Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

Россия көне белән!

Хөрмәтле тукайлылар! Һәммәгезне дә Россия Федерациясе көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. 

Россия көне – без яши һәм эшли, укый һәм балалар тәрбияли торган бөек Ватаныбыз бәйрәме. Россия Федерациясе күпмилләтле, талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр халкы белән көчле. 
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе халыкларының бердәм гаиләсендә ныклы рәвештә үсеш юлыннан бара. Безнең казанышлар – рухи бергәлек хисләре һәм Ватан язмышы өчен тарихи җаваплылык тою, аны тагын да заманчарак һәм куәтлерәк итәргә омтылу хисе белән берләшкән миллионлаган татарстанлының фидакарь һәм тырыш хезмәтләре нәтиҗәсе.
Кадерле райондашлар! Барыгызга да тыныч тормыш, ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхетле киләчәк телим. Һәр яңа көн сезнең өчен игелекле һәм шатлыклы булсын, киләсе көнгә ышанычны ныгытсын. 
Муниципаль район башлыгы Фаил Камаев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев