Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн үзәгендә

РФ премьер-министры Чаллыга килде

Чәршәмбе көнне РФ Премьер-министры Владимир Путин Яр Чаллы шәһәренә килде. Ул "КАМАЗ" ААҖ автомобиль заводының җыю конвейерында булды һәм ике миллионынчы йөк машинасы чыгару тантанасында катнашты. Сәфәренең икенче өлешен ул шәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү дәваханәсендә дәвам итеп, кабул итү-диагностика бүлегенең, лабораторияләрнең, операция ясау блогының эшчәнлеге белән танышты. Аннары 2025...

Автомобиль заводы цехында РФ Премьер-министры предприятиедә чыгарыла торган продукция һәм яңача җитештерү алымнары белән танышты. Ул автомобиль тармагы хезмәткәрләрен ике миллионынчы "КамАЗ" машинасы чыгарулары белән котлады, заводның кризистан чыга баруын билгеләп үтте.

БСМПда үткән киңәшмә башында Владимир Путин 2011 елда Россиядә халык саны, 2010 ел белән чагыштырганда, 165 меңгә артып, 143,03 миллионга җитүен, гомер дәвамлылыгының 70 яшьтән узуын әйтеп үтте. Халыкның артуын тәэмин итү - регионнарның төп бурычы, һәм халыкны саклау сыйфатлы медицина хезмәтеннән башка мөмкин түгеллеген белдерде. Премьер-министр сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү буенча региональ программаларны тормышка ашыру максаты өчен субъектларга 2011 елда 190 млрд сум акча бүленүен, финансларның дүрттән бер өлеше авылга юнәлдерелергә тиешлеген әйтте.

Реклама

Киңәшмә барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада өч зонада - Әлмәт, Яр Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә югары технологияләр белән җиһазланган медицина үзәкләре булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта медицина ярдәменең 80 проценты беренчел звено медицина бүлекләрендә башкарылуын әйтеп, аларны модернизацияләү буенча да федераль программалар булдыру мөмкинлеген карау тәкъдиме белән чыкты.

Очрашу ахырында Владимир Путин күтәрелгән мәсьәләләрнең бик мөһим булуын ассызыклады, ресурслар бар, эшне дөрес итеп оештырырга кирәклеген белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле сђфђр

2
X