветераннары, толлары мәңгелек йортларында безнең буынга рәнҗеп ятмасыннар, гамәлләребез исем өчен генә булмасын - шушы хакыйкатьне истән чыгармасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына