Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Сәйдәшлеләргә язгы кыр эшләренә быел өстәмә 3 миллион сумга якын акча кирәк булачак

Район игенчеләре барлык төр техниканы узган елдан ук төзекләндерә башласалар да, хуҗалык гаражларында бүген дә эш туктап тормый - техниканы ремонтлау дәвам итә. Кемдер тагылмалы инвентарьны төзекләндереп бетерә, икенче берәүләр трактор, чәчкечләрен барлый, карап-тикшереп чыга. Әлбәттә, әзерлек дигәч тә, моның белән генә чикләнеп калмыйлар. Кирәгенчә ягулык-майлау материаллары, ашлама, агулау препаратлары...

Монысы бер дә уйдырма түгел. Хуҗалыкның баш хисапчысы Илсур Сафин әйтүенчә, авыл хуҗалыгы өчен кирәкле һәрнәрсәгә бәяләр яңа елдан сизелерлек күтәрелгән. Чыгымнар да шуңа бәйле, күбрәк булачак.
- Техникага кирәкле запас частьларның бәяләре, төренә карап, 30 процентка, кайберләренеке 100 процентка артты. Ашламаның бәясе исә 15-20 процентка күтәрелде. Агулау препаратларын сатып алу да шактый чыгымнар китерәчәк, - диде ул.
Ләкин моңа карап кына биредә эш тынмый. Көне-төне хуҗалык механизаторлары, слесарь-токарьлары, эретеп ябыштыручылар һәм башка техник хезмәткәрләр үзләренең эш урыннарында техниканы язга әзерли. Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның баш инженеры Азат Сәйфуллин белән күрешеп-исәнләшкәч тә, гаражларга таба юл алабыз.
- Әзерлек ничек бара соң? Кыенлыклар да юк түгелдер? - дип баш инженерга сорау бирәм.
- Ремонт эшләре яхшы гына бара. Техникага кирәкле запас частьлар вакытында килеп тора, авыл хуҗалыгы машиналарының двигатель кебек өлешләрен дә үзебездәге осталар төзәтә, һәр эшне үзебез башкарырга тырышабыз, - ди Азат Сәйфуллин.
Ул арада беренче бинага керәбез. Биредә безне эш урыннарында слесарь Равил Юнысов, токарь Айдар Әшрәфуллин, электрик Илсир Абдуллин каршы ала. Урта яшьләрдәге тәҗрибәле ир-атлар үзара эш барышы турында сөйләшәләр. Торбасыннан кара төтен чыгып торган икенче бер бинада исә кызып-кызып ике яшь егет эшли. Останково авылыннан 21 яшьлек Константин Горшков һәм 18 яшьлек Владимир Колузаев биредә тырма ремонтлыйлар. Егетләрнең берсе тырма тешләрен утта кыздырып, аларны тимерче сандалында чүкеп турылата, кирәк җирен төзәтә. Икенчесе исә шул тешләрне кире урынына урнаштырып тора. Әле җәй айларында гына алар белән бергә эшләгән 19 яшьлек Александр Щербаков исә көзен армиягә киткән. Быел егетләр язгы кыр эшләрен аңардан башка гына башлаячак.
- Күптәннән эшлисезме биредә? Эш шартлары ничек? Хезмәт хакыннан канәгатьме соң? - дип сорыйм.
- Биредә без ике ел эшлибез инде. Эш шартларыннан, коллективтан канәгать. Хезмәт хакы да яхшы, зарланмыйбыз, - ди егетләр.
Хезмәт хакы турында сүз чыккач, аның күләме белән дә кызыксынам. Эшләүләренә карап биредә уртача хезмәт хакы 20 мең сум тәшкил итә икән.
- Кемнең күпме алуы ничек эшләүләренә, сезонга да бәйле инде. Эш күп булган яз-көз, җәй айларында шактый гына акча эшләп була, - дип сөйләде Азат Сәйфуллин.
Хуҗалыкта яшьләрнең булуы куаныч китерсә, алар белән бергә тәҗрибәле белгечләрнең эшләве дә зур кыйммәткә ия. Мерәс һәм Иске Абдул авылларында эшләүче Шәфигулла Сәгыйдуллин, Рафил Бәхтияров, мастерской мөдире Илдус Әхмәтов, Рәхимҗан Мәрдәншин, Әхнәф Зыятдинов, Рәкыйп Гыйльманов, Василий Кириллов, Дилүс Хәйретдинов, Мөхәрәм Шәяхмәтов, хуҗалыкның баш агрономы Илдар Мөхәмәдиев - Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның горурлыгы һәм терәге булган авыл хезмәтчәннәре.
- Аларның шактые безнең хуҗалыкта күп еллар эшли. Лаеклы ялда булып, яшьләр белән бергә иңне-иңгә куеп хезмәт куючылар да байтак, - ди хуҗалык җитәкчесе Марат Сафин. - Язгы кыр эшләренә килгәндә, хуҗалыгыбызда әзерлек барышы әйбәт. Чәчүне башлап җибәрергә җитәрлек ягулык-майлау материаллары бар. Узган елда сатып алган 2 трактор, 2 «Кузбасс», 2 «Амазона» чәчү агрегатлары һәм паркыбызда булган башка төр техника язын тулы куәткә эшләячәк.
- Бәяләрнең күтәрелүе язгы кампаниянең шактый чыгымлы булуына китерсә дә, боегып утырырга җыенмыйбыз. Һәрнәрсәне вакытында, алдан күреп, нәтиҗәле итеп эшләргә тырышачакбыз, - диде Марат Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгында