Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Тукай районы фермерлары, шәхси хуҗалык җитәкчеләренә терлекне чалу тәртибен аңлаттылар

Сатуга чыгарылучы, иткә дигән малны махсус сугым пунктларында чалу турында узган елдан бирле сөйләп киләләр. Әлеге мәсьәләгә бу кадәр игътибар бирелү, әлбәттә, юктан гына түгел. Илнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына һәм Таможня союзына (ВТО) керүе, иткә, сөткә, шул чималдан эшләнгән продукциягә карата булган таләпләрнең тагын да кырыслануына китерде. Баштарак авыл хуҗалыгы...

Бу очрашуны һәммәсе дә күптән көтте дисәк, арттыру булмас. Семинарга җирлек башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре һәм фермерлар чакырылган иде.

- Районнарда, авыл җирлекләрендә теркәлүсез терлек шактый. Мондый җавапсызлык исә күңелсезлекләргә дә китерергә мөмкин. Башка республикадан, өлкәдән алып кайтылган, ветеринария тикшерүе узмаган мал белән районга төрле йогышлы авыруларның үтеп керү куркынычы бар. Бу исә кеше сәламәтлеге өчен дә бик куркыныч, - дигән сүзләр белән башлап җибәрде әлеге семинарны районның баш ветеринария табибы Әнсәр Әбделманов.

Әлеге уңайдан җирлек башлыкларына авылга читтән керүче терлеккә игътибарлырак, уяурак булырга, ветеринария белгечләре белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә киңәш иттеләр. Аннары сүз Нефтебаза поселогында урнашкан ит эшкәртү комбинаты җитәкчесе Валерий Цыгановка бирелде. Ул семинарга килүчеләрне комбинатта урнашкан сугым цехының эше белән таныштырды.

- Биредә ике сменада барлыгы 58 кеше хезмәт куя. Сугым цехы аша тәүлегенә 30-35 башка якын мөгезле эре терлек, 250гә якын дуңгыз уза. Эшкәртелгән 300 баш мал итенә исәпләнгән суыткычларыбыз бар. Комбинатта һәрнәрсә санитар таләпләргә туры китереп башкарыла, - диде Валерий Михайлович.

Семинарга килүчеләр шулай ук комбинатның эше, аеруча сугым цехының эшчәнлеге белән таныштылар. Малны алып килүдән алып, аны эшкәртүгә кадәр нинди юл узуы турында бәйнә-бәйнә сөйләделәр. Сугым цехы җитәкчесе Рамил Газетдинов исә алып килгән малны ничек чалу, аны ничек эшкәртүгә аерым тукталды.

- Терлекне чалганнан соң аның эчке әгъзалары, мөгезле эре терлекнең тиресе биредә кала. Малын сугымга алып килүчеләргә терлекнең өлешләргә бүленгән итләре генә әзерләп бирелә, - диде ул.

Реклама

Аннары ит саклау бүлмәсен, суыткычларны күрсәттеләр, бер уңайдан комбинатта өч ай элек эшли башлаган казылык ясау цехыннан да уздылар. Цех җитәкчесе Фәрхәт Сабиров һәм баш технолог Алия Ямалова биредә эшнең ничек оештырылуы, бөтен технологик процесслар турында сөйләделәр.

- Комбинатта һәрнәрсә санитария таләпләренә туры килсә дә, эшләп бетерәсе әйберләр бар әле. Әйтик, сугымга китерелгән малдан соң кышкы салкыннарда машинаны юу, аны дизенфекцияләү мәсьәләсе. Моның өчен ниндидер махсус, җылытылучы бина, урын кирәк. Комбинат җитәкчелеге белән берлектә әлеге мәсьәлә өстендә эш алып барыла, аның хәл итү юллары карала, - диде семинар барышында ТР буенча «Россельхознадзор» идарәсенең өлкән дәүләт инспекторы Александр Литвинов та.

Әлбәттә, сугымга алып киленгән малны чалу, аны эшкәртү хезмәте бушка түгел. Моның өчен билгеле бер күләмдә түләргә туры киләчәк. Әйтик, комбинатның машинасы белән башка районнардан малны сугымга китерү түләүле булса, Тукай районы буенча әлеге хезмәт бушка башкарыла. Шулай ук терлекне чалудан, эшкәртүдән соң чыккан итне хуҗасына билгеле бер исәп-хисап буенча тапшыралар. Мәсәлән, суеп-эшкәртеп биргән өчен мөгезле эре терлек итенең килограммына - 10, ана дуңгызныкына - 9, симертүдәге дуңгыз итенең килограммына 7 сум күләмендә түләү куелган. Шундый ук хезмәтне Югары Суыксу авылындагы сугым пунктында да күрсәтәләр. Кызыксынучылар бу хакта тулырак мәгълүматны районның авыл хуҗалыгы идарәсендә белә алалар.

- Итен сатарга дип мал чалырга ниятләүчеләрне терлекне махсус сугым пунктларында, цехларында суйдырырга өйрәтергә, гадәтләндерергә кирәк. Әлбәттә, беренче вакытта бу авыр булачак, бәхәсләр, ризасызлык та тудырачак. Ләкин, вакыт узу белән, малны шундый махсус пунктларда суюга гадәтләнәчәкбез. Аеруча ветеринария таләпләре шундый булгач, без аларны үтәргә, шул рәвешле иң беренче чиратта, үзебезне, сәламәтлегебезне кайгыртырга тиеш, - диде семинар ахырында район башлыгы Васил Хаҗиев.

Сүз уңаеннан: терлекне үзе өчен чалганда малны сугым пунктларына китереп суйдыру кирәк түгел. Әлеге таләпне терлекне базарларда, сәүдә ноктларына сатуга алып килгән очракта гына үтәү зарури.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле очрашу

2
X